«Кирәкми яшьле күзләр»: Гүзәл Уразовадан яңа җыр
«Тормышны яратып яшәгәндә генә ул да сине ярата! Барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз», – дип, Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа җырын тәкъдим итә.
«Сөеп яшәргә тырыш» җырының сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Рамил Әсхәдуллин иҗат иткән.
«Кирәкми яшьле күзләр,
Җылытмый бозлы сүзләр.
Яратсын, дисәң, тормыш –
Сөеп яшәргә тырыш...»