«Утыра алмыйм, җырлыйм, биим, исәрләнәм»: Илсөя Бәдретдинованы тамашачысы шаккатырган
Илсөя Бәдретдинованың Уфада гастрольләре дәвам итә. Җырчы тамашачылары белән кызыклы мизгелләрен социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашып бара.
«Әйтәм бит, иң тәмле тамашачы миндә, дип. Яратам шундый ихлас кешеләрне!» – дип яза җырчы тамашачысы турында.
Сәхнәгә чәчәк гөлләмәсе белән бер ханым менгән. Ул концертка беренче тапкыр килүе һәм хис-кичерешләре белән ихлас бүлешә.
«Мин үземне тота алмыйм. Әллә нишлим, биим, исәрләнәм, сантыйланам. Минем ахирәтем: «Рәсилә, син анда бар, Илсөядән шундый исәрләнәчәксең һәм беткәнче», – ди. Кайнеш утыра монда. «Җиңги, утыр инде», – ди. Мин утыра алмыйм. Җырлыйм, арттагы тамашачылар: «Утырыгыз инде», – ди. Ә мин утыра алмыйм. Энергетика искиткеч, шаккаткыч. Мин әзрәк эчеп килермен, дигән идем. Монда эчәргә вообще кирәкми. Бер йотым чәй эчтем, нормаль», – ди ул.
Аннары тамашачы Әнгам Атнабаевның «Таңнарда гармун уйнадың» (Наҗар Нәҗмигә) шигырен сөйли башлый. Калган тамашачылар аны алкышларга күмә, ә Илсөя, тын да алмый, шаккатып тыңлап тора.
Таңнарда гармун уйнадың,
Тирә-як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп,
Гөлләрдән чыклар тамды.
Гөлләрдән чыклар тамдылар,
Әйтерсең күз яшьләре.
Ишетелеп китте сыман
Әнкәңнең эндәшкәне:
«Таңнарда гармун уйнама,
Моңлы булырсың, балам.
Бу дөньяда моңсызлар күп,
Ниләр кылырсың, балам?»
Таңнарда гармун уйнадың,
Әңкәңне тыңламадың.
Күрекләрен сузып суздың,
Телләрен моңга манып.
Тирә-якка моң түгелә...
Еласын елаганнар,
Йоклар йокыларын бүлеп,
Сөйгәнен уйлаганнар...
Сөйгәненнән сөелеп тә
Сөелеп туймаганнар,
...Мең газаплы мәхәббәттән
Өметен җуймаганнар...
Еласын елаганнар.
Гармунчыны тиргәмәгез,
Гармуны елатадыр!
Бәлки, үзенең гомерен
Елатып уйнатадыр?
Гармун телләре исәпсез,
Гомерләр тик бер генә.
Гармун күреге сузыла,
Сузылмый гомер генә.
Моңлы гомерләр җитешми,
Моңсызлар күбрәк әле.
Моңсызларны уятырга
Гармуннар кирәк әле!
Гармуннар кирәк әле!»