Регина ханым (Гомәр Саттаров оныгы) Тинчурин театрыннан ярты миллион сум акча таләп итә
Татар театрыннан ярты миллион сум таләп итүчеләр күбәеп китте – шундыйларның берсе – Тинчурин театрында «Кияү урлау» спектаклен куйган режиссер Регина Саттарова. Ул күренекле галим, һәр йортның диярлек китап киштәсендә булган «Татар исемнәре ни сөйли?» китабының авторы Гомәр Саттаровның оныгы, «Кол Шәриф» мәчете архитекторы, Тукай премиясе лауреаты Айвар Саттаровның кызы, озак еллар Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллинның шәкерте.
«Кияү урлау» спектакленең премьерасы, 2021 ел, октябрь
Фото: © Рәмис Нәҗмиев фотосы
Коллегалар хәбәр итә – Тинчурин театрының хит-комедияләренең берсе – «Кияү урлау» спектакле буенча суд ыгы-зыгысы башланып килә. Моннан 4 ел элек чыккан һәм 100 тапкырдан артык уйналган спектакль өчен режиссер Регина Саттарова театрдан суд аша ярты миллион сумнан артык акча таләп итә. Вакытында режиссер үзенә тиешле (үзе сораган) 200 мең сум гонорарын алган, әмма ул үзенә сатылган билетлардан процентлар тиеш дип тә саный. Гәрчә театрларда андый практика булмаса да. Регина ханым хәзер чит илдә яши дигән хәбәрләр бар, әмма бу төгәл мәгълүматлар түгел.
Спектакльләргә сатылган билетлардан процентларны турыдан-туры яки ТАИС аша драматург, тәрҗемәче, композитор, рәссам, хореограф ала (бу тулы исемлек түгел), әмма режиссер бу исемлеккә керми иде. Театрларда режиссер чыгарган спектакль өчен гонорар ала, соңыннан процентлар алу каралмаган. Эш нәрсәдә – бу очракта режиссер белән театр арасында төзелгән килешүдә еллар үткәч башкача шәрехләп булырлык пунктлар булганмы, әллә режиссер «сорап карыйм әле, «ә вдруг» дип кенә гариза язганмы – эш судка барып җиткән икән, анысын белгечләр хәл итәр. Без, юридик нечкәлекләргә кагылмыйча, «Кияү урлау» спектакленең һәм режиссер Регина Саттарованың үзенең Тинчурин театры афишасында барлыкка килү тарихын бәян итәбез һәм кагылышы булганнардан фикерләр белешик.
ххх
«Кияү урлау» – кинорежиссер һәм драматург Салават Юзеевның «Безумный никах или похищение жениха» дип аталган пьесасының татарчага тәрҗемәсе. Аны татар теленә драматург Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән. Әйе, халык шагыйре Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев рус телендә иҗат итә.
Премьера 2021 елның 6 октябрендә чыккан һәм бүгенге көнгәчә актив күрсәтелә, билетлар яхшы сатыла. Әмма спектакльнең премьерага кадәр дә тарихы бар.
2021 елда Тинчурин театры «Алкыш» I Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча коллаборацион театраль лаборатория-семинар оештырды һәм аның кысаларында яшь иҗатчылар театраль эскизлар ясады. Әлеге лабораториядә Ркаил Зәйдулланың «Ашина» (режиссер Искәндәр Нуриҗанов), Зиннур Хөсниярнең «Балам-багалмам» (режиссер – Лилия Нурель), Мансур Гыйләҗевның «Соңгы мираж» (режиссер – Лилия Әхмәтова), Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» (режиссер – Булат Минкин) һәм Салават Юзеевның «Кияү урлау» (режиссер – Регина Саттарова) пьесаларына эскизлар ясалды. Командада рәссам да, композитор да бар иде. Эскизларны Татьяна Тихоновец, Екатерина Рябова, Әлфәт Закирҗанов, Гөлшат Фәттахова һәм Нияз Игъламов кебек театр белгечләре бәяләде.
Кариев театрының «Тамга» лабораториясендә. 2020 ел. Регина Саттарова, Нияз Игъламов.
