Клуб мөдире Миңнур Шәмсетдинов: «Хәзер яшьләр клубка килә дә, телефоннан язышып утыра»
Чыты авылының замана таләпләренә туры килгән, фасадлары да матур итеп ясалган мәдәният йортына илтүче сукмактан кары да көрәлгән. Шуңа өстәп, ишектән керү белән, мәктәпкә баскыч алып чыгучы 2 укучы да очрады әле.
Чыты авылының мәдәният учагын Миңнур Хәмит улы Шәмсетдинов җитәкли. Эш урынында күрештек. Аны күпләр блогер буларак та белә. Тормыш иптәше Ольга ханымны исә Питрәч районының «Алга» газетасы баш мөхәррире буларак беләбез.
«Клубта кулга тотып уйнарлык бер гармун да юк иде»
Миңнур абый, үзегез белән таныштырып үтегезче. Сез шушы якларданмы?
Мин шушы Чыты авылында туып-үстем. Казанда югары белем алып кайткач, иң башта 10 ел мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Аннан соң бирегә директор итеп тәгаенләндем. Үземнең 40 ел гомеремнең 20 елы шушында үтте инде, Юлай! Мине авыл үзеннән җибәрмәде шул. Укып бетереп кайтканда да, өйләнгәндә дә авыл җанлы булып калдым. Әти-әнием дә – җир кешеләре. Укуны тәмамлаганда да, халыкның күпчелеге шәһәр җирендә калырга яки район үзәгенә кайтырга ашкына бит. Ә мине менә авыл үзенә тартты. Инде бу сүзләр көлке дә кебек, авылда нинди перспектива булсын, дияр кайберәүләр...
Авыл клубына эшкә кайткан чакта, бу – 2000 елларның башлары иде, бераз борчылып, куркып кына эшкә тотындым. Ул вакытта дискотекалар гөрләгән, яшьләр бик актив чак. Күз ачып йомганчы 20 ел вакыт узып киткән... Минем кул астында күпме хезмәткәр эшләп чыкты, күпме авыл советы һәм район башлыклары алмашынды. Дустанә, тату эшләдек, яшәдек.
Фойе өлешендә үк игътибар иттем, бихисап гармуннар куелган күргәзмәгез бар икән! Гомумән алганда, мәдәният йортыгыз да бик матур, заманча.
Мин эшкә кайтканда, клубта кулга тотып уйнарлык бер гармун да юк иде. Аппаратурага бөтен әйбер корылмаган иде, яңа гына кайткан чагы заманча җиһазларның. Гармун белән сәхнә тоту чорлары сүнеп-сүрелеп бетмәгән вакытлар. Мин исә – яшь кенә егет – кайсы йортта гармунчы яки гармун булуын гына да белеп бетерми идем. Шулай да халык сүзе буенча хәбәрдар: элек Чытыдагы һәр икенче йортта гармунчы булган, кайбер өйләрдә икешәр.
Шуннан соң эзләнә башладым. Җиңелдән булмады. Гармунда уйнаучы иптәшләр дә табыла. Әмма, я сәхнәгә чыгарга ояла, яки, осталыгым тамашачы алдында уйнарлык түгел, ди... Яшерен-батырын түгел, кемнәргәдер үземнең чалбарны, каешны биреп торып та сәхнәгә чыгардым. Шулай итеп эш башланган иде инде.
Ә мәдәният йортыбызга исә 3 тапкыр ремонт тәтеде. 2 мәртәбә республикакүләм программа нигезендә булды. Аннан соңгысы мәдәният учагының 50 еллыгына ясалды. Бу – 2018 елда булды. Әле мин эшкә килгән чакта, газ кертелгән булса да, су һәм бәдрәф тә юк иде. Әле ул вакытта клуб яңа гына газлаштырылган чор. Моңарчы, минем истә – стеналар буйлап шуарлык боз ката иде!
Менә бит, халкыбыз «тырышкан – ташка кадак кагар» дип әйтәме әле?!
