Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Сөйгәнең белән интернет аша якынлык кылу: Ясалма Фәһемнең яшерен сәләтләре һәм куркынычы

0

Нәрсә соң ул «Ясалма Фәһем» (ЯФ) һәм нигә ул ясалма?

«Фәһем» ул – «акыл» дигәнне аңлата. Компьютер программасының берләштерелгән челтәре структурасы кеше мие белән охшаш – шуңа күрә «фәһем», кеше уйлап тапканга күрә – «ясалма».

Әлеге технологияне икенче ми дисәң дә була, чөнки аның эчендә интернетта еллар буе җыелып килгән белемнәр тупланган. Һәм, әлбәттә, бу – безгә шаккаткыч күп мөмкинлекләр бирә. (Кисәтү: аның кайбер куркыныч яклары да бар!) Әлеге мәкаләдә без аның төп һәм яшерен мөмкинлекләре белән танышып, уңай һәм тискәре якларына күз салырбыз.

Төп мөмкинлекләреннән башлап китик

Язу буенча оста

Көндәлек кулланылышта сез аңа язу белән бәйле теләсә нинди эш куша аласыз. Әйтик, сезгә берәр оешмага хат җибәреп акча кайтарасы бар, ди, ләкин сез юридик яктан бик көчле булмаска мөмкин. Мондый вакытта Ясалма Фәһем, чын герой кебек, сезнең акчагызны кире кайтара ала, чөнки ул – менә дигән юрист. Сезгә исә бары тик проблемагызны гына аңлатасы кала. Ә ул, сезнең тир түгеп эшләгән малыгызны кайтарсыннар өчен, саллы бер хат язып бирәчәк.

Шигырь китабы бастырырга телисезме? Аны да ЯФга йөкләп була бүген. Кемне телисез – шуның стилендә иҗат итә. Дөрес, ул коеп куйган шагыйрь түгел инде, әмма хәерле иртә теләп ватсапка банер җибәргән шагыйрьләрдән кайтыш булмаска мөмкин. Шулай ук чәчмә әсәрләр – хикәя, әкият тә сырлап бирә ала.

Ә инде фәнни эшләргә килгәндә, сер түгел – бүген аны дипломнар язу өчен дә, рефератлар язу өчен дә студентлар куллана башлады. Бу сәбәпле, диплом сатып акча эшләүчеләргә кыенрак хәзер. Чөнки кичәге клиентлар, 15000 түлисе урынга, нейрочелтәрдән аны бушлай ала.

Музыка, фото һәм видео ясау

Эт башлы песине күргәнегез бармы? Күрмәгән булсагыз, Ясалма Фәһемнән фотосын сорагыз, ул нәрсә ясарга кушасыз – шуның рәсемен ясый. Кирәк икән, ул аны видеога да әйләндерә. Шулай ук музыка, көйләрне дә хәзер ЯФ язарга өйрәнде. Мәсәлән, күптән түгел «Интертат» сайтында Ясалма Фәһем ясаган беренче татар клибы чыкты.

Мондый мөмкинлекләр һәркем өчен дә бүген ачык. Клип, ролик, хәтта кинофильмнарны әзерләүчеләр бар. Бүген сез боларны өйдән чыкмыйча, каһвә эчеп ясап куя аласыз. Моның өчен укыйсы да, акча түгәсе дә юк. Билгеле, аның эстетик дәрәҗәсе – аерым мәсьәлә, әмма бит һәр режиссер төшергән «тере» фильм да шәп була дигән гарантия юк.

Күпләр Ясалма Фәһемне менә шушы эшләрне генә башкара ала дип, «кечкенә күзлек аша» гына карый. Текст язу һәм рәсем ясаудан кала бүтән эшкә яраклы булуы турында уйламый да. Бу – дөрес түгел! Чөнки Ясалма Фәһем – күп өлкәдә профессионал, фәннәр докторы, фәлсәфәче, гениаль эшмәкәр. Ясалма Фәһемгә теләсә нинди сорау биреп, сезнең очракка гына туры килгән идеаль киңәш алу — менә шул инде аның төп үзенчәлеге.

