Ләйлә Галиевадан яңа клип: ак, кара күлмәкләр, яңгыр һәм муенга ябыштырган чәч
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиеваның «Карлы яңгыр» җырына клибы чыкты. Аны автор-башкаручы Гүзәлия үз командасы белән төшергән.
«Әлеге җырымны бик ошаттыгыз, дусларым. Клибын да яратып кабул итәрсез, дип ышанам», – дип яза Ләйлә Галиева.
Клипта шунысы игътибарга лаек: җырчы ак һәм кара күлмәкләрдән генә җырлый, «яңгыр» астында төшерелгән мизгелләр бар. Шулай ук үзенчәлекле прическасы игътибарны җәлеп итә.
Яңа җырның сүзләрен Алинә Хисамиева, ә көен Гүзәлия язган.