Руслан Кираметдинов турында элеккеге хатыны Ильмира: «Иртәнге сәгать 6да җырлар җибәрә»
Блогер Олеся Лесная, хайп үзәгендә булган Ильмира Нәгыймованың концертында сәхнә артын күрсәтәм, дип белдерә социаль челтәрдәге видеода. Шулай ук ул, җырчы фотоларда «сөйгәнем» дип күрсәткән ир-ат кулын фойеда тамашачылар арасында эзләп йөри.
О.Л.: Ни өчен «Пирамида»? Сине дә «УНИКС» яратмыймы әллә?
И.Н.: «Пирамида»да 1 көн буш булды, кемдер концертын кичектергән ахры. «УНИКС»та гел урын юк.
О.Л.: «Пирамида»да кыйммәтрәк… Әмма без моны «күтәрә алабыз» дисеңме?
И.Н.: Әйе, кыйммәтрәк. Аллаһка шөкер, шулай.
О.Л.: Бу концертның сценарист-режиссеры Гөлназ Сәфәрова иде. Аның белән эшләү ошадымы? Күп аламы?
И.Н.: Ошады. Миңа ташлама ясады, шуңа күрә әйтмим. Болай – бик бәя.
О.Л.: Ильмира, син авыл кызы бит инде, кайтып йөргәнеңне күрсәтмисең…
И.Н.: Дөресен әйткәндә, авылга бик еш кайтмыйм, әти-әни үзе килә.
О.Л.: Шундый гайбәт йөри – син Руслан белән бер-берегез булган концертларда чыгыш ясамыйсыз икән...
И.Н.: «Татар җыры»нда ясадык бит. «Тәмле көрәш» тапшыруына «Руслан белән чакырабыз» дигәннәр иде. Руслан ризалашмаган. Аның мине күрәсе килми, ә миңа – барыбер. Ул – балаларның әтисе. Мин аның белән аралашмыйм. Монда йөрсә дә, әллә ни түгел...
О.Л.: Руслан язгалыймы сиңа?
И.Н.: Иртәнге сәгать 6да җырлар җибәрә. «Елама, ярсыма, син үзең гаепле барысына». Хисләнә дә җибәрәдер инде. Мин әле сәгать 12дә генә торам.