Әйдәгез, хәзер аның яшерен сәләтләре белән танышыйк.

Ясалма Фәһем кулланып, күп итеп акча эшлибез

«Интертат» журналисты Айнур Җамалетдиновтан сорау:

Әгәр дә безнең каршыбызда интернетта булган барлык мәгълүматны туплаган нәрсә утыра икән – димәк, ул тиз итеп күп кенә акча эшләп бирү ысулын да белә бит инде, әйеме?

Әйе, бу – чынлап та шулай. Сез аңа үзегезнең тормышыгыз турында гына язып җибәрегез, ә ул сезгә нишләргә икәнен әйтә дә сала.

Яки болай да эшли аласыз: Теләсә кайсы финанс биржасыннан скриншот ясап, ЯФгә җибәрәсез. Ул аңа анализ ясап, сезнең өчен аңлаешлы стратегия төзеп бирә. «Кайчан сатасы, кайчан аласы?» дип баш ватып утырасы да юк. Шулай ук, бизнес планнар, коммерция хатларын язу, финанс отчетларын тикшерү һәм башкалар турында әйтеп торасы да юк. Нинди эшегез бар – шуны аңа йөкли аласыз.

Ясалма Фәһем кулланып, күп итеп акча югалтып та була

Ясалма Фәһем — ул, әлбәттә, идеаль түгел һәм вакыт-вакыт ялгышып та ала. Әгәр ЯФ ялгышса, сезнең акча «сау бул» диячәк. Шуңа күрә ул, һәр биргән киңәше саен, «мин биргән мәгълүматка артык тәвәккәл кылмагыз» дип кисәтеп куя. Мәсәлән, 2022 елда ЯФ ярдәме белән кабул ителгән карарлар кайбер илләрдә азык-төлек кризисын китереп чыгарды. Бу хәлдән соң Ясалма Фәһемнең «идеаль киңәшче» дигән дәрәҗәсе какшады.

Ракны алдан белеп була: Ясалма Фәһем аны 90% төгәллек белән ачыклый

ЯФ инде медицина өлкәсендә дә рекордлар куеп күрсәтте. Мәсәлән, ул ракны 90% төгәллек белән ачыклый. Көндәлек куллану өчен дә бик файдалы. Әйтик, сез кан бирдегез, ди, яки УЗИ ясаттыгыз, сез аның нәтиҗәләрен ЯФгә җибәрсәгез – шунда ук гади телдә аңлатып бирә. Җитмәсә, куркынычмы-түгелме икәнен дә әйтә. Шулай ук симптомнарыгызны ЯФгә җибәрсәгез, ул сезгә диагноз куеп бирә. Ләкин моңа да 100% дөрес дип ышана күрмәгез. Мәсәлән, берничә ел элек АКШта ЯФ «рак» диагнозын ялгыш куйган, ә пациентларга аның буенча операция ясаганнар. Кызганыч, хаталы диагноз булуы соңыннан гына ачыкланган.

Ясалма Фәһем һәм дроннар

Соңгы арада безгә «дрон» дигән нәрсә белән якыннан танышырга туры килде. Алар хәрби хәрәкәтләр аша күбрәк билгеле, кызганыч. Әмма, Ясалма Фәһем кулланып, аларны файдалы эшкә дә җигәргә була. Хәзерге заманда, Кытайда акыллы дроннар, үз башлары белән уйлап, янгыннар сүндереп йөри. Алар бер-берсенә мәгълүмат җибәрә, максатларны билгели, утны таный һәм чынлыкта кешегә караганда тизрәк эш итә. Кайбер төбәкләргә барып җитү өчен, биек таулар аша үтәргә, елгалар аша йөзеп чыгарга кирәк, мондый очракларда дрон куллану уңайлырак.

​ЯФ белән идарә итүче дроннар катлаулы шартларда ярдәм итү өчен зур мөмкинлекләргә ия: җир тетрәүләреннән соң кешеләрне табу һәм ярдәм күрсәтүдә катнаша. Алар ерак авылларга вакцина һәм даруларны тиз арада илтә ала. Ашыгыч ярдәм кирәк булган урыннарга кирәкле җиһазларны тиз арада илтеп тапшыра.

