«Әтисенең гастрольдән кайтканын көтә»: Алия-Ришат Төхвәтуллиннарның уллары тәпи китмәкче
Алия Карачурина һәм Ришат Төхвәтуллиннарның уллары Алимга 10 ай булган. Алия социаль челтәрләрдә, сөенеп, сабыйның һөнәрләре көннән-көн артуы, инде тәпи китәр исәбе дә булуы турында яза.
Улыбызга 10 ай. Алимның инде үз режимы бар. 21.00-23.00 сәгатьләр арасында йокларга ята. Төнлә ике сәгать саен ашарга сорап уяна. Иртәнге тугызда тора. Көндез йоклап ала, ләкин ике сәгать йоклаганы бик сирәк. Кичке бишләрдә ятып алырга мөмкин. Әлеге йокысы