«Чын ачыш!» - Чувашиянең халык артисты Августа Уляндина татарча җырлый
Чувашиянең халык артисты Августа Уляндина татарча да җырлый белә икән! Аның «Татар китабы йорты»нда узган «Кышкы кичләр» концертындагы чыгышын журналист Раил Садретдинов «ВКонтакте» сәхифәсенә куйды.
«Августа Уляндина! Минем өчен чын ачыш булды. Андагы энергетика! Ә зәвык! Югары! Татарча да ничек матур, тырышып җырлый ул», – дип яза ул.
Фортепианода Айгөл Зәйнуллина.