Җырчы Ләйсән Сөнәгатова хастаханәдә «шабашка» тапкан
Танылган алып баручының тормыш иптәше, җырчы Ләйсән Сөнәгатова хастаханәдә булуы турында хәбәр иткән идек.
«Табиблар вакытында килмәгән өчен ачуланды. Вакытында килсәм, кисеп аталар иде дә, эше беткән була иде. Ә хәзер алай ярамый. 7 көн авыртудан интектем. Минем кебек булмагыз, дөрес диагноз куюларын сорагыз. Миңа 5нче хастаханәдә дөрес диагноз куймадылар, гинекологиягә җибәрделәр. Нәтиҗәдә, кинәт тән температурасы күтәрелде, һәм мин ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктына киттем. Диагноз аппендицит белән бәйле булып чыкты», – дип хәбәр иткән иде ул.
Ул хастаханәдән язылучылары белән элемтәгә чыгып тора, яхшы теләкләре һәм аның белән кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерә. Бу юлы ул анда үзегә шөгыль табуы турында хәбәр итә. Ул палатадашлары белән марлядан тампоннар ясый башлаган.
«Тик кенә ятмыйбыз, файдалы эш белән мавыгабыз. Шәфкать туташларына ярдәм итәбез», – ди ул кул эшен күрсәтеп.