Авылда үткән халык җыенында, элеккеге район башлыгыбыз 2017-2018 елларда Илһам Кашаповтан (хәзерге ТРның Белорусиядәге вәкиллеге җитәкчесе) клубка гармун сорадым. Сабантуй бәйрәмендә безгә гармун бүләк иттеләр. Хәзер менә клубыбызда җыелган минем шәхси коллекция күргәзмәсендә 50гә якын гармун бар. Җыя башладым да, кеше күрә дә, уйнап карый. Мин ул моңланучы авылдашларыбызны видеога да төшереп куя башладым. Халык күрә, кызыксына... Үзләре дә, якташлар, гармуннар алып килә башладылар һәм шулай җыелдылар. Һәрберсенең тарихы бар, сугыштан алып кайтылган гармуннар да бар. Шуннан соң үзешчән гармунчылар фестивале дә оештырып җибәрдек, ул республикакүләм булды. Күрше Теләче, Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан да һәвәскәрләр бик теләп катнашты. Профессионалларны катнаштырмадык. Мин үзем төбәкнең күп кенә гармунчылары белән танышмын. Шуңа күрә, профессионалларны чамалыйм.
Данлыклы гармунчы Рамил абый Курамшин исән чагында ук аның хөрмәтенә үткәрелгән фестивальдә лауреат булып кайттык. Әлегесе көнне 3 гармуным белән район сәнгать мәктәбенең күрше авылдагы филиалында балаларны өйрәтәләр.
Төрле авыл клубларында булган бар. Кайбер завклублардан: «Саклап торган бердәнбер гармунны ничек инде бала-чагага уйнап карарга бирик?» – дип зар кылганнарын да ишеткән бар.
«Яткан таш шомармый» ди бит халык, һәм бу – бик дөрес. Иң элек 1-2 гармун ватыла инде, бу хакта шактый абруйлы гармунчылар да әйтә. Әлбәттә, теләсә кемгә гармунны биреп чыгару да дөрес түгел. Мәсәлән: бала-чага сораса, әлбәттә, бирәм, уйнап карасыннар. Әлбәттә, балага гармун бирсәң, ошаса, күңеле тартса, өйрәнә. Ә мөмкин, «юк, миңа бу инструментыгыз кирәкми» дип тә әйтергә...
Хәзер коллекциямдә «Казанская» һәм гади тальян, хромка, баян һәм аккордеоннар урын алган. Барлыгы 7 кешедән торган «Чыты гармунчылары» ансамблебез оешты. Аңа инде 7 ел. Алар арасында – төрле һөнәр ияләре. Гадәттә, һәр бәйрәм ачылышы бездә менә шулай була: сәхнә пәрдәсе ачыла, һәм гармунчылар татар халык көйләрен башкара. Бу күренеш үзе үк бәйрәм кәефе өсти һәм тамашачы күңелен бәйрәмгә рухландыра. Сәхнә костюмнарыбыз юк, шуңа күрә районнан алып кайтып торабыз. Шулай ук һәр бәйрәм тамашабызда «Чыты – Мишә буе» дигән ансамбль катнаша. «Мунча миче» дигән театраль драма коллективыбыз бар. Артистлар составы үзгәреп тора. Вафат булганнары, өлкәннәре дә юк түгел, яшь буында да сәнгать дөньясына тартылуны күрәм.
«Спектакль уйнаганда тракторчыны – сыер савучыга да алмаштырганыбыз да булды»
Менә карыйм, өстәлегездә Мәҗит Шамхаловның «Кайнана» пьесасы ята. Гадәттә, авыл җирендә спектакль куйганда ир-ат «актерлар» дефицит! Кайсының таланты булса да, сәхнәгә чыгарга да оялуы ихтимал. Хәбәрдар булган бар: кайсыбер авыллардан һәвәскәр режиссерлар, язучыларга «күбрәк хатын-кыз рольләре булган, ир-атлар аз булган әсәрләр языгыз әле» дип шалтыраталар, ләбаса. Ә сездә ничегрәк, Миңнур абый?
Авыздан тартып алдыгыз бу сүзне! Әлбәттә, иң беренче чиратта шундый спектакль эзли идек, ир-атлар аз катнашканны. Таныш язучылар белән сөйләшеп, тракторчы героен – сыер савучыга да алмаштырганыбыз булды. Ир-егетләрнең дә спектакльләрдә катнашасы килә ул, ләкин кыюлыклары җитеп бетми! Үзем мин «Микулай», Мөхәммәт ага Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» кинолары эпизодларында да төштем. Кино төшерүчеләргә дә ярдәм итәргә тырыштым. Әлбәттә, кино җиңелрәк! Аны бит үзгәртеп, берничә дубльдан төшереп була! Ә спектакль сәхнәгә чыгып бер уйнала, һәм тамашачы каршында хаталанмаска, каушап калмаска тиеш актер. Халык театрга әкренләп тартыла. Спектакльләрне тамаша кылгач, үзем аста утырдым, җаным сезнең белән сәхнәдә булды, дип килүчеләр дә бар. Әкренләп халык тартыла.
