Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Бозым ясыйм!» Башка егеткә киткән кызны элеккеге сөйгәне гарипләндергән

0

Ростовта яшәүче кызны элеккеге сөйгәне имгәткән. Егет аңа 22 тапкыр пычак кадаган, кызның яңа егетенең колагын кисеп алырга маташкан. Хәзер ул хастаханәдә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бу кыз егетен ташлый, башка кеше белән очраша башлый. Ташланган егет исә гафу итә алмый, үч ала. «Аңлыйсыңмы, мин башканы яратам», – дигән сүз егетне ярсыта, ул пычакка ябыша.

33 яшьлек Оксана 38 яшьлек Петр (исемнәр үзгәртелә) белән 4 ел элек танышулар сайтында күрешә. Егет берничә ел төрмәдә дә утырып чыккан, ләкин Оксана гашыйк була. Роман берничә ел дәвам итә.

Соңрак ачыкланганча, Петр «салырга» ярата, тиз кызып китүчән, еш агрессив була. Шуңа күрә Оксана аның белән яши башларга ашыкмый. «Мин ял көннәрдә аның янына кунарга килә идем», – ди ул судта.

3 ел романнан соң, Оксана дуслары аша Виталий белән таныша. Алар бер-берсен ошата. Петр белән бергә торырга ашыкмаган Оксана Виталий янына шунда ук күченә. Петр белән аңлашып тормый, аның шалтыратуларына җавап бирми. Ул, Петр үзе барысын да аңлар, дип өметләнә. Көн саен Петрдан 20-30 җавапсыз шалтырату була. Аннары ул трубканы ала да: «Мин сиңа кайтмыйм. Башка ир-ат белән яшим», – ди.

Петр Оксананы эзәрлекли башлый, «кайт» дип ялына. «Бозым ясыйм, дип тә куркытты», – ди Оксана.

Петрның талаш чыгаруы Виталийны туйдыра. Бер тапкыр төнлә шалтыраткач, трубканы Виталий ала. Петр очрашырга чакыра. «Минем белән буласы килмәвен күземә карап әйтсен, аннары китәм», – ди.

Виталий белән Оксана бергә подъезддан чыга. Виталий, Петр белән Оксана икесе генә сөйләшсен өчен, читкә китеп тора. Оксана аңлашмакчы була. Петр пычак ала да Оксанага ташлана. 22 тапкыр кадый, Виталий ярдәмгә ташлана, ул да яралана, колаксыз кала яза.

Петр «ашыгыч ярдәм» чакыра, табибларны көтеп тора. Виталий белән Оксананы хастаханәгә салалар, Оксана 1 атна реанимациядә ята. Хәзер аңа озак реабилитация, пластик операцияләр кирәк булачак, битендә бетми торган җөйләр кала.

Петрга карата җинаять эше ачыла, аны 3,5 елга каты режимлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






В новом сезоне премии «КАРДО» примут участие 50 тыс. человек

Старт главного киберспортивного события по Warface — LAN-финал Astrum League Championship в Москве

Пригожин объяснил, почему считает неуместным сравнение «Евровидения» с «Интервидением»

Что русскому хорошо, то американцу — страшно. В России высоко оценили DeepSeek, Сбербанк собирается сотрудничать с Китаем в области искусственного интеллекта