Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Биектау фермерының йорты янып беткән: «Һаман шул якка карап, күңел тула...»

0

«Мондый хәлләр күрермен дип, башыма да килми иде», – дип көрсенеп куйды Лилия апа.

Без шул йортта инде 33 ел яшибез, аның агач ягы – әтиләрдән калган, 100 квадрат метрлы яңа кирпеч янкормасын 2014 елда гына салган идек әле.

Өйгә керү ягында – верандада электр чыбыгында кыска ялганыш булган. Өр-яңа юан кабельлар, бөтенесе алмаштырылган иде. Мәңге уйламадык, ун минут эчендә камап алды ул. Бөтен нәрсә пластик, МДФ бит, шулай тышланган, өй эчләре дә обойлы, ут тиз таралды.

Фото: © Лилия Закированың шәхси архивыннан

Без Казанга сөт ташып йөрибез бит, шуннан кайтып, 15 минут узып, ашарга җылытып, чәй эчәргә утырган идек кенә. Ике тапкыр пробка атты, утлар сүнеп, чыбыктан ут чыгып, яна да башлады. Беренче булып ирем күреп алды. Сулар сибеп, үзебезчә сүндереп карадык – булмады. Тизрәк документларны алып чыктык, хайваннарны коткардык. Өйгә ике тапкыр кердем, мунчага кереп, кияүләргә шланга суздым, чиләкләп тә су биреп тордым. Башка да килмәде янып бетәр дип, бетә, сүндерәбез дип уйлаган идек.

Янгын сүндерүчеләргә дә шалтыраттык, Биектаудан килеп, эшкә тотынганчы, шул ярты сәгатьләп үткәндер, аларны гаеп итеп булмый, анда берничек тә ярдәм итәрлек түгел иде. Ут күчмәсен дип, ике як күршене сакладылар. Авыл җирлеге башлыгы да шунда ук менде, - диде Лилия апа.

Фото: © Лилия Закированың шәхси архивыннан

«Бернәрсәне алып чыга алмадык»

Сарайлары, каралты-курасы, өч эчендәге мунчасы тулаем янып бетсә дә, мал-туарлары исән-сау калуына шөкер итә алар. Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр Закировлар терлекләренә сыеныр урын табуына сөенә.

Бөтен әйбер янды, бернәрсәне алып чыга алмадык. Өстәге киемнәр белән калдык. Кулда тоткан бер кочак киемнәрне дә, ис сеңмәсен дип, залның түренә кертеп куйган идем, ишеген ябып чыктым. Баш та эшләп бетерә торган түгел андый хәлдә. Кем уйлаган инде аны?! Ул көнне иртәдән эч пошты, бөтен нәрсә кирегә килеп торды инде…

Фото: © Лилия Закированың шәхси архивыннан

Алты баш бозауны күршеләргә керттек. Ун баш сыер күрше фермер егете ихатасында тора. Аларны шунда урамда, салкында өйдән генераторларны алып чыгып савабыз. Саву аппаратларын саклап калырга өлгердек, шөкер. Рәхмәт Илнурга, ашатып-эчертеп тора инде ул аларны, – дип рәхмәтләр укый Лилия апа.

Фото: © Лилия Закированың шәхси архивыннан

Ул фермерлык белән 2018 елдан шөгыльләнүләрен әйтте.

Гомер буе хайваннар асрадык, сыер беткәне юк безнең нигездә. Мин килен булып төшкәндә, әниләрнең сыерлары бар иде, мин килгәнгә 33 ел хәзер, үземнең туган йортта да гомере буе хайван карады әни.

Мин колхозда 15 ел сыер саудым, аннары колхозлар беткәч, пенсия стажлары өзелмәсен дип, ачтырган идем, - ди ул.

Ринат абый белән Лилия апа дүрт бала тәрбияләп үстергән. Өч кызлары кияүдә, төпчек малайлары 7 нче класста. Ринат абыйның тумыштан авыру бертуган апасы да алар белән тора.

Фото: © Лилия Закированың шәхси архивыннан

«Һаман шул якка карап, күңел тула...»

Авыр сынау киләсе булган, күрәчәк булгандыр дибез инде инде, без күрәсен кеше күрмәс, дип нәтиҗә ясадык. Сыерларыбыз бар, шуңа юнабыз, Аллаһка шөкер, үзебез, балаларыбыз исән-сау. Алар атна саен җыелалар иде бит. Алты оныгыбыз бар. Әле дә ярый, бөтенебез өйдә булып, алар килгән вакыт булмады.