Бер вакыт мәдәният хезмәткәрләренең конференциясендә шундый сүзләр ишеткәнем хәтердә: «Сез – эштән өйгә түгел, өйдән эшкә әйбер ташучылар» дигәнне. Бу фикер белән килешәсездер, мөгаен?
Дөрес, мәдәният тармагы хезмәткәрләре завод-фабрикада эшләми. Берни урларлык юк монда! (көлеп-елмаеп) Өйдән ташыйбыз, әлбәттә, кайберәүләр соранып та йөри халыктан, минем алай итәргә вөҗдан җитми. Принтер өйдән, менә хәзер төслесен дә алып җибәрдем. Ноутбук ватылган иде, ул да өйдән. Вак-төякне санап та тормыйм... Клубтагы әйберләрнең яртысы минеке инде. Мәсәлән, Казаннан пианиноны да хәтта ки сатып алып кайтып куйдым.
Авыл клубында фортепианода уйнаучылар да табыламени?
Юк, әмма әлегә гармун тартырга өйрәнгән авыл бала-чагасы ноталарны өйрәнсә, бәлки, дип. Булмаганга караганда, булуы әйбәтрәк. Аны саткан кешеләр күченәләр иде, очсызга гына алдым.
Хәзер бит хөкүмәт күпсанлы ярдәм программалары булдырып тора, грантлар да гаять күп. Нигә алар аркылы сәхнә костюмнары, башка кирәк-ярак алып карамыйсыз?
– Андый программалар бар. Ләкин катнашканым юк. Шуннан соң, иганәчеләр эзләп, соранып йөрмәсәм дә, табылып тора. Соранып йөри белмим бик.
Инде 5нче тапкыр итекле хоккей оештырабыз. Экипировкасыз, безнең әтиләр уйнап үскән хоккей ул. Республикакүләм ярышка әйләнде хәзер. Былтыр Татарстанның 6 районыннан 7 команда көчләрен сынады. Кукмара районыннан гына да 2 команда килде. Аның чыгымнарын тулысынча үзем күтәрдем: 15 меңнән артык акчам бүләкләүләргә генә китте. Һәм урамда кайнар ризык әзерләнде. Казанда кайнар ашлар пешерелде, бер апа коймаклар кыздырды. Аны бит, оештыргач, кешечә үткәреп җибәрәсе килә! Тик, күпме акча чыгарганымны санамадым! Соңыннан гына исәпләп чыктым. Ләкин, бәйрәм бик нык күңелле үтте!
Хоккей тартмабыз бар. Аны Питрәч районы спорт бүлегеннән мәктәпкә биргәннәр иде. Хәзер менә мин карап торам аны. Сездә уйнаучылар юк, дип алып та китмәкчеләр иде, алып кала алдык. Боз катырмыйбыз, мәшәкате күпкә китә. Янында гына киенү-чишенү будкасы урнаштыруны хәл итмәкчемен әле. Район үзәгендә шундый бер будканы да карап куйдым. Барыбер янәшәдә генә андый урын булса, рәхәтрәк бит. Бер 3 командага җитәрлек талдан, америка өрәңгесеннән ясалган клюшкалар бар. Төп экипировкабыз: башта – бүрек, аякта – итек! Менә шулай бездә! Кемнәрдер ностальгиягә дә бирелә әле бу күренешне күргәч.
Авылга эстрада артистлары киләме?
Тамашалар залыгыз да чагыштырмача иркен генә, клубта уңайлы шартлар да булдырылган. Эстрада җырчылары концертлары белән киләләрме? Авыл тамашачысының эстрада йолдызлары концертларына да ихтыяҗы бардыр, мөгаен?
Әйе, гомумән, район, авыл Казанга якын булгач, киләләр. Нинди җырчы, нинди концерт икәненә карап йөри халык. Эстрада концерт белән еш килә башласа, йөрүче булмаячак. Авыл халкы һәр атна саен 500 сум түләп концертка йөри алмый. Аның матди хәле андыйга җитмәячәк! Берәрсе үлсә дә, берәүләрнең туе гөрләсә дә – ярты авыл халкы бер-берсенә туган, шунда булачаклар. Туйга, мәҗлескә киткәннәрнең күршеләре дә килә алмый әле ул... Күршесенең хайваннарын, малларын карап калалар.
