Стәрлетамак урамында фаҗига: көнчелек аркасында бер егет үлә, икенчесе тоткарлана
Стәрлетамакта яшәүче егетне үтерү турында җинаять эшен кайнар эздән ачканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
- Бүген Стәрлетамак урамында сөйгән кызын яклаган яшь егетне үтергәннәр, дип, 31 гыйнварда язган идек.
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтләре белешмәсе буенча, җинаять көнчелек аркасында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы Артем урамындагы торак йорт янында яраланган егет мәете табылу турында хастаханәдән полициягә хәбәр иткәннәр. Криминалистлар шунда ук пычак тапкан.
Һәлак булучы – Стәрлетамак кешесе, 2002 елда туган. Үтерүдә шикләнелүче – моңа кадәр хөкем ителмәгән, Эстәрлебаш районы кешесе, 2005 елда туган.
Якынча белешмә буенча, мәрхүм егет иртәнге дүртләр тирәсендә арендага алынган фатирда таныш кызы һәм дуслары белән хәмер эчеп утыра. Кызга элеккеге егете агрессив хатлар язганын күргәч, ул трубканы ала һәм элеккеге егет белән талаша башлый. Аннары алар урамда очраша. Шунда сугышалар, һәм аңа пычак кадыйлар, дигәннәр ведомстволарда.
Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.