«Бер канатым сынды...» - Айгөл - Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә кайгы
Җырчы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсенә кайгы килгән. 2 февраль көнне Айгөлнең әтисе Әмирҗан абый вафат булган.
«Әти китте… Ике канатымның берсе сынды… Хуш, җаныкаем минем, минем иң яраткан әтием…
Нәбиуллин Әмирҗан Сәрвәретдин улы… 16.01.1940-2.02.2025.
Догалар кылсагыз иде. Бу көннәрдә яныбызда булган, ярдәм иткән, хәлебезне белгән барча туганнарга, дусларга, күршеләргә, танышларга, авылдашларга мең-мең рәхмәт. Әтиемнең рухы шат булсын», – дип язды Айгөл ватсаптагы статусларында.
Әле шушы көннәрдә генә якыннары Әмирҗан абыйның юбилеен билгеләп үткәннәр иде. «Вакыт уза… Әтиемнең бүген юбилее – 85 яшь… Хәле нык авыр, инде 3 елдан артык урын өстендә… Ләкин әлегә исән, Аллаһка шөкер. Ни дисәң дә, әлегә мин әтиле!!! Яратам, әтием», – дип язган иде Айгөл.
- «Әлегә мин әтиле»: Айгөл Шәйхетдинова әтисенең хәлен сөйли
Фото: © социаль челтәрләр