Тәһарәт намазын кайчан укырга кирәк?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында тәһарәт намазын уку турында аңлаталар.
Тәһарәт намазын кайчан укырга кирәк?
Тәһарәт алып бетергәч тә (тәндәге су кипкәнче), мәкруһ вакытка туры килмәсә укыла һәм 2 рәкәгатьтән тора.
Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кайсыгыз иң мөкәммәл рәвештә тәһарәт алып, шуннан соң 2 рәкәгать намаз кылса һәм моны зур ихласлык белән эшләсә, шул кеше, һичшиксез, җәннәткә лаек була» (имам Мөслим).