Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Айгөл Зәйнуллина никах укытты: «Тормышымдагы авырлыклардан соң бүгенге көнем – чын бәхет»

0

«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина тормышында куанычлы вакыйга булуы хакында хәбәр иткән идек. Айгөл үзенең тиң ярын очратып, никах укыткан.

  • «Болгар кызлары» солисты Айгөл Зәйнуллина никах укыткан

Айгөл Зәйнуллинаның беренче никахы озын гомерле булмаган иде. Аерышканнан соң, җырчы, ире аркасында, аздан гына балаларын югалтмый калды. Аңа бик зур сынаулар аша узарга туры килде. Бу вакыйгалардан соң ир-атларга карата ышанычы бетмәгәнме? Икенче тапкыр гаилә кору карарына озак килгәнме? Бу хакта Айгөлнең үзеннән сорадык.

Айгөл белән Ленар инде 2 ел таныш. Очрашулары бер дә көтелмәгәндә булган. Баштарак дусларча гына аралашып йөрсәләр, әкренләп, араларында очкын кабына.

Тормыш иптәшем сәнгать өлкәсендә эшләми, гомумән, сәнгатьтән бик ерак кеше. Шуңа да карамастан, танышуыбыз кызыклы килеп чыкты. Бер чара вакытында музыкаль оешмада очраштык. Мин музыкант булгач, хәтта булачак тормыш иптәшем белән танышуыбыз да музыкага бәйле булды, – ди Айгөл.

Күңеленә хуш килгән ир-ат булса да, Ленар тәкъдим ясаганнан соң, Айгөл гаилә корып җибәрү өчен карарны шактый озак кабул итә алмыйча йөргән.

Минем тормышымда бик күп сынаулар булды. Балаларым белән юлыккан авыр хәлләр дә исегездәдер. Беренче никахым гади генә булмады, дип әйтер идем. Шуңа да мине яңадан гаилә корырга күндерү Ленарга бер дә җиңел булмады. Шулай да, миңа карата мөнәсәбәте, хисләре, кайгыртучанлыгы, бөтен яклап терәк булуы белән ул мине үзенә ышанырга мәҗбүр итте. Дөресен генә әйткәндә, мин инде кайчан да булса кияүгә чыгармын дип уйламаган да идем. Тормыш ул бөтенләй көтелмәгән борылыш алырга да мөмкин икән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, тормышымда мине яраткан һәм мин яраткан кеше очрады. Соңгы көннәребезгә кадәр бәхетле гомер кичерербез, гаиләбездә барысы да яхшы булыр дип өметләнәм, – ди ул.

Озак еллар тормыш йөген ялгызы гына тарткан җырчы сүзләренчә, хәзер, янәшәсендә пары булгач, яшәү бөтенләй яңа төсмерләр алган.

Янәшәңдә пар канатың булганда тормыш күпкә җиңелрәк. Канатларым үсеп чыккан кебек булды. Ирем миңа иҗат итәргә, үсәргә, эшләргә көч һәм илһам бирә.

Әлбәттә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре – ул бер институт кебек. Кайдадыр юл куярга, кайсыдыр мизгелләрне ачыкларга, аңлатырга туры килә. Минем артист булуым да үзенекен эшли. Үзе бу өлкәдән булмаган кешегә безнең эшнең кайбер моментларын аңлавы кыен бит ул. Нәрсә генә булмасын, без ирем белән сөйләшергә, тыныч кына барысын да хәл итәргә, арабызда аңлашылмаучанлыклар калдырмаска тырышабыз. Мәхмүт хәзрәт тә: «Сез хәзер ир белән хатын. Арагызда «син», «мин» дигән сүзләр булмаска тиеш. Бүгеннән барысын да уртага салып хәл итәргә омтылыгыз», – дип әйтте. Идеаль кешеләр һәм идеаль мөнәсәбәтләр юк ул бу дөньяда. Ләкин кешеләр бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр икән, тормыш кыенлыклары аларга киртә булмаячак. Ленар, минем тормышымда булган хәлләрдән соң да, үз карарында нык торды. Һәрвакыт янәшәмдә булды. Аллаһы Тәгалә миңа менә шундый бүләк ясарга уйлагандыр инде.