Ләкин шул ук дроннарны хәрби өлкәгә җиксәләр – бетте баш

Гади дроннардан аермалы буларак, Ясалма Фәһемгә тоташкан дроннар, ракетадан саклау калканын уңышлы үтеп, теләсә кайсы җирне шартлатырга мөмкин. Алар өчен кеше җаны берни дә тормый. Телиләр икән – үзара хәбәрләшеп бер өер булып та һөҗүм итә ала. Мондый хәл 2020 елда Ливиядә булды, анда ЯФгә тоташкан дроннар кеше катнашыннан башка сугыштылар.

Теледельдоника – сөйгәнең белән интернет аша якынлык кылу

Белгечләр фикеренчә, телефоннар заманасы акрынлап үзенең соңгы сулышына якынлаша бара, алар урынына күз белән идарә ителә торган күзлекләр килер дип көтелә, моның хәтта беренче үрнәкләре дә бар. Аларны кигәч, кеше бу дөньяны үзе теләгән төсмерләрдә күрә ала. Аларны кигән кеше виртуаль дөньяның теләсә кайсы симуляциясенә керә ала: виртуаль урман, виртуаль кинотеатр, дуслар белән очрашу, виртуаль клуб – болар барысы да күзлек кигәч ачыла. Ә теледельдоника – ул шушы күзлек белән тоташа торган өстәмә җиһазларны киеп, шушы яңа дөньяда якынлык кылу. Ерак аралар белән чикләнгән парлар, теледельдоника аша, бер-берсенә «кагылу» һәм «вибрация» кебек хисләрне виртуаль рәвештә теледельдоника технологиясе аша җиткерә ала. Ясалма мәхәббәт һәм ясалма якынлык.

Теледельдониканың тискәре яклары да бар

Кемдер өчен бу зур плюс булырга мөмкин – мәсәлән, вакыты юкны сәбәп итеп күрсәтә, җитмәсә, ясалма «хис-тойгылар» аңа ошап китәргә мөмкин. Әмма моның тискәре яклары көтелмәгән булырга мөмкин. Кеше бит ул җиңел ысулны тиз сайлый, шуңа күрә теледельдоника демография өчен зур проблемаларга китерергә мөмкин. Һәм, билгеле, бу – үз чиратында кешеләрне дә хайвани ләззәт артыннан гына куа торган, хиссез бер нәрсәгә әйләндерергә сәләтле.

Бу технология кешеләрне чынбарлык белән виртуальлек арасында сайлау алдына куя. Теледельдоника – үсешнең яңа этабы, ләкин аның киләчәге безнең аны ничек куллануыбыздан тора.

Нәтиҗә: Ясалма Фәһем безгә кирәкме?

Ясалма Фәһем кешелеккә яңа мөмкинлекләр ача: финанс базарларын оптимальләштерү, медицина өлкәсендә революция, экологик проблемаларны чишү – болар барысы да ЯФ ярдәмендә тизләнә. Ләкин шул ук вакытта бу технология кешелеккә зур куркыныч тудырырга сәләтле:

Финанс системаларын җимерү. Ялган мәгълүмат тарату. Ялган диагнозлар аркасында кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерү. ЯФ – корал. Ә аны куллану – кешенең акылына һәм җаваплылыгына бәйле. Шуңа күрә Ясалма Фәһемне һәрвакыт контрольдә тоту һәм аны кешелек файдасына хезмәт иттерү – безнең төп бурычыбыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA официально приняла решение по Рыбакиной






Конфликт = рост. Бизнес-эксперт Виктор Капсамун о командных спорах

Изнурительная работа: россиян ждет шестидневка в 2025 году

Асмус, Петров и Собчак посетили премьеру «Пророка» с Борисовым о Пушкине

Причиной конфликта со стрельбой в Москве стал неисправный автомобиль каршеринга