Фото: © Михаил Захаров/архив
«Кияү урлау» эскизы буенча фикер алышуда яңгыраган фикерләр:
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Мине актерларның төрле диапазонда иркен эшләве сөендерде. Тинчурин театры бу эскизны куеп бетерергә үзенә алмаса, мин аны башка җиргә урнаштыра алырмын дип уйлыйм, сөенә-сөенә репертуарга алачаклар. Бу югары сәнгати сыйфатлы касса хиты булырга мөмкин… Булмаска да мөмкин… Сәнгать шундый әйбер ул. Без бит кораб үтә аламы юкмы дип суның тирәнлеген үлчәүчеләр кебек. Театр корабын».
Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов: «Мин мондый комедияләрне яратмыйм. Ләкин халык яратып йөриячәк. Автор ни әйтергә теләде соң моның белән? Тамашачы нәрсә белән килде һәм ни белән китә — мин үзем җавап таба алмадым».
Театр спектакль чыгару өчен биш эскиз арасыннан Салават Юзеевның нәкъ шушы комедиясен сайлап ала. Эскиз ясаган режиссер Регина Саттарова аны спектакль итеп чыгара. Бу вакытта театрның баш режиссеры булып Туфан Имаметдинов эшли башлаган була.
«Кияү урлау» спектаклен чыгарып, Тинчурин театрының үзен озак еллар җитәкләгән, күчмәлектән дәүләти театр булдыру өчен күп көч куйган Рәшит Заһидуллин традицияләрен дәвам итәчәген белдерүе түгелме? Чөнки спектакльне аның укучысы Регина Саттарова чыгарды… Регина Саттарова куйган комедиягә килсәк, ул чыннан да, Рәшит Заһидуллин стилендә, ләкин күпкә начаррак итеп куелган. Начарлыгы — беренчедән, драматургны аңламауда, икенчедән, актерлар белән эшләнмәүдә. Кыскасы, яшь режиссёр үзенең «профнепригодный» булуын күрсәткән. Актерлар үзләренең әзер штампларын кулланып һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек легендар спектакльләрдә күргән образларга ишарә белән матур гына уйнап чыкканнар. Аларның бер-берсен уздырыштан кылануларын күрсәң, чәчләр үрә тора. Ә артистлар кыланышыннан көлеп кенә түгел, «кешнәп» утырган ханым-тамашачыларны ишетеп, елыйсылар килә. Ягъни, бу «касса хиты» Тинчурин театры тарихындагы иң начар спектакльләрнең берсе дип билгели алам. Мин аны халык театры стилендә дип тә әйтер идем, ләкин халык театрларын кимсетергә теләмим», дип бәяләгәнмен спектакльне үз вакытында.
«Әллә «Кияү урлау» комедиясе... яңа баш режиссёрга салып калдырган минамы?» дигән сорау куйганмын. Әлбәттә, мин сыйфат ягын күздә тоткан идем, әмма театрның матди ягына мина булып чыкканмыни?
Регина Саттарова — күренекле профессор, ономастика буенча зур белгеч булган Гомәр Саттаровның оныгы, «Кол Шәриф» мәчете архитекторы Айвар Саттаровның кызы. Регина Саттарованың театрга килү тарихын барласак, аның Рәшит Заһидуллин укучысы булуын күрәбез. Ягъни, Казан дәүләт университетының филология факультетын ташлап, Казан мәдәният институтына Рәшит Заһидуллинның актерлык курсында белем ала. Аннары Мәскәүгә ГИТИСта Анна Степановада театр белгечлегенә, Ираклий Квирикадзе һәм Андрей Добровольский остаханәсендә киномәктәптә укый. Алда әйтелгәнчә, яшь режиссёр Казанда эксперименталь театр өлкәсендә актив эшчәнлек алып барган – төрле лабораторияләрдә катнашкан, читкалар ясаган һ.б. Тинчурин театрына кадәр Регинаның дәүләт театрларында зур күләмле әсәрләр кую тәҗрибәсе булмаган. Эскизларны санамаганда.
