Төркиядә финанс пирамидасы оештыручыларны 45,3 мең елга хөкем иткәннәр
Төркия суды финанс пирамидалары оештыручыларны 45,3 мең елга хөкем иткән. Аларга мондый саллы срок мошенниклык, салымнар түләмәгән, акча үзләштергән һәм башка җинаятьләр өчен бирелгән. Бу хакта Төркиянең Istiklal газетасы хәбәр итә.
«Мехмет Айдын һәм Фатих Айдын – җәмәгатьчелектә «Çiftlik Bank» буларак билгеле система оештырган. Аларның һәрберсен 45 367 елга һәм 6 айга төрмәгә җибәрергә хөкем иткәннәр», – диелә хәбәрдә.
Аларны җинаятьчел юл белән баюда, җинаятьчел оешма төзүдә һәм мәгълүмати системалар кулланып мошенниклык кылуда гаепле дип тапканнар.
Фото: © Istiklal газетасы
Прокуратура аларны 88 мең елга хөкем итүне таләп иткән булган, чөнки финанс пирамидасын оештыручыларга карата 4,4 меңнән артык дәгъва бирелгән була.
Мехмет Айдын үзен яклап, беркемне дә алдамавын әйткән. Аның сүзләренчә, арест салынган акчалары белән аның бизнесы клиентларының чыгымнарына компенсация ясарга мөмкин булыр иде.
2016 елда Мехмет һәм Фатих «Фермер банкы» («Çiftlik Bank») булдыра. Монда онлайн-уен аркылы үз акчаларыңны кертеп була. Банкны ясаучылар, бу инвестицияләр реаль фермалар төзү өчен тотыла, дип ышандырган.
2 елдан соң банк «шартлый», кертемчеләр акча алудан туктый. Тикшерү ачыклаганча, монда бернинди дә инвестиция булмаган, ә оешма гап-гади финанс пирамидасы булып чыккан.
Бу – бик саллы сроктан тыш, абыйлы-энеле Айданнарны 1,3 миллиард (13 млн доллар) сумга якын штраф түләтергә мәҗбүр иткәннәр. Хәер, төрмәдә утыру вакытын исәпкә алсаң, бу әллә нинди зур сумма да түгел – елына нибары 29 мең сум килеп чыга.