Фото: ©Айгөл Зәйнуллина архивыннан

Сүз уңаеннан, «Болгар кызлары» триосының бүгенге составы оешканга да 2,5 ел. Ленар белән дә без шул вакыттарак таныштык. Кызларым да – минем җан дәвасы. Трио эчендә дә ниләр генә булып бетмәде бит инде, бу хакта күп язылды. Ә хәзер без барыбыз да бер дулкында, шундый дус-матур иҗат итәбез. Гаиләләребез белән дә йөрешәбез. Мөнәсәбәтләребез бик җылы. Иҗаттагы һәм шәхси тормышымдагы авырлыклардан соң бүгенге көнем – минем өчен чып-чын бәхет. Күзләр тидерергә дә куркам. Язмышыма рәхмәтлемен. Кеше яшәвенең һәр мизгеле өчен рәхмәтле булырга тиеш. Хәтта авырлыклары өчен дә. Алар безне чыныктыра, алар безгә ныклык бирә. Авырлыклар артта калганнан соң гына аларның безгә болай гына бирелмәгәнлеген аңлыйсың, – ди ул.

Танышкан вакытта Ленар Айгөлнең артист икәнлеген белмәгән. Ул аңа барысын да аралаша башлагач кына сөйләгән. Һәм, әйтергә кирәк, иренә Айгөлнең һөнәрен аңлау бер дә җиңел булмаган. Шул сәбәпле, баштагы чорда араларында аңалшылмаучанлыклар да чыккалаган.

Ленарга минем эшемнең кайбер нечкәлекләрен аңлау кыен бирелде. Мин бит әле, трио составында чыгыш ясаудан тыш, студиядә дә эшлим. Кайвакыт, иртәнге сәгать 5кә кадәр тоткарланып, җырлар яздырырга туры килә. Үзе бу өлкәдән булмаган кеше студиядә кичке 6дан иртәнге 5кә кадәр нәрсә эшләп утырганны белми бит инде.

Ленар, безнең белән гастрольләргә йөри башлагач, күп нәрсәләргә төшенде. Без кызлар белән «Мәдәни мохит» проекты кысаларында төрле шәһәрләрдә концертлар куеп йөрдек. Мин Ленарга да үзебез белән йөрергә тәкъдим иттем. Шул вакытта ул эшебезнең ничек авыр булганлыгын күрде дә инде. Аппаратура көйсезләнгән моментлар була. Каядыр гримерка булмый, киенеп-чишенер урын эзләп йөрисең. Чыгышлар алдыннан шул урынга әллә никадәр алдан килеп җитәргә, репетицияләр ясарга, кая туры килә – шунда ашарга, юлда күпме вакытны уздырырга туры килә. Ирем дә артист тормышының тышкы ягы гына матур һәм баллы булуын аңлады. Җырчы булу – бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Без бит бөтен күңелебезне биреп чыгыш ясыйбыз. Сәламәтлекне дә корбан итәргә туры килә. Шуңа да карамастан – бу без үзебез сайлаган юл, безнең стихия. Шуңа да артист кешенең янәшәсендә терәк булырлык ир-ат булуы бик мөһим, – ди ул.

Айгөл белән Ленар никахны Казанның «Шамил» мәчетендә укытканнар.

Никахны безгә Мәхмүт хәзрәт укыды. Аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ул – бик креатив, безгә аның тормыш позициясе, дингә мөнәсәбәте бик ошый. Беркайчан да фикерләрен көчләп такмый, бик аңлаешлы итеп сөйли, киңәшләре белән ярдәм итә. Шуңа да никахны нәкъ аның укуын теләдек. Мәчеттән соң иң якыннарыбыз: әти-әниләребез, апам, балалар белән өйдә мәҗлес үткәреп, бәйрәм ясап алдык, – дип сөйли җырчы.

Айгөлнең ике улы үсеп килә. Алар да яңа гаилә башлыгын бик җылы кабул иткәннәр. Әниләренең бәхетен яңадан сынап карау теләгенә каршы төшмәгәннәр. Алар да Айгөлнең яңа гаиләсендә яшәячәк.

Ленарның улларыма карата мөнәсәбәте бик ихлас, җылы. Аның үзенең дә беренче никахыннан уллары бар. Малайлар белән ничек аралашырга икәнлеген яхшы белә.

