Ләйсән Гыймаева мошенникларны кызык иткән
Ләйсән Гыймаевага мошенниклар шалтыраткан. Мошенниклар хастаханәгә электрон чиратка басу турында әйтә. Телефонга электрон чират номеры һәм код киләчәк, диләр. «Элемтәне өзмичә генә телефонга килгән кодны карап әйтә аласызмы?» – диләр. Ләйсән Гыймаева: «Юк, белмим», – ди.
Мошенниклар югалып калмый: «Хәзер өйрәтәбез. Бу – авыр түгел. Экранда аста өч төймә бар», – дип аңлата башлыйлар.
«Минем телефон «кнопкалы», андый әйберләр юк», – дигән җавап ишетәләр. «Телефоныгыз «кнопкалы» булгач, сез ватсаптан ничек сөйләшәсез алайса?» – диләр. Монда инде Ләйсән Гыймаева түзеп тора алмый, көлә башлый. «Нишләп көләсез?» – диләр дә, элемтәне өзәләр.
«Мошенник та миңа түзмәде, кәефем әйбәт иде», – дип язган үзе дә.