Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Лилия Закированың «Язылмаган китабы» турында: «Бүгенге көн җырчысы»

0

Китапны тәкъдим итү чарасын шагыйрь Рифат Сәлах алып барды.

Бүген Лилияне белгән кешеләр, аның укучылары, аны бөтенләй белмәгән кешеләр дә килгән. Бу – сөенчеле вакыйга.

«Язылмаган китап»ны укып чыккан кеше буларак, шуны әйтәсем килә: ул – бүгенге көнне тасвирлап бирә торган әсәр. Гадәттә, безнең күп кенә язучыларыбыз 80-90нчы еллар турында яза. Ә менә бүгенге көндә ни турында язарга була? Бүгенге көндә нинди проблемалар бар? Кайчак уйланып куясың: бүгенге көндә глобаль проблемалар күтәреп тә булмый шикелле. Ләкин Лилия – нәкъ менә бүгенге көнне тасвирлап бирүче кеше. Ул – бүгенге көн җырчысы, дип әйтергә була.

Шул ук вакытта теле дә матур, халыкчан. Аның сюжеты кешене тынгылыкта калдыра торган сюжет түгел, һәрвакыт нидер көтәсең. Инде бөтенесе дә хәл ителде, дигәндә генә тагын ниндидер проблема килеп чыга. Бүгенге көндә теләсә кайсыбыз белән булырга мөмкин вакыйгалар. Анда гаилә мөнәсәбәтләре дә, бүгенге көндә җиңел итеп аерылышу проблемасы да кузгатылган. Ул проблема дип түгел, тормышта менә шулай булырга мөмкин, дип күрсәтелгән. Акыллы кеше аны үзе аңлап бетерә. Әсәрдән без бүгенге көндә халкыбыз ничек яшәгәнен, ничек ял иткәнен беләбез. Мин әсәр турында бик күп сөйли алам. Әйдәгез сүзне хөрмәтле вә гыйззәтле Лилия Сафина-Закированың үзенә бирик, – дип башлады ул.

Лилия Закирова китап презентациясенә килгән һәр кешегә рәхмәт әйтте.

Минем барлыгы 4 китабым бар. Беренче китабым 2007 елда, студент вакытымда чыкты. Ул «Яшерен мәхәббәт» дип атала. Исеменә карамастан, бу китап – олылар өчен түгел, мәктәп яшендәге балалар өчен. Ул китапта минем мәктәп һәм студент елларымда язылган хикәяләрем тупланды. «Җылыт мине» дип аталган икенче китабым – зурлар өчен хикәяләр җыентыгы. Ул 2018 елда дөнья күрде. Узган елның апрель аенда «Приключения Ежки. Волшебная поляна» дигән өченче китабым басылды. Ул рус телендә, жанры буенча – әкият-комикс. Мин аны киләчәктә татар теленә тәрҗемә итәргә телим. Менә, ниһаять, яңа гына 4нче китабым табадан төште. Ул «Язылмаган китап» дип атала. Бу китапта «Язылмаган китап» исемле повесть һәм 6 хикәя урын алды.

Повесть Зөлфия исемле хатынның сикәлтәле тормыш юлын сурәтли. Әсәрдә, һәр кеше үз тормышы өчен үзе җаваплы, һәр кешенең бәхете үз кулында, дигән идея күтәрелә. Бу идея төп герой Зөлфиянең язмышы, хис-кичерешләре, эмоцияләре белән аңлатыла. Аянычлы язмышлар, көчле геройлар, бәхет күз яшьләре һәм чын мәхәббәт – «Язылмаган китап»та боларның барысы да бар. Китапта бүгенге көн вакыйгалары, чын тормыш сурәтләнә. Гади кешеләрнең язмышы фәлсәфи фикерләр белән үрелеп барыла.

Китап 2 ай элек кенә чыгуга карамастан, тиражның яртысыннан артыгы сатылды да. Хәзерге вакытта «Язылмаган китап» Татарстан китап нәшрияты, «Любимый книжный» кибетләрендә, Башкортстанда «Планета книг», «Эдвис» кибетләрендә һәм маркетплейсларда сатыла. Укучылардан күп кенә җылы кайтавазлар алдык. «Әдәби марафон»да да минем китаптагы әсәрләр белән катнашучыларның күп булуы сөендерде.

