Балачак дустым минем гаиләмне җимерде!
Яңа елдан һәркем могҗиза көтә, ә минем ирем Яңа ел бәйрәмнәреннән соң аерылышу турында игълан итте! Башыма сыймый, ничек инде?! Һәм улыма «әтиең китә» дип ничек әйтергә? Кемгәдер түгел, минем дус кызыма китә.
Иң баштан башлыйм. Минем балачак дустым бар, юк, дөресрәге – бар иде, без бер үк вакытта диярлек кияүгә чыктык, балалар таптык. Гаиләләр белән дус булдык, ирләребез дә дуслаштылар, ә улларыбыз туганнар кебек иде. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрдек, елга буенда, урманда, дачада ял итүләр – барысы бергә. Ә көзен Зоя (монда аны шулай дип атыйм) ире белән аерылышты. Ул әйткәнчә, характерлары туры килмәгән, тик минем уйлавымча, ире аңа хыянәт иткән.
Зоя бик кәефсез иде, аерылышуның авыр булуы аңлашыла. Без ирем белән аңа ярдәм итәргә, аны бу хәлдән чыгарырга тырыштык. Зоя безгә ешрак килә башлады, ул эштә тоткарланганда, аның улын балалар бакчасыннан без ала идек, кайвакыт ул бездә кунарга да кала иде. Кыскасы, шундый якын, туганнар кебек идек. Моның нәрсә белән тәмамланачагын белсәм, ул еланны өемә аяк бастырмас идем. Минем гаиләм, яратучы ирем бар иде, аның аркасында боларның барысын да югалттым!
Хәзер, үткәнне анализлаганда, ничек итеп ирем белән Зоя арасындагы сәер карашларны күрмәскә мөмкин иде, дип уйлыйм. Өстәвенә, ирем ниндидер уйчан, читләшкән кебек булды. Минем сорауларга ул: «Игътибар итмә, эш күп», – дип җавап бирә иде. Зоя килгәндә, ул азмы-күпме җанланып китә иде. Ул шаярта, елмая, ә мин, ахмак, аны, тәрбияле кеше буларак, дустыма ярдәм итәргә тырыша, дип уйлый идем. Әлбәттә, миндә кайчакта ниндидер шик-шөбһәләр туа иде, ләкин мин аларга игътибар итмәскә тырыштым. «Моның булуы мөмкин түгел, бу бит – минем иң якын дустым, апам кебек якын кешем һәм яраткан ирем. Без бит шулкадәр еллар гаиләләр белән дус. Юк, Зойка алай итә алмый», – дип уйладым мин.
Зоя белән улы безгә берничә көн килми торса, ирем: «Зоя белән улы ничек икән анда? Шалтырат, безгә ялларга чакыр, малайлар бергә уйнасын, Зояга да компания кирәк», – ди иде. Мөгаен, башка хатын монда шикләнеп калыр иде, тик мин иремә һәм дус кызыма ышана идем, өстәвенә, ул аның белән кайдадыр читтә очрашырга җыенмый иде, ә миңа аны улы белән безнең өйгә чакырырга тәкъдим итә иде.
Яңа елны без безнең өйдә каршыладык. Барысы да тиешенчә: чыршы, гирлянда, бүләкләр. Ирем Зоя белән безгә бәйрәм табыны әзерләргә булышты, малайлар уйнадылар. Кыскасы, барысы да әйбәт булды, бәхет һәм мәхәббәт өчен курантлар астында бокалларыбызны күтәрдек, җылы сүзләр, бүләкләр белән алмаштык. Аннары арыганлык һәм 2 бокал шампан шәрабы мине тәмам йомшартты, мин йокларга киттем...
Иртәнге биштә уянгач, иремнең янымда булмавын күрдем. Аларны – ирем белән дус кызымны – бергә күргәч, минем хәлемне күз алдына китерегез... Юк, мин аларны ятакта күрмәдем, ләкин алар, бер-берсенең кулларын тотышып, бер-берсенә шундый итеп карашып утыралар иде, мин барысын да аңладым. Мин кычкырмадым һәм җәнҗал чыгармадым, чөнки күрше бүлмәдә балалар йоклый иде. Ләкин йөрәгем авыртудан һәм хыянәттән өзгәләнде. Ничек итеп алар шулай булдыра алган? Минем иң якын кешеләрем миңа хыянәт итте! Әлбәттә, алар үзләрен аклап нәрсәдер әйттеләр, тик сүзләр мондый вакытта нәрсәдер аңлата аламы? Әйе, алар араларында берни дә юк, диделәр. Ләкин аларның бер-берсенә карашын онытырлык түгел иде.
Кыскасы, якын кешеләрем миңа шундый Яңа ел «сюрпризы» ясады. Иртәгесе көнне ирем әти-әнисе янына авылга китте, анда 1 атна диярлек калды. Кайткач, мин анардан Зоя белән араларындагы мөнәсәбәт турында сорадым. Һәм ирем аңа карата хисләре булуы, аралары соңгы айларда якынаюы турында әйтте. Зоя аны башкаларга караганда яхшырак аңлый, бергә булганда аларга яхшы булуы турында сөйләде. Аның белән булу өчен аерылышырга теләвен әйтте. Менә шулай, барысы да җиңел генә? Ә мин, улым, 7 еллык гаилә тормышыбыз... Улыбызга нәрсә әйтербез?
Менә шулай итеп, балачак дустым минем тормышымны җимерде. Мөгаен, кемдер «бу – сиңа сабак булырга тиеш, ялгыз дусларыңны үз гаиләңә якын китерергә кирәкми иде» дияр.
Хәзер миңа икеләтә хыянәттән соң бик авыр, моннан соң кешеләргә ничек ышанырга? Һәм иң мөһиме – балага «әтиең безнең белән яшәмәячәк» дип ничек әйтергә?»
«SakhaPress»тан тәрҗемә