Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казан мэриясе: Дрон һөҗүме вакытындагы качу урыннары 1,7 миллион кешене сыйдыра ала

0

500гә арткан

Казан мэры Илсур Метшин, 21 декабрьдә шартлаткыч белән дроннар һөҗүменнән 4 торак йорт зыян күргәннән соң, оперштабның ашыгыч утырышында, яшеренү урыннары турындагы сөйләшүләр сүздә генә калуына игътибар итте. Ул көнне үк Казанның төрле районнарындагы күп катлы йортларда яшәүчеләр якындагы яшеренү урыннарга төшәргә теләде, ләкин аларны йә таба алмады, яки инде подвал ишекләре ябык, ә ачкычларның кайда икәнлеген белмәде.

Мэр тәнкыйтенә җавап итеп, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортлардагы 1209 подвал вакытлыча яшеренү өчен яраклы, анда халыкның 80 проценты яшеренә алачак, калганнар метро һәм җир асты паркингларыннан файдалана ала. Илсур Метшин казанлыларга куркыныч янаганда кайда качарга, подвал ачкычларын кемнән эзләргә икәнен аңлатырга, шулай ук су баскан подвалларны тиешле хәлгә китерергә кушты.

Беренче һөҗүмнән соң 1 ай узгач, шәһәр хакимияте мэр йөкләмәсен үтәү турында хисап тотты.

– 2024 елның ноябренә бездә яшеренү таләпләренә туры килүче 1,2 мең подвал исәпләнә иде, бүген алар 1,7 меңгә якын. Без инвентаризация үткәрүне дәвам итәбез, – дип хәбәр итте гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин.

Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәр кешеләреннән сигналлар алгач, Горький шоссесы, 15; Х.Туфан ур., 26а; Чапаев ур., 14/7; Көньяк-Сәнәгать ур., 6; Павлов ур., 11; Копылов ур., 4; Шатурская ур., 250; Тимер юлчылар ур., 21; Звездная ур., 6; Залесная ур., 5 адреслары буенча подваллар җыелган сулардан чистартылган.

Ильич урамындагы 8нче йортның подвалын су баскан, идарәче компания «Водоканал»га аны киптерүне сорап мөрәҗәгать юллаган, әмма эшләр әлегә башланмаган. Ленинград урамындагы 21нче йортта су баскан подвалны февраль ахырына гына киптерергә вәгъдә итәләр.

Фото: © «Республика Татарстан»

«Торак фонды белән идарә итүче оешмаларга даими рәвештә вакытлыча яшеренү урыннарын (подвалларны) су басуга тикшереп торырга, керү ишек төпләрен кардан һәм боздан чистартырга, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта халык тоткарлыксыз керә алсын өчен, бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртергә йөкләнде», – дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында.

Шәһәр хакимияте исәпләүләре буенча, бүгенге көндә йорт подвалларында булган 1700 яшеренү урыны 1,7 млн кешене сыйдыра ала, ягъни Казанның барлык халкына караганда күбрәк (мэриядә аңлатуларынча, нормативлар буенча 1 кешегә сыену урыны 0,6 кв.м, түшәм биеклеге 1,7 м булырга тиеш, шул ук вакытта подвал – яшеренү урынында инженер коммуникацияләре булырга тиеш түгел, һәм ул кеше яшәгән урыннан 500 метр ераклыкта булырга тиеш).

«Һәр подъездда бер җаваплы кеше булырга тиеш»

Шул ук вакытта Казан Башкарма комитетында, вакытлыча яшеренү урыны булырга сәләтле подвал биналары шәһәрнең барлык микрорайоннарында да юк, яңа торак комплекслар төзелгәндә алар каралмаган, дип таныйлар. Мондый микрорайоннар өчен хакимият коммерция биналарындагы подвалларны һәм тиз торгызыла торган яшеренү урыннарын күз алдында тота.

Подвал-яшеренү урыннары ачкычларына килгәндә, хәзер алар, кагыйдә буларак, идарәче компанияләрнең авария-диспетчерлык хезмәтләрендә саклана һәм нәкъ менә әлеге хезмәтләрнең телефоннары яшеренү турындагы белдерүләрдә күрсәтелә. Әмма аңлашылганча, бу – экстремаль вазгыять очрагында ачкычларны саклауның иң яхшы ысулы түгел.

Фото: © «Республика Татарстан»

– Әлбәттә, яшеренү урыннары ачкычларын торакта яшәүчеләрнең берсендә саклау яхшырак, – ди Сергей Чанкин. – Без күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә җыелышлар үткәрергә һәм андый кешене билгеләргә киңәш итәбез. Кызганыч, җыелышлар уза, әмма теләүчеләр бөтен җирдә дә юк. Ә кирәк, мин һәр подъездда шундый кеше булырга тиеш дип саныйм.

Тәрәзәләрдән ераграк, документларны якынрак

Үз чиратында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БПЛА һөҗүме вакытында биналарда булганнарга подвалларга яки аскы катларга төшәргә, бернинди очракта да лифттан файдаланмаска һәм тәрәзәләргә якын килмәскә киңәш итә. Әгәр подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, фатирда терәк диварлар арасында урын табарга (кагыйдә буларак, бу – санузел) һәм анда качарга кирәк; әгәр сез һавадан һөҗүм вакытында урамда калсагыз, якындагы бинага, җир асты кичүенә яки метрога керергә кирәк; әгәр транспортта хәрәкәт итәсез икән, аннан чыгыгыз һәм якындагы яшеренү урынын табыгыз.

Гадәттән тыш хәл очрагында алдан ук «хәвефле чемодан» – рюкзак яки экстремаль ситуациядә исән калу өчен кирәкле әйберләр җыелмасы салынган сумканы салырга мөмкин. Аңа документлар (аларның күчермәләре дә булса, тагын да яхшы), акча, аптечка, 3 көнгә азык-төлек һәм су запасы, җылы кием, плед, фонарь, универсаль пычак, радиоалгыч, батареялар, шырпылар, сыбызгы керә. Документлар кебек иң кирәкле һәм җиңел әйберләрне сумканың төбенә түгел, ә өскә яки кесәләргә салу яхшырак.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Монпелье (ATP). 1/2 финала. Оже-Альяссим сыграет с де Йонгом, Рублев – с Ковачевичем






Передача Панарина не спасла «Рейнджерс» от поражения в матче с «Бостоном»

Футболист «Реала» Рюдигер выбыл из строя из-за травмы

Как вице-губернатору Максимову поручали продвигать Владимирскую область на федеральном уровне

Два человека погибли при пожаре в многоэтажке на юго-востоке Москвы