Марсилә Искәндәрова: «Күз яшьләрен тыеп тору бик авыр...»
Популяр алып баручы Марсилә Искәндәрованың сынаулы көннәре булуы турында язган идек. Сәламәтлеге белән проблемалары булу сәбәпле, икенче сабыен тапканнан соң, ул әле һаман да хастаханәдә ята. Яңа туган улларын якыннары әнисеннән башка гына өйләренә алып чыгып киткәннәр.
- Әни булган Марсилә Искәндәрова һаман хастаханәдә: «Тормышымдагы иң зур сынау шушы булсын»
Марсилә кечкен сабыен да, инде хәзер абый булган олы улы Радэльне дә бик сагына. Шушы көннәрдә Радэль әнисенең хәлен белергә хастаханәгә килгән. Баласы белән күрешү мизгелләрен алып баручы социаль челтәрләрдә күрсәтте.
«Бала тудыру йортына киткәнче 1 атна алдан Радэль авылга кайтып китте... Ничек елап калганымны хәтерлисезме? Аны күрмәгәнемә ай ярымдыр инде... Шулхәтле үскән, шундый үзгәргән, мең дә бер сорау бирә... Күз яшьләрен тыеп торуы бик авыр... «Әни, нишләп син кайтмыйсың? Синең курткаң кая? Бу больница синекеме? Сиңа укол ясыйлармы? Врач апай «какай», сине кайтармый. Ә син нишләп больницада? Ә бәбәй нишләп өйдә? Мин сине чана белән килеп алам, яме, әни. Мин сиңа курткаңны да алып киләм. Син кайткач, мин синең белән йоклыйм. Мин бәбәйне яратам. Мин – абый. Бәбәй еламый, әни, син дә елама. Әти-и, әни нигә елый?»
Үз балаларыбызны үзебез үстерсәк иде, Аллаһым», – дип яза Марсилә.
Марсиләнең, савыгып, тизрәк тормыш иптәше Илфир һәм уллары янына кайтуын теләп калабыз.