«Минем өчен төп шарт – язган вакытта «фон»да бер тавыш та булмау, хәтта чебен дә очмаска тиеш»

«Язылмаган китап» повестен 4 ел элек яза башлаган идем, ләкин бер бүлеген язганнан соң, никтер тукталып калдым. Ә менә узган елны мин аны 3 ай эчендә яздым. Һәм мин үзем өчен шундый ачыш ясадым: яза башлаган зур күләмле әсәрне ахырына җиткерү өчен, көн саен язарга кирәк, илһам килгәнне көтеп утырып кына булмый. Әйе, иҗат эшендә илһам мөһим, ләкин әсәр үзеннән-үзе язылган көннәр еш булмый. Эчтән генә геройлар белән сөйләшеп йөрисең, аларның тормышында кайныйсың һәм, барысын да уйладым бит инде, илһам килгәч, бик җиңел генә язам, дип уйлыйсың. Ә фактта алай түгел. Һәрхәлдә, минем өчен.

Язу, яңа сюжет уйлап табу – баш мие өчен авыр эш. Ә баш мие энергияне экономияләүгә корылган. Китап язу максатын куясың, ләкин көндәлек эшләр дә бар. Баш мие шулар арасыннан иң мөһимен түгел, ә иң җиңелен сайлый. «Бүген бу эшләрне тәмамлыйм, иртәгәдән яза башлыйм», – дисең. Икенче көнне башка сәбәпләр килеп чыга: кем беләндер очрашырга, каядыр барырга кирәк була. Русча әйткәндә, «страх белого листа» дигән әйбер дә бар.

Шуңа күрә мин үземә шарт куйдым: иртән уянып 1 стакан су эчүгә, яза башлыйм. 5 минутка таймер да куя идем. Күпме язу мөмкин түгел: 1 битме, 1 абзацмы, иң мөһиме – көн саен язарга. Беренче көннәрдә шактый авыр барды, бер җөмлә язып туктаган көннәр дә булды. Ә соңрак 1 бит белән генә туктый алмыйча, үзеннән-үзе языла башлады.

Минем өчен төп шарт – язган вакытта «фон»да бер тавыш та булмау, хәтта чебен дә очмаска тиеш. Бер кызып киткәч, үзеннән-үзе языла, әйтерсең лә кемдер әйтеп яздыра. Әгәр дә шул вакытта бер генә секундка игътибарыңны башка нәрсәгә юнәлтсәң, бу халәт китә, эш өзелә, алга таба язып булмый.

Кайбер язучылар «әсәрләрне башта кулдан язабыз, компьютерның җаны юк» диләр. Ә мин, киресенчә, кулдан яза алмыйм. Моның сәбәбе бик гади – минем почеркым ямьсез. Моның үз тарихы бар. Мин 4 яшьтә язарга өйрәндем. Миннән 5 яшькә олырак апам кечкенәдән укытучы булырга хыялланды. Һәм, әлбәттә инде, аның беренче «укучысы» мин идем. Әле дә хәтерлим: «Чылтыррр, звонок булды, утырыгыз», – дип әйтә иде дә, мине өстәл артына утыртып, «укыта» иде. Тыңлый идем инде, чөнки бу уен үземә дә ошый иде. Уен гына булса да, 4 яшьтән мин хәреф танырга, 5 яшьтән язарга өйрәндем. Укырга кергәндә, мин инде «Әлифба» түгел, ә газеталар укый һәм яза да белә идем, тик мин сулагай идем. Хәзер генә ул «балаларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк», диләр. Ул вакытта мин «дөрес түгел» кеше идем, һәм мине «дөресләргә» ашыктылар. Ә сез кинәт кенә башка кул белән язып карагыз әле. Мин хәрефләрне рәсем ясаган кебек өзек-өзек итеп яза башладым, һәм бу өйрәнү миңа инде кызык түгел иде. Бер өйрәнгән, белгән әйбер бит инде. Шуңа менә шулай булып калды да. Тиз язарга өйрәндем үзе, тик матур итеп язарга – юк. Бер күнеккәч, сул кул белән дә яза алмый башладым.

Китапны тулысынча үз көчебез белән чыгардык. Версткасын да, тышлыгын да үзебез ясадык, тышлыктагы портретны Ясалма фәһем ярдәмендә ясадык. Верстканы тормыш иптәшем Раил ясады. Бик җиңел кебек тоелса да, Ясалма фәһемнән син теләгәнчә рәсем ясату – шактый катлаулы эш. Зөлфиянең портретын ясауга атнадан артык вакыт китте. Инде рәсемне сайлаганнан соң да, нидер ошап җитмәде. Икенче көнгә иртәнге сәгать 4тә Раил мине уята: «Мин Зөлфияне таптым! Кара әле, матурмы?» – ди. Мин берни аңламадым, «ыхы» дидем дә, икенче якка борылып яттым. «Мин төне буе эзләдем бит, бер күзеңне булса да ач инде», – дип тәки уятты. Чыннан да бу сурәт ошады һәм китапның тышлыгында чыкты.

