«ТНВ»да «Таяну ноктасы» тапшыруының яңа алып баручысы билгеле
«ТНВ» телеканалында «Таяну ноктасы»ның алып баручысы Луиза Закирова киткәннән соң, яңа алып баручы килгән. Ул – радио- һәм телетапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллина. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Бу яңалык – үземә дә зур яңалык булды. Аллага тапшырдык. Айваз Садыйров әйтмешли, килен төште бүген», – дип яза ул.
Шулай итеп тапшыруны алып баручы беренче пар – Айваз Садыйров белән Айгөл Хәйруллина булачак. Әлегә икенче пар алып баручылар турында хәбәр ителми.