Минем өчен янәшәмдә күрергә теләгән кешене балаларымның да кабул итүе бик мөһим иде. Улларым икесе дә: «Әни, безнең өчен иң мөһиме – синең бәхетле булуың», – диделәр, җылы итеп котладылар. Аллаһка шөкер, мин балаларым белән бик дустанә мөнәсәбәттә, аңлашып яшибез. Күзләр генә тимәсен.

Фото: © Айгөл Зәйнуллина архивыннан

Балаларым үз әтиләре белән аралашмыйлар. Ул кинәт кенә юкка чыкты. Суд ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннән соң, ул безне озак вакытлар тынычлыкта калдырмаган иде. Ярты ел узгач, чикләүләрне бетерсеннәр өчен, яңадан судка бирде. Мин ул судны да җиңдем. Шул хәлләрдән соң юкка чыкты. Аның да өйләнүен, кызы туганны гына беләм.

Әгәр дә теләге булса, мин балаларыма аның белән аралашуны тыймыйм. Ләкин хәзер аларның үзләренең әтиләре белән аралашасылары килми инде. Чөнки балачактан калган, төзәлми торган күңел җәрәхәтләре бар. Эчке бер курку хисе дә яши торгандыр.

Шәхсән үзем, безгә бик күп начарлыклар кылуына карамастан, аңа ачу сакламыйм. Мин бу ситуацияне җибәрдем һәм аңа бәхет телим. Аллаһы Тәгалә авырлыкларны безгә болай гына җибәрми. Әлеге хәлләрдән соң мин дә үзгәрдем, көчлерәк була башладым, үз хокукларым өчен көрәшергә өйрәндем. Алга таба ничек булыр – вакыт күрсәтер. Язган икән, бәлки, киләчәктә алар аралашырлар да. Чөнки әти-әниләрне без сайлап алмыйбыз. Нинди генә булса да, ул – минем балаларымның әтисе. Мин улларым белән бик горурланам. Алар минем – барысын да булдыра торган, тәрбияле, инсафлы, миңа бөтен яклап теләктәшлек белдерүче балалар. Музыка өлкәсендә дә бик сәләтлеләр, төрле бәйгеләрдә гел алдынгы урыннар яулыйлар. Бу – бик зур бәхет инде әни кеше өчен.

Фото: © Айгөл Зәйнуллина архивыннан

Кияүгә чыгар алдыннан, Айгөлнең элекке ире янәдән пәйда булып, тормышларына каршы төшәр, дигән курку хисе дә булмый калмаган, әлбәттә.

«Башыма төрле уйлар килгәләде. Әмма мин Ленар белән таш кыя артында торган кебек. Ул безне яклый, саклый алачак. Элекке ирем берәр кайчан кире кайтса да, инде элекке кебек гаугалар булмас, дип уйлыйм. Мондый хәлләр башка кабатланмаска тиеш. Аннан балаларым да үсте инде. Аларның хәзер һәр нәрсәгә үз карашы бар. Элек, кечкенә чакларында, ул аларны манипуляцияли ала иде. Хәзер инде алай кылана алмаячак. Ул елларда без чып-чын тәмуг аша уздык. Мин бу хәлләрне искә төшермәс өчен әллә ниләр бирер идем. Боларны ничек кичереп бетердек икән дип, һаман да җаным әрни. Аллам сакласын, мондый тормышны беркемгә дә теләмим.

Әмма минем бу вакыйгаларда тукталып каласым килми. Тормыш китабымның бу битен ябып куйдым. Күңел яраларын төзәтеп булмаса да, алга барырга кирәк. Элекке ирем миңа һәм балаларга карата начар гамәлләр кылыр дип уйламыйм. Безнең хәзер яклаучыбыз бар, Аллаһка шөкер, – диде Айгөл.

Айгөл белән Ленарга гомерлек мәхәббәт теләп калабыз!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова назвала говном мячи на турнире в Абу-Даби






Появились подробности нападения на российскую фигуристку в Москве

Собянин: Количество роботических операций в Москве за год выросло почти вдвое

В Суземке участники СВО встретились со школьниками

Синоптик Тишковец: Ночь 9 февраля стала самой морозной с начала года в Москве