«Мин бит «отличница»! Әй гарьләндем инде»

Иҗат юлына ничек кереп киттең икән, Лилия?

Иҗат итәргә мин 8-9 яшьләрдә кереп киттем. Беренче эш итеп, шигырь язып карарга булдым. «Шедевр»ымны «Сабантуй» гәҗитенә юлладым. Бер, ике атна үтте, бер ай булды... Гәҗит килгән саен, үземнең иҗат җимешемне эзлим. Юк кына бит, малай. Аптырагач, тагын берне язып салдым. Бусын озынрак итеп яздым, бәлки, узган юлы кыска шигырь булганга бастырмаганнардыр, дим. Шуннан миңа җавап хаты килеп төште. «Шигырьләрең бик килеп чыкмаган, ритм, рифма аксый, тик фикерләрең кызыклы. Син аларны хикәя итеп язып кара», – дип язылган иде анда. Хатның авторы Алмаз абый Гыймадиев иде. Яздым. Шул ук көнне. Тагын җавап хаты килде. Шактый калын. Ачып карасам, Алмаз абый, минем хикәямне, кызыл ручка белән төзәтеп, үземә кире җибәргән, аерым хаталарыма аңлатма да биргән. Хикәяне төзәтеп, күчереп язарга кушкан. Дәфтәр бите кып-кызыл. Мин бит «отличница»! Әй гарьләндем инде. Мин «шедевр» яздым, ә алар төзәткәннәр, имеш. Төзәткән дип, сюжеты гына минеке калган, тулысынча үзе язган иде аны Алмаз абый. Шулай өйрәтә-өйрәтә, әйбәт кенә язарга өйрәнеп киттем. Әйбәт язган вакытта мактау сүзләрен дә кызганмады ул, үсендереп торды. Ике тапкыр мактау сүзләре белән җавап хаты Илдар абый Юзеевтан да килде. «Сабантуй»да хикәяләрем басылып чыккач, мәктәптә дә мактадылар, бу – миңа, канатланып, тагын да күбрәк язарга көч бирде, – диде ул.

Китапны әзерләүдә иң мөһим эшләрнең берсе – редактура һәм корректура. Бу мөһим эшне минем университетта бергә укыган якын дустым, 9 ел Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән, хәзерге вакытта «Салават күпере» журналында баш мөхәррир булып эшләүче Гөлнара Хәйдәрова башкарды. Мин аңа бик рәхмәтле, – диде ул.

«Язылмаган китап»та ак геройлар да, кара геройлар да юк»

Игътибар итегез әле, тышлыктагы Зөлфиянең сурәте әз генә Гөлнарага да охшаган кебек, – диде Рифат Сәлах.

Сүзне Гөлнара дәвам итте:

Лилия – минем бик якын дустым. Без аның белән Казан дәүләт университетында, татар филологиясе факультетында укыганда таныштык. Лилия белән танышуның беренче көненнән үк мин аның язарга яратуын белдем, ул чып-чын балалар язучысы иде. Ләкин ул, кызганыч, безнең даирәгә, «Салават күпере» даирәсенә кереп китмәде. Шулай да аның балалар өчен дә китаплары бар, һәм без аның әсәрләрен бик яратып кулланабыз, өзекләрне дә бастырабыз.

Лилия – бүгенге көн өчен бик мөһим булган проблемаларны күтәргән һәм гади халык өчен аңлаешлы тел белән бик матур әсәрләр язучы чып-чын татар прозаигы да. Мин, гомумән, редактор булып эшләгәч, кызганычка, хәзерге көндә китапны ачсам, әз генә хата, кытыршы ягын тапсам, аның сюжетын укый алмыйм. Минем менә шундый деформация бара профессиональ яктан. Ә Лилиянең әсәрен мин хаталарны да, стильне дә карарага онытып, бер көн эчендә укып чыктым. Бик кызыксынып укыдым, «Язылмаган китап»тагы геройларның язмышлары әйтерсең лә Лилия тарафыннан түгел, ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылып, Лилия аларны кәгазьгә генә төшергән кебек. Алар әйтерсең лә үз тормышлары белән яшиләр, үз сүзләрен сөйлиләр.

