Бөгелмәдә машина капотына утырып йөргән шәрә егетне видеога төшергәннәр
Бөгелмәдә шәрә ир-ат машина капотына утырып йөргән. Бу күренешне шаһитлар видеога төшергән. Видео «Светлая бугульма» телеграм каналында чыкты.
Видеода күренгәнчә, бу хәл көндез булган. Герцен урамында, дип язалар. Шәрә ир-ат кара машинаның алгы өлешенә утырган да, кулларын болгаган була, ә машина юлдан бара.
«Машина йөртүчесе дә «ку-ку» бугай», «коточкыч», «яз җиткән», кебек комментарийлар язып калдырганнар социаль челтәрләрдә видео астында.