Ринат Рәхмәтуллин, Фирдүс Тямаевлар, хәтсез филармония җырчылары һ.б. килгәннәре бар. Залыбыз 200 урынлык иде, хәзер 150 тамашачыны сыйдыра. Ремонт вакытында залның берникадәрен бүлеп алдык та, театр реквизитларын сакларга мәйданчык хасил булды.
«Яшьләр киләләр һәм бер-берсе белән телефоннан язышып-аралашып утыралар...»
Әле кайчан гына авыл клубларында музыка акырту җитә иде дә, яшьләр җыелып сыра чөмереп, көнбагыш кабыгы белән идәнне чүпләп утырыр иде. Бүгенге көндә авылда дискотекалар үтәме ул һәм ничек?
– Яшьләр килә... Әлбәттә, хәзер модага тематик форматтагы дискотекалар керде. Көнбагыш ашап, сыра эчеп утыручы яшьләр бетте. Хәзер яшьләр килә һәм бер-берсе белән телефоннан язышып-аралашып утыра… Ә бүгенге яшьләр үзләре сорый дискотека, үзләре клубка җылынырга гына кереп утыра... Кызыксындыру кыен. Элек бит әле дискотекалар берзаман түләүле булды. Ничек инде түләүле итеп куеп була? Яшьләр болай да бик сирәк килә.
Ә менә ретро-дискотекалар киресенчә, бик күңелле үтә. Узган гасырның 80нче, 90нчы һәм 2000 елларның атрибутикаларын фойега урнаштырып үткәрдек. Бөтенләй икенче атмосфера!
«Волонтерлык – күңел халәте!»
Махсус хәрби операция башлангач та, районнан гуманитар йөк җыю турында игълан булды. Мин исә уйладым да, бу игелекле эшне башкарырга барлык мөмкинлек – җылы мәдәният йорты бинасы, үземнең авыл халкы алдында хөрмәтем бар, дигән фикергә килдем. Интернетта авыл төркеме бар, шунда игъланны куйдым. Шуннан башланды инде. Әлбәттә, халык белән аңлашып эшләү бу очракта да мөһим. Кемнәрдер бит ярдәмнәрен клубка күтәреп алып килә алмый, өйдән чыга алмаучылар да бар. Кемдер, телефон аша күчерә алмыйм, ди. Өйләреннән дә барып алдым. Кайберәүләр азык-төлек, кирәк-яраклар белән дә үз өлешләрен керттеләр. Бу бит инде – безнең дәвергә, безнең ил халкына килгән бер сынау! Берләшү мөһим!
Авыл советы бинасына да, монда да җыйдык. Бөтен ашамлыкларны, суларны яхшылап төреп, «Чыты авылы халкыннан» һәм үземнең «Питрәч, алга! Чыты яши!» дигән девизлар язылган кәгазьләрне тартмаларга ябыштырып җибәреп торабыз.
Безнең җирлектән 3 яугир МХО зонасында. Бер якташ егетебез генератор сораган иде. Туганнары да кушылды, авыл халкы да дәррәү тотынып, кирәкле сумманы җыя алдык. Шуннан соң, алга таба ул машина да сорады. Ул үтенечен дә булдыра алдык. Бер танышым бар иде районнан. Аның яугирләргә машина җибәрү теләге булды. Фура белән белән район үзәгеннән ярдәм илткәндә дә иң күп ярдәм ярдәм җибәрү лидерлары сафында да без.
Хәрбиләребезгә тагы ниләр җибәрәсез?
Озак яна торган, җилдә, яңгырда сүнми торган, өстәвенә, 10 минут яна торган шырпылар ясыйбыз. Сатып ала башласаң, алар бик кыйммәткә төшә, военторгларда гына сатыла. Ә ясаганда, әллә ни чыгымнар да сорый торган эш түгел. Спажкалар, гади кәгазь салфетка, шәм һәм кәтүк кирәк аларны эшләр өчен. Спажкага салфетканы нык итеп чорнап, өстеннән кәтүк белән урыйбыз да, шәмне эретеп агызабыз. Яндырып җибәрер өчен 3 шырпы бәйлибез. Бу 3 шырпы янган кебек була бит инде.
