«Гафу итә белик, кайчакларда килмәсә дә бер сүз дәшәсе» – Ришат Фазлыйәхмәтовтан яңа җыр
Ришат Фазлыйәхмәтовның «Гафу итә белик» җыры музыкаль мәйданнарга чыкты.
Җырның авторлары – Рөстәм Зәкуан белән Ришат Шәйхетдинов.
«Гафу итә белик, ишетсәк тә
Күңелләргә тигән сүзләрне.
Гайбәтләрдән өстен кала белик,
Дуслар әйтмәс авыр сүзләрне.
Гафу итә белик, кайчакларда
Килмәсә дә бер сүз дәшәсе.
Шушы матур якты дөньяларда
Яшисе дә әле, яшисе».