Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Махсус операциядә ишәкләрне дә эшкә җиккәннәр: «Кеше югалтканчы, ишәк югалту яхшырак»

0

Телеграм-каналларда махсус операция зонасындагы ишәк фотолары чыкты. Моны башта фейк дип тә яздылар, әмма ишәкләрне эшкә җигү дөрес булып чыкты. Бу хакта военкор Александр Гармаев та мәгълүмат бирде. Бер сугышчы: «Безгә ишәк бирделәр, ул тәэмин итү взводында. Ул беренче линиягә боекомплект ташый. Без тылга чыккач бирделәр», – дип сөйли. Ул ишәкне алгы сызыкка корал, сугыш кирәк-яраклары, башка әйберләр ташу өчен кулланылганын аңлата.

Дәүләт Думасы депутаты, генерал-лейтенант Виктор Соболев «Газета.ру»га бу хакта аңлатма биргән. Соболев әйтүенчә, махсус операциядәгеләр йөк ташу белән кыенлыклар кичерә. «Мондый шартларда йөк ташу өчен хайваннарны куллану бер дә гаҗәп түгел», – дигән ул. Моннан тыш, ишәкләрне куллануның башка уңай ягы да бар дигән. «Ике кешене югалтканчы, ишәк югалту яхшырак» , — дип белдергән генерал.

«Безнең солдатларның гомерләрен саклый торган теләсә нинди чара әйбәт. Ишәк икән – димәк, ишәк», – дигән ул. Соболев дроннарның беренче чиратта алгы сызыкка корал, сугышчылар, азык-төлек илтә торган транспортны аулавын әйткән. Шулай ук ишәкләр транспортка йөрү кыен булган урында (агачлык, тау-ташлы урыннар) кулланылырга мөмкин икәнен әйткән. «Җиңүгә ишәкләр дә булышсын. Анда этләр дә, песиләр дә эшли – алар солдатларга тычканнарга каршы көрәшергә ярдәм итә», – дигән ул.

Соболев ​​Бөек Ватан сугышында да хайваннарның хәрби максатларда кулланылганын искә төшерде. «Этләрне файдаландылар, (...) аларга 2 мина беркетәлэр иде, һәм алар ул миналарны кирәкле урынга алып бара иде» , – дигән ул.

Чечен сугышы вакытында да ишәкләрне йөк ташу максатыннан эшкә җиктеләр. Таулы, урманлы зонада транспорт белән йөрүгә караганда ишәк куллану күпкә уңайрак икәне ачыкланды.

Күптән түгел махсус операция зонасында атта барган якут сугышчылары видеосы да чыкты. Комментарийларда моны махсус операциядә транспорт җитмәү белән дә аңлаталар, «болай уңайрак – минага эләксә, кешенең түгел, атның аягы бетә» дип, уңай ягын да күрсәтәләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Оже-Альяссим обратился к фанатам после снятия с турнира ATP-500 в Роттердаме






После пожара на востоке Москвы за медицинской помощью обратились 16 человек

Тульский опыт использования нейросети в медицине представили на Всероссийской конференции

«Обтрёпыш». Васильеву ответили на слова о «затрапезных и уродливых» русских

Шестилетняя девочка погибла, упав с 9 этажа в Новой Москве