Миңа иң нык ошаганы – «Язылмаган китап»та ак геройлар да, кара геройлар да юк, һәр геройның уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Зөлфияне дә без тулысынча уңай персонаж дип әйтә алмыйбыз. Ул төп герой булса да, аның да үзенә карата тискәре сыйфатлары да, кайбер кешегә ошап бетмәгән яклары да бар.

Иң мөһиме – Зөлфия чын хатын-кыз. Безнең «Салават күпере» журналы еш кына Татарстанның төрле районнарында була. Анда безнең журнал турында сөйлибез һәм, иң ахырдан, менә бусы – безнең дустыбызның китабы, бусы – сезгә күңел өчен, дип тәкъдим итәбез. Китапны бик яратып алалар, бик җылы кайтавазлар килә, без аларны Лилиягә җибәрәбез, шатландырабыз. Китапны чыннан да бөтен Татарстан, Татарстан гына түгел, Россияда яшәүче татарлар да укысын иде, Лилиянең геройларыннан үрнәк алсыннар, алар ясаган хаталарны ясамаска тырышсыннар, гыйбрәт алсыннар иде, дип телисем килә. Китап озын гомерле булсын! – диде Гөлнара Хәйдәрова.

Аннан сүз Лилиянең классташы Лилия Шәрәфетдиновага бирелде.

Без Лилия белән 11нче сыйныфка кадәр бергә укыдык. Ул безнең сыйныфның иң үрнәк укучыларының берсе иде. Ул безнең класста лидер, староста иде. Безнең класста – 13 бала, өч Лилия, аларның икесе «отличница», мин «4»ле белән «5»легә алар артыннан чабам. «Отличница» булуының әйбәт ягы бар иде – ул башкаларга булыша иде. Күп кенә малайлар 7нче класстан соң укымый башлый, алар: «Лилия, күчерергә бир инде», – дип сорыйлар иде. Лилия, елмаеп, күчерегез инде дип, безнең сыйныфны «укытып чыгарды». Аңа иҗади уңышлар телим. Бары тик алга барырга. Мин синең белән бик нык горурланам, – диде ул.

«Китапларың алга таба да геометрик прогрессияда чыксын»

Рифат Сәлах: Әдәбияттан олимпиадалар булган вакытта, без Лилия белән янәшә утыра идек, урыннар ала идек...Лилия, «Сабантуй»дан кала башка газеталарга язганың булдымы?

Әйе, «Көмеш кыңгырау» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарына яздым. Соңрак, студент вакытымда, хикәяләрем «Казан утлары» журналында, «Акчарлак», «Язмыш кочагы» һәм башка газеталарда басылды.

8нче классларда укыгандамы икән, хат ташучы миңа: «Бу язуыңнан берәр файда бармы соң? Конвертка акча гына әрәм итәсеңме?» – диде. Бу мине уйга калдырды. Чираттагы хикәямне җибәргәндә, гонорар сорап яздым. «Балалар хезмәтен кулланырга ярамый», – дигәнрәк җавап килде. Шуннан мин «Татарстан яшьләре» газетасына яза башладым, мәкаләләр җибәрдем. Анда миңа җавапларны Лилия апа Сөнгатуллина язды, шулай ук киңәшләр бирде. Әзрәк мәкаләләрем басылгач, анардан да гонорар сорап яздым. Җавап шундый ук булды. Тик мин бирешмәдем. Яза-яза, тәки килештеләр бит минем белән – әниең исеменә гонорар түли алабыз, диделәр. Ул вакытта банк карталары юк, акча почтага килә, әни барып, кул куеп ала иде. Мин ул акчаның күпме булганын да, ул акчаларга ниләр алганымны да хәтерләмим, ләкин гонорар алгач, үзем өчен горурлык хисе кичергәнемне, хезмәтемне бәялиләр бит, дип шатланганымны хәтерлим.

10нчы класста укыганда, хикәяләремне «Иделем акчарлагы» конкурсына җибәрдем. Казанга финалга чакырдылар. Беренче елны кызыксындыру бүләге бирделәр, соңрак проза һәм драма әсәрләре буенча беренче урын алдым.

Казан дәүләт университетына, татфакка укырга кердем. Анда инде чын-чынлап иҗат дөньясында кайнадык. Төркемебездә дә иҗат кешеләре күп иде: Лилия Гыйбадуллина, Гөлнара Хәйдәрова, Рөстәм Галиуллин. Кураторыбыз язучы Халисә апа Ширмән иде. Ул һәрвакыт киңәшләрен биреп торды. Университетта укыганда, «Әллүки»дә актив катнаштык. «Тәрәзә» студентлар газетасында материалларым басылды. Галимҗан абый Гыйльманов, Ленар Шәех безнең белән актив эшләде, – дип сөйләде китап авторы.

«Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби марафон»чылар Лилия Закирова китапларын укый.

Хөрмәтле дуслар, бүген без шушы матур тантанага җыелдык. Китап басылып чыгу, аны тәкъдим итү – һәрвакытта да автор һәм аның укучылары өчен бик шатлыклы вакыйга. Мин монда «Әдәби марафон»чылар, китап укучылар исеменнән килдем. Мөгаен, укучыларың синең китабыңны бәяли белү – иң зур бәхеттер. Әгәр синең китабың укылмаса, киштәләрдә ятса, автор өчен ул – иң авыр мәсьәләдер. Мин шуңа игътибар иттем: беренче китап 2007 елда чыккан булса, аннан соң – 2018 елда, аннары инде арифметик кына түгел, геометрик прогрессияда үсә башлаган. Синең китапларың алга таба да геометрик прогрессияда чыксын, ә инде «Әдәби марафон»чылар тарафыннан синең китапларга һәрвакытта да игътибар булыр. Һәм инде мин анализ ясый башладым: 1-21 гыйнварда безнең 30нчы «Әдәби марафон» үтте, һәм анда Лилия Закирова исеме шактый күренде, топ 50 исемлегендә. «Әдәби марафон»да Татарстан китап нәшрияты белән берлектә китап уйнату булды, хәтта 2 китап уйнаттык. Язучылар, авторлар безгә яңа китаплары турында хәбәр итсәләр, без аларны халыкка ирештерергә ярдәм итәргә әзер. Уңышлар сиңа! – диде ул.

«Үзең яшь кенә булсаң да, бүгенге тормышны шулкадәр яхшы беләсең»

Язучы һәм галим Галимҗан Гыйльманов:

Хөрмәтле Лилиябез, мин – бүгенге көндә иң нык сөенгән кешедер, синнән кала. Мин сезне кызларым кебек кабул итә идем. Бер гаиләдә эшләгән, иҗат белән шөгыльләнгән балаларым кебек. Бүген шундый сөенечле вакыйга – инде 4нче китабыңны тәкъдим итәбез. Димәк, иҗади тормыш, иҗади язмыш, русча әйткәндә, «состоялся». Мин карап барам, шулкадәр матур иҗат гомере кичерәсең. Һәм менә бүгенге көндә шушы матур залда, китап дөньясында дусларыңнан, иҗатташларыңнан, остазларыңнан матур сүзләр ишетү – бик зур нәрсә. Ә инде «Әллүки»гә килгәндә, чынлап та, андый дөнья бар иде безнең. Яшь иҗатчылар берләшмәсе, шундый мавыктыргыч дөнья. Мин аның кураторы гына идем, аның старостасы бар иде – Ленар Шәех. Рифат Сәлах, Алинә Бикмуллина, Гөлнара – монда «Әллүки»челәр бар, Аллаһка шөкер!

Әдәбиятның үз максаты бар. Үзең өчен язмыйсың, укучы өчен дә язмыйсың. Аның максаты – бүгенге дөньяның геройларын теркәп калдыру һәм шушы геройларның гыйбрәтен яки үрнәген кәгазьгә язып калдыру. Ул – тарих елъязмасы. Бүгенге тормышыбызның сурәтен, аның матурлыгы яки проблемаларын теркәп калдыру. Язучының таланты – шушы дөреслекне, хакыйкатьне, матурлыкны, кирәк икән, гыйбрәтне дөрес итеп калдырырга тырышу. Лилиянең иҗаты – бүгенге яшәешебезнең бер көзгесе кебек. Яшәешебез генә түгел, бүгенге яшь буынның гыйбрәтле дә, кайчакта үрнәкле дә бер чагылышы.