Елап утырып кына эш бармый инде хәзер. Әлегә каршыдагы күрше егетендә торабыз. Аның әти-әнисе үлде, әнисен дә без караштык, кереп-чыгып йөри идек, урын өстендә иде, ул былтыр гына үлде. Кеше өенә ияләнеп булмый әле. Беренче көнне монда кунасы да килмәде, апайларга менеп киттек, алар да шушы авылда тора.

Алга таба шушы нигездә өй төзергә уйлыйбыз. Беркая китәсе килми, иремнең, балаларымның туган нигезе бит ул. Хатирәләрне яңартып утырабыз инде. Һаман шул якка карап, күңел тула…

Рәхмәт авыл халкына. Өченче көн, кичә көне буе шунда булдылар. Бөтен авыл килеп җыештырды: сүттеләр, оешмалар машиналар биреп, әйберләрне төяделәр, кичә чүпне көне буе полигонга чыгардылар.

Ирем белән бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Апай белән җизни дә бик булыша, ярдәмгә килгән егетләрне ашата-эчертәләр, җизни дә документлар артыннан белешеп йөри, безнең әле баш та эшләп бетерми. Алар чабып йөри инде.

Фото: ©

Арты хәерле булсын, башка бәлалар күрергә язмасын, - дигән теләктә калды Лилия апа.

«Коркачыкта су проблемасы»

Бертуган сеңлесе өчен Әлфия апаның да үзәге өзелә. Аларга шундый зур сынау килүенә борчылуы белән уртаклашты ул. Башланган вакытында ук шунда идем, белүгә тизрәк төштем. Хайваннарын гына коткара алдык шул, бүтән бернәрсәне алып чыга алмадык. Ут бөтен өйне бик тиз чорнап алды. Су булмады авылда, су булса, алай булмый иде ул. Суның бернинди напоры булганы юк бит. Унбиш елдан бирле авылга су сорыйм. Безнең монда Коркачыкта су проблемасы. Җәйләр буе сусыз тилмерәбез без. Авылның ярты ягына торбаларны суздылар да су кертәбез дип, имеш, бөтен башнялары белән бергә проектка 60 млн сум акча кирәк булган. Шундый азапланып алып барган тормышка өстәмә михнәт авырлык булды инде бу. Гомер буе иза чигеп яшәде инде. Соңгы биш-алты елда аларның тормышлары аеруча авыр булды. Аның кадәр сыер асраганга, зур сарайлар салганга карап, хөкүмәт ярдәмен күрмәделәр, бернинди грантлар да отканнары юк. Элек-электән авыр булды инде тормышлары, дүрт балалары бар бит инде. Йортларының электр чыбыклары да иске түгел иде бит, югыйсә, ун ел элек кенә алмаштырылган иде. Ярый, җил булмады, күршеләргә ут капмады. Ике көн җыештырдык, фундаментын куптара да алмадылар, бик нык салынган булган, тракторлар гына ала алмады. Ә яңа йорт салырга барыбер башка фундамент кирәк булачак, - диде Әлфия Хәйруллина.

Без дә, әлбәттә, нәкъ шундый теләктә. Закировлар җәй көне йорт күтәрергә уйлый. Янгын кичергәннәргә ярдәм итү саваплы гамәл булуын истә тотып, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышсак иде. Аларга бүген һәр тиене кадерле. Изгелек җирдә ятмас дигән мәкаль бар бит. Хәлле, мәрхәмәтле кешеләр бу дөньяда аз түгелдер дигән өметтә калыйк.

Реквизитлар түбәндәге фотода:

Фото: ©

(Бу видеода Россиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган Meta ширкәтенә кергән социаль челтәр логотибы бар).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Обидчица Елены Рыбакиной взяла титул и удивила поступком после триумфа. Фото






Пожар в кафе в парке «Сокольники» ликвидировали

Депутаты предложили наделить власти Москвы и Петербурга правом штрафовать за парковку на местах для инвалидов

Учитель информатики из Пермского края стал призёром Всероссийской премии «Знание.Лектор»

Норвежский эксперт оценил шансы Большунова на победу в международной гонке в Италии