Бәхәстә оттырган Зөлфәт Зиннуров өстәлгә менеп биегән
Зөлфәт Зиннуровның дусты мунчасына әстәл ясатып кайтарган. Өстәлне мунчага керткәндә бер проблема килеп чыккан – ничек тә ишектән керми, сыймый икән. Ир-атлар булдыра алмагач, эшкә бер төркем хатын-кыз алынган, бәхәскә кергәннәр. Өстәл керсә – Зөлфәт Зиннуров барысына да 1 мең сум акча күчерә һәм өстәлгә басып бии.
Озак вакыт кына тырышкач, төрлечә кертеп карагач, кызлар барыбер уңышка ирешә. Зөлфәт Зиннуров сүзендә тора.