Лилия, син бүген татар яшь буыннарының дөньясының һәм бигрәк тә гаилә төзелешенең модельләрен тудырып калдырасың. Шушы модельләргә карап, укучы гыйбрәт яки үрнәк ала һәм үзенең дә язмышын дөресрәк юнәлешкә кертеп җибәрергә тырыша. Менә шундый зур эш эшлисең син бүгенге көндә. Үткән тормыш та түгел, хыялый киләчәк тә түгел, нәкъ менә бүгенге тормышны сурәтлисең. Үзең яшь кенә булсаң да, бүгенге тормышны шулкадәр яхшы беләсең. Әлбәттә, тын алырга да ирек бирмисең, шулкадәр тыгыз бара тормыш, чөнки бүгенге темп шундый. Син хәтта бүгенге яшәеш темпының үзенчәлекле сурәтен тудырасың. Бераз кызгандырып, жәлләтеп, тормышның кара якларын күбрәк биреп, елата-елата укыта торган әдәбият та бар, ә синең андый түгел. Синдә менә шушы проблеманы чишү юллары бар. Синең әсәрләреңдә новелизм – көтелмәгән чишелешләр, интрига бар. Бу инде әйбәт, новелизм – әдәбиятның төп алымнарыннан берсе ул. Кешене шок халәтенә китереп, ниндидер ачышка алып килү.

Мин сиңа уңышлар телим. Син әдәбият кануннарын югары күтәрәсең, иҗатың бик югары дәрәҗәдә бара. Син әле бик әйбәт хикәяче дә. «Әллүки»дә проза буенча иң күп басылган кеше син идең. Лилиянең символлар, образлар, сурәтләр белән эшләве ошый. «Курчак» хикәясе, «Бер уч кәнфит», башка хикәяләр. Кечкенә генә бер образ аша кешенең язмышы үзгәрә. Бигрәк тә менә 2-3 кенә битлек «Курчак» дигән хикәясен укып карагыз әле. Кешене бөтенләй башка төрле халәткә алып килә. Әнисе бала чагында бүләк иткән курчак кешене асылына алып кайта. Кечкенә генә әйбердә дә әдәбият тудыра алу сәләте бар синдә. Уңышлар сиңа! Алга таба да сөйләшүләребезне дәвам итә алабыз. Рәхмәт җәмәгатегезгә, бик матур ярдәмчең, ныклы терәгең бар, без күреп торабыз, бүген генә очрашмыйбыз. Үзегезнең ниндидер әзерлегегез бар, макетларны эшлисез, үзегезнең бик матур зәвыгыгыз бар. Барысы да бар, эшлә генә. Уңышлар!

«Үз алдына максат куя икән, ул аңардан читкә тайпылмый»

Галимә, язучы Халисә Ширмән:

Лилия, мин шулкадәр шат синең китапларың чыкканга һәм иҗатыңның өзелмичә, дәвамчан булуына. Мин чыннан да сезнең куратор идем. Мәктәптә укыганда, классыгызда 3 Лилия булган, безнең төркемдә 2 Лилия иде, һәм аларның икесе дә Закирова иде. Мин аларны ничек аерырга белмичә аптырый идем. Бик озак аера алмадым, икесе дә Лилия Закирова булып хәтердә калды. Еллар үткәннән соң, Лилиябез мәдәният, китапханә тормышына кереп китте, ә икенче Закирова Лилиябез иҗат юлын дәвам итә. Хәтерләсәгез, 1нче курста без сезнең белән багышлау кичәсенә тамаша әзерләгән идек. Суд процессы иде ул. Ләкин ул гади суд түгел иде, ә шигъри мәхкәмә иде.

Без үзебезнең төркемнең иң яхшы төркем икәнен күрсәтергә теләгән идек. Сценарийны шигырь белән языгыз, дигәч, унбишләп сценарий килде, ләкин Лилия: «Мин шигырь язмыйм, мин прозаик», – диде шунда ук. Без шуны матур гына башкарып чыккан идек, шул хәтеремә кереп калды. Сезнең төркем «1141» иде. Сез тәмамлап чыккач, мин, башка мондый төркемнәр булмас инде дип, «Койрыклы йолдыз» хикәясен дә язган идем. Чынлап та, сез якты бер йолдыз кебек төркем идегез. Телевидениега интервью биргәндә мин: «Безнең Лилия бик акыллы», – дидем. Шунда «акыллы, талантлы, чибәр һ.б.» дип төзеп китә ала идем, ләкин «акыллы» чын йөрәктән әйткән сүзем иде. Лилия әле миндә курс эше дә язды. «Әдәби әсәргә филологик анализ» дигән тема иде. Бабенко дигән рус тәнкыйтьчесе бар иде, һәм аның әсәренә нигезләнеп шундый төгәл итеп язып китерде, мин хәтта ышанмадым. Ул вакытта бит әле бернинди нейрочелтәрләр юк иде, интернет та ул кадәр кулланышта булмаган вакыт. Шундый төгәл иде ул. Әле соңыннан мин аны студентларга, курс эшен менә шулай язарга кирәк, дип, күрсәтеп тә йөрдем. Лилиянең тагын бер әйбәт сыйфаты – максатчанлык. Әгәр үз алдына максат куя икән, ул анардан читкә тайпылмый.

