Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Ниһаять!»: Зәлилә – Рузилә Бәдретдинованың Ваһапов фонды белән судлашуы төгәлләнгән

0

Элек Рәшит Ваһапов фондында Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова озак еллар фонд белән судлашып йөргән иде. Шушы көннәрдә әлеге суд процессларына нокта куелган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

«Кемнәр белә, мине яхшы аңлар. Бу хәлләрне белмәгән кеше исә беркайчан да аңламаячак. Нәрсә булды – шул булды. Нәрсә булачак – шул булачак. Киләчәкне без беребез дә белми. Ә үткәнннәрне үзгәртү мөмкин түгел.

Мин – ирекле. Ниһаять, дип кенә әйтәсе кала. Мин моны бик күптән һәм озак көттем. Бу вакытларда минем янәшәмдә булганнарга рәхмәт. Бүген барысы да хәл ителде», – дип язды ул.

Рузилә Ваһапов фондында 2019 елның июлендә эшли башлады. 2020 ел ахырына продюсеры белән мөнәсәбәтләре кискенләшүе хакында хәбәр итте. Моның сәбәпләре турында Рузилә «Интертат»ка да сөйләгән иде.

Җырчы инде 2021 елдан бирле суд юлларын таптады. Түбән Новгородта теркәлгән «Актук» ширкәте (оештыручысы, директоры Рифат Фәттахов), җырчы гамәлләре – килешүне бозу аркасында югалткан керемнәрен кайтару өчен Рузилә Бәдретдиновадан 500 мең сум акча таләп иткән иде. Рузилә Бәдретдинова судта килешүдән баш тартырга теләвен, ул төзелгәндә үзенә 18 генә яшь булуын, килешүнең талау характерында булуын аңламавын әйткән. Әмма аппеляциядә җырчыга салынган штраф суммасы кимеде генә – 100 мең сумга төште. Соңгы суд карарының нинди булганы хакында Рузилә Бәдретдинова хәбәр итмәгән.

  • Зәлилә — Ваһапов фондыннан киткән өченче җырчы: «Фәттаховның кем икәнен белмәгәнмен»
  • Элек Ваһапов фондында эшләгән Рузилә Бәдретдинова: «Ә нинди акчага яшәргә?»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова назвала говном мячи на турнире в Абу-Даби






Пожар в здании бывшего электрозавода в Москве полностью ликвидирован

Соболезнование ЦК КПРФ в связи с кончиной Михаила Ивановича Давыдова

Камин взорвался в квартире в Москве, пострадала женщина

В Москве скоро состоится первое «Интервидение»: подробности о конкурсе