Эльмира Кәлимуллина, бәләкәй улын калдырып, эшкә баруы турында: «Елый-елый....»
Бүген Мәскәүдә «Татар җыры» фестивале уза. Шул уңайдан җырчыларның күбесе Мәскәүгә юл тотты. Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина да башкалага очкан. Ул бәләкәй улы Мурад белән аерылу мизгелләре турында сөйли.
«Бүген киткәндә Мурад шундый елады! Мин китмәсен өчен ул ишекне кыйнап торды, күз алдына китерәсезме. «Әни, китмә. Әни, китмә», – ди. Беренче тапкыр баланы калдырып эшкә киткәнем искә төште. Мин елый-елый барган идем. Беләсезме, берни дә үзгәрми икән, шулай ук елыйсың, тик эчтән генә. Шулай ук борчыласың. Мин аны шундый аңлыйм. Мин үзем дә әни эшкә киткәнне яратмый идем», – дип сөйли ул аэропортка барганда.