Яугирләребез әйтүенчә, безнең авылдан гына махсус тегелгән, бик тә уңайлы булган мендәрләр җибәрелә. Аларның размеры 30х30. Нигә шундый бәләкәй? Адәм баласы кайда гына булмасын, йокламыйча тора алмый. Зур мендәрләр уңайлы түгел, солдатларыбыз төрле җирдә йоклый бит. Каз йоныннан булса, мендәр – юешләнсә – бетте, дигән сүз! Шуңа күрә дә, синтепоннан эшләп, 300дән артык мендәрләр җибәрдек яу кырына. Бөтен эшне башлаганда да, күпчелек халык, бар нәрсә акчага барып тоташа, дип фикерли. Ә мисал итеп әйтәм: синтепон йомшак уенчыклар эчендә дә бар! Бер мебель фабрикасы бушлай бирде синтепон, халык та китерә хәтта өр-яңа юрган, матрасларын. Аларның да эчләреннән алабыз аны. Күлмәк тегүче кызыбыз да ярдәм итте, шуннан соң әбиләр дә сандыкларыннан төрле чүпрәкләрен, материяләрен китерә башлады. Бер тегү машинкасын өйдән алып килдем, икенчесен – клуб музееннан. Үлчәп, кисеп, тутырып, тегеп торучылар да бар.
Окоп шәмнәре дә ясыйбыз. Аны ясауга куертылган сөт банкалары бик яхшы! Маскировкалар үрүгә тотынмадык әле.
Авылда оештырган волонтерлар төркемемдә «уң кулым» булып торган апаларыбыз бар – Миләүшә Шәйхетдинова, Гөлфинә Фәйзрахманова, Миләүшә Зиннәтуллина, кызы белән Рәйлә Зыятдинова, Клара Мөхәммәтгалиева, хезмәттәшем Ләйлә Фатыйхова, килендәшләр Нәфисә һәм Фирдәүсә Кәримовалар һәм, әлбәттә, хатыным, сеңелекәш тә булышкалады.
Ватанпәрвәр, авыл җанлы кеше буларак, минем өчен волонтерлык – күңел халәте! Кемдер волонтер эшчәнлеген бушлай хезмәт тә дип кабул итә. Матди яктан керем булмаса да, эшләгәнне күреп торалар. Мең шөкер. Мәсәлән, ТР Десантчылар берлеге «Россия патриоты» медале белән бүләкләде…
***
Интервьюны әзерләгәндә, Миңнур Хәмит улының хезмәтенә тагы бер бәһа бирүләре турында хәбәр килеп иреште. «Чыты авыл мәдәният йорты директоры, блогер һәм волонтер Миңнур Шәмсетдинов «Шәфкать» алтын медале белән бүләкләнде. Аны «Европа – Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, тынычлык мәдәнияте Институты (ЮНЕСКО) ректоры, ФВМ тынычлык Илчесе, академик Энгель Таһиров тапшырган, дип яза Эльза Кузнецова «Татар-информ» сайтында.
***
Чытыда күпме кеше яши?
Хәзер гаиләм белән гомер итәм. Хатыным Ольга – район редакциясенең баш мөхәррире. Әти-әнием белән бергә яшибез. 3 балабыз бар.
Авылда 500дән артык кеше яши, 300гә якын хуҗалык бар. Пропискада гына булучылар да бар, шуңа күрә чама белән генә әйтәм. Читтән килеп төпләнүчеләр сирәк. Бераз дачниклар бар.
Кайнана белән килен булган йортта тавыш-гауга чыга, дип әйтеп әйтергә яратабыз. Кухняда да 2 хуҗабикә булуы үз тәэсирен ясый, дип санала. «Савыт-саба шалтырап» торамы, яки ничек сездә?
Аллаһка шөкер, дус яшиләр. Хатыннан да сорашалар бу хакта. Ольгамнан «авылда яшәү кыен түгелме?» сораган да булганнар, ә ул ни турында сүз барганын да аңламаган да! Чөнки уйланганы булмагач. Ул, авылдагы яшәеш шартлары хакында сүз барган, дип уйлаган... Әни – гомер буена авыл советында эшләде. Әти – ишетмәүче, чукрак кеше. Әни, гомумән, һәрвакыт һәр мәсьәләдә тормыш иптәшемне яклый. Бергә, тату яшибез. Иртүк хатын да, мин дә эшкә чыгып китәбез, ә кайтуыбызга өйдә ашарга пешкән, әни каршы алып тора!
Ярый, Миннур абый, исәнлектә яшәргә язсын!