«Йортны гына сатам, агачлары минеке түгел, аларына кагылмагыз...»
Тарихчы Нурулла Гариф, «Акылың алдан йөрмәсә» дип, авылда булган гыйбрәтле хәл турында яза.
Исхак бабайның йорты авылның иң түбән өлешендә урнашкан иде. Бабалары йортларын ни йөрәк белән, курыкмыйча, суга шулай якын салганнардыр. Дөрес, йорт тирәсе суга янәшә торуына карамастан, гел коры торыр иде.
Йорт белән янәшә колач җитмәслек 4 тал агачы үсте. Авыл балалары да гел бу тирәдә җыелып уйнады. Шунысы истә калган: күпме генә тырышсак та, без ясаган җәяләрдән аткан укларның берсе дә бу агачлар биеклегенә менә алмады.
Күпмедер вакыт узгач, бу йортны сатып, балалары әтиләрен шәһәргә алып китте. Исхак бабай, йортны алучы яшьләргә: «Йортны гына сатам, агачлары минеке түгел, аларына кагылмагыз», – дигән булган. Ә хәзерге яшьләр олы кеше сүзен тыңлыймы соң? 2-3 ел да узмады, бер-бер артлы агачларны кисеп яктылар. Аклану сәбәпләре, имеш, йорт тирәсенә кояш төшми, җир кипми...
Күп тә узмады, бу урынны вак тал басып, йорт тирәсе сазлыкка әверелде. Бала-чагалар да уйный торган урыннарын алыштырды. Агачларны кискәннән соң булган үзгәрешләрнең шаукымы Исхак бабай йортында яшәүчеләргә күбрәк тиде. Ябыштырган обойлары купты, мичләре чатнады, соңрак, йортның алгы ягы бер якка авышты.
Бер зур тал агачының тамырлары тәүлегенә 80 чиләккә якын су суыртып, яфраклары аны парга әйләндерергә сәләтле икән. Шул агачлар йорт тирәсен коры тоткан булган. Ә кояш көн саен елмаймый ул. Картларның: «Акылың алдан йөрмәсә, астыңа су керер», – дигәннәренең бер мәгънәсе дә шушыдыр инде...