ТАИС җитәкчесе, драматург Хәбир Ибраһим: «Регина Саттарова автор түгел. ТАИСта бу спектакльнең авторлары буларак Салават Юзеев һәм мин теркәлгән. Беләсез бит инде – Салават рус телендә яза, шуңа пьесаны мин тәрҗемә иттем. Режиссер да автор булып саналса, мин Регина Саттарованы яклаган булыр идем. Режиссер автор саналмый, ул эше өчен гонорарын алган. Мәсәлән, Рәшит Заһидуллин үзе чыгарган кайбер спектакльләр өчен авторлык процентлары ала, чөнки ул автордаш булып теркәлгән (Тинчурин театры афишасында «Илһам Гали» дигән автор күренә – ул Шамил Фәрхетдин белән Рәшит Заһидуллинның уртак эше дигән сүз. Авт). Әмма бу очракта Регина автор булып теркәлмәгән. Мин ул спектакльнең эскизын да, премьерасын да хәтерлим. Ошамады ул безгә. Соңыннан артистлар аны импровизация белән үзләре эшләп бетерде. Кайбер режиссерлар импровизацияне тыя, әмма бу очракта импровизация спектакльне коткарды, спектакль театрның хитына әверелде».
Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов: «Режиссер белән театр арасында килешүләр эш башланганчы, «яр буенда» хәл ителә – нинди шартларда эш башкарылачак, финанслар мәсьәләсе, эшнең срогы – барысы да сөйләшенә. Башта процентлар турында сөйләшенмәгән булып, аннары таләп итә башлау бөтенләй аңлашылмый. Инде спектакль чыгып, еллар узгач, претензияләр белдерү, миңа калса, бик сәер».
Спектакльдә төп рольләрне уйнаучы актерларынң берсе, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов: «Артистлар арасында әйтелә торган «Сәхнәгә безгә чыгасы» дигән әйтем бар, спектакль начар булса, безгә «позориться». Шуңа эшләргә кирәк дип эшләдек, тырыштык. Яшерен-батырын түгел: без ул спектакльнең ике-өч айдан соң гына тәмен табып уйный башлаганбыздыр – премьерасы сентябрьдә булдымы икән, Яңа ел тирәсендә генә шомарып җитеште. Элек Күчмә театрда спектакльне куеп чыгарып җибәргәннәр дә, «20 көндә халык алдында шомарып, куелып бетеп кайта ул», дигәннәр. Хәзер шуларны искә алып сөйлиләр. Бу спектакль дә халык белән шомарып куелып беткәндер».
ххх
«Театр, әлбәттә, режиссерга түлидер — типовой килешүдәге пунктлар үтәлгән бит: сәхнәдә артистлар бар, алар уйныйлар. Спектакль театрның сәнгать советын ничектер үтә алган? Премьера узды. Ярар, килешү нигезендә режиссёр үзенә тиешле гонорарын алып китте дә ди. Алга таба театр бу «бүләк» белән нишләргә тиеш? Бу спектакль «касса хиты» буларак тамашачыга тәкъдим ителергә лаекмы? Минемчә, театрның яңа баш режиссеры бу әсәрнең киләчәге мәсьәләсендә уйланырга тиеш — лаекмы бу әсәр тамашачыга күрсәтелергә? Аны караган тамашачы нәрсә белән китә? Рәхәтләнеп көлә һәм шуның белән шулмы? Гафу итегез, андый кәмитләр театрда элек тә бар иде. Аларны куюны дәвам итәбез икән, бу театрга «перезагрузка» нигә кирәк булды? Репертуарда «Кияүләр», «Назлы кияү» кебек комедияләр бар бит инде. Тагын бер «кияү» өстәп ни отабыз. Театр түгел, таныштыру-кавыштуры һәм туйлар оештыру агентлыгы диярсең…» дип язган идем әлеге дә баягы 4 ел элек.
Режиссер гонорарын алып китеп кенә эшен бетермәгән икән шул, акчасы беткәчме икән, әллә иш янына куш булсын дипме, тагын әйләнеп кайткан. Яңаны куярга теләп түгел, куелганы өчен өстәмә акча сорап…