Берничә ел син, күренмичә, әдәбияттан читкә китеп тордың. Яңадан килеп чыгуың мине бик нык шатландырды. Иҗатың дәвамлы булсын. Синең алда – зур иҗат тормышы. Шул юлдан сикәлтәләрсез, яхшы гына барырга язсын. Сезне Рифә апа өйрәтте бит. Рифә апа тәнкыйте аша үткән кешеләр теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итә. Галимҗан абый шулкадәр дөрес сүзләр әйтте. Аның сүзләрен колагыңа киртләп куй. Һәрвакыт укучыларың һәм кырыеңда укытучыларың, остазларың булсын. Уңышлар сиңа!

«Татар китаплары белән дә акча да эшләп була, дигән фикер туды»

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров:

Халисә апа кызык кына әйбер әйтте, Лилия чынлап та орбитадан югалып торды. Мин «ВКонтакте»да берничә төркем алып барам. Берзаман бер төркемгә Лилия язды: «Әсәремнән өзекне пабликка урнаштырмассызмы икән», – диде. Урнаштырдым. Китапка килгәндә, хикәяләре мощный, кәнишны. Заманча терминнар белән эш итәсең, тайминг, тегесе-монысы, хатын-кыз бәхете, максат һәм башкалар. Бик катлаулы өлкәләр, бик катлаулы мәсьәләләр, ләкин син бик матур гына чишелешләр таба алгансың. Китапның соңгы җөмләсен укыдым да, бу китапның дәвамы кирәк, дип уйлап куйдым. Һәм тагын бер талантыңа сокландым – бу китапны мин Татарстан китап нәшриятыннан алмадым, минем янәшәдә генә коммерцияле кибет бар, шуннан алдым, ягъни тарата белү сәләтең дә бар. Күп кенә язучылар, нәшрият китапны чыгарган икән, үзе сатырга, таратырга тиеш, гонорарын түләргә тиеш, дигән фикердә тора, ә монда инде бу яктан да талант бар.

Лилия Закирова: Китапны сатуны минем тормыш иптәшем Раил башкара, ул – минем продюсерым.

Радик Сабиров: Татар китаплары белән дә акча да эшләп була, дигән фикер туды. Алга таба да уңышлар!

Рифат Сәлах: Лилиягә сорауларыгыз бармы?

Радик Сабиров: Китапның дәвамы буламы?

Лилия Закирова: Китапның дәвамының сюжеты уйларда инде бар, русча әйткәндә, «просится» язарга. Ләкин мин аны хәзер үк язмыйм әле. Китапны укып бетерсеннәр, бәлки, өстәмә тираж булыр. Анысы да сатылып беткәннән соң, бер калыпка салып, бәлки, язармын.

Халисә Ширмән: Сюжетларны кайдан алып язасың?

Лилия Закирова: Геройларның күбесе тормыштан алынган. Ләкин мин тормыштан алып, ничек бар шулай итеп язмыйм, бер геройда ике кешене берләштерергә мөмкинмен һәм чишелешен үземчә итәм. Мәсәлән, билгеле бер прототип проблемасын чишмәгән, ә мин аның чишү юлын эзлим.

Галимҗан Гыйльманов: Осталыгы менә шунда күренә дә инде. Тормыштан алып, үз күңеле аша үткәреп, үзенчә итеп җиткерү.

Рифат Сәлах: Бәхтияр исәнме?

Лилия Закирова: Китапның дәвамы чыккач белерсез.

Галимҗан Гыйльманов: Монда детектив китте инде.

Рифат Сәлах: Тагын бер сорау бар. Мин шушы әсәрне укыганда, хатын-кызларның ничек уйлаганын аңлый башладым. Укымасам, хәерлерәк булган икән, дип тә уйлап куйдым (көлә). Белмәсәң, кызыграк бит инде. Шундый сорау бирәсем килә: ә ирләрнең ничек уйлаганын каян белә алдың? Менә анысы гаҗәп.

Лилия Закирова: Тормыштан чыгып. Раилне күзәтәм, башка таныш кешеләрне. Мин инде ирләрнең уйларын беләм дип әйтә алмыйм, күзәтүләрдән чыгып кына.

Рифат Сәлах: Туры килә анда.

Галимҗан Гыйльманов: Син бөтен ирләр өчен җавап бирмә.

Лилия Закирова: Тормышта бит инде, ирләр дә, хатын-кызлар да төрле. Мин гомумән стереотипка каршы. Ирләр шундый, хатын-кызлар шундый, дигән фикер белән килешмим. Ирләр кебек көчле хатын-кызлар да, хатын-кыздан көчсезрәк ирләр дә бар. Кешеләр гомумән бер-берсенә охшамаганнар бит.

Рифат Сәлах: Ничек итеп фикер йөртүең ошады миңа. Теге яки бу геройның ни өчен ялгышканын аңлый башлыйсың. Лилия, сиңа тагын бер сорау бар. Игътибар итсәгез, өстә видео бара, без кергәндә «Бар көчеңне җыеп торып бас» дигән җыр да яңгырады.

Лилия Закирова: Илсөя Бәдретдинова турында повестьның сюжетында да бар. Әсәрне язганда иң авыр, кульминацион моментына җиттем һәм, бу геройны ничек тартып чыгарып була икән, дип уйладым. Хәтерлим, узган елның май аенда без Илсөя Бәдретдинованың концертына бардык. Аның бит инде җырлары шундый көчле, тирән мәгънәле. Мин шундый илһамланып чыктым! Кара әле, минәйтәм, шундый концертка барса, кешене чынлап та җыр белән, ниндидер үтемле сүзләр белән авыр халәттән тартып чыгарырга була. «Бар көчеңне җыеп торып бас» җырын гимн итеп кулланырга була бит! Шулай итеп, чын күңелдән яздым мин аны. Аннан соң Илсөя Бәдретдинованың концертында бүләк иттем. Популяр булса да, шундый җылы итеп кабул итте, үзен бик гади тотты.

Китапта язганчы, концерттан кайтканда, Раилгә фикерләремне әйттем. Ул бит инде китапларны сату белән шөгыльләнә. Ул шунда ук: «Охо! Шәп «рекламный ход» була бу», – диде. Мин аның белән: «Нинди реклама булсын, алайса бу турыда бөтенләй язмыйм», – дип әрләшеп беттек. Концертка барырга да Раил мине: «Бүләк ит инде, кешегә «приятно» була бит. Үзең бүләк итмәсәң, аның турында язганыңны белмәячәк бит, Илсөя Бәдретдинованың китап укырга вакыты юктыр», – дип кенә күндерде, – дип сөйләде.

Аннан «Где логика» тапшыруы форматында уен булды. Уенда Алинә Бикмуллина җиңде, бүләккә автографлы китап алды.

Рифат Сәлах: Чын «промоушен» шундый була ул, уеннар да уйныйлар. Хөрмәтле дуслар, бик матур кичә булды. Менә шулай ешрак җыелырга кирәк икән, дип уйладым. Студент вакытта мин дә татфакка килеп, аралашып йөри идем. Бүген дә шул вакытны искә төшердем, шундый ук халәт, үземне яшь чакка кайткан кебек хис иттем. Барыгызга да бик зур рәхмәт килгәнегез өчен. Әлбәттә инде, соңгы сүзне язучы, иҗатташыбыз Лилия Хатыйп кызы Закировага бирәм.

Лилия Закирова: Барыгызга да бик зур рәхмәт! Татарстан китап нәшриятына бик зур рәхмәт! Китабым аларда чыкмаса да, сатарга ярдәм итүләре, презентация оештырулары өчен зур рәхмәт. Венерага рәхмәт, бу презентацияне оештырды, ярдәм итте. Рифатка зур рәхмәт – бик матур итеп алып барды. Галимҗан абыйга, Халисә апага, Ленар Шәехка зур рәхмәт! Гөлнарага бик зур рәхмәт. Ул әле, редактор булудан тыш, һәр этапта ярдәм итте, мин аңардан киңәшләр сорадым. Вакыт табып килүегез өчен һәрберегезгә аерым рәхмәт! Очрашу шундый җылы үтте. Биредә минем якын кешеләрем җыелды: остазларым, дусларым. Алга таба иҗат итәргә көч тупладым, илһам алдым, энергия тупладым. Бик зур рәхмәт!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев высказался о поражении от 102-й ракетки мира






Футболист «Реала» Рюдигер выбыл из строя из-за травмы

Турнир в Абу-Даби извинился за то, что ошибочно указал в сетке, что Касаткина – из Испании

Губернатор Андрей Чибис принял участие в старте Эстафеты Победы

Шесть ростовских детей отравились в гостинице Москвы