Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишка белән дуэт яздырамы?
«Кайчан Тәтишка (Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира) белән дуэт яздырасыз?» – дип безгә иң еш бирелә торган сорау. Шулай сорый торгач, үзенең дә җырчы буласы килә башлады бугай. Дуэт яздырыйкмы соң?» – дип, язылучыларына мөрәҗәгать иткән Ришат Фазлыйәхмәтов.
«Сез генә калмагыз инде», – дип, аларны хуплап та куйганнар.
«Иң дөрес сорау: кайчан бәби алып кайтасыз?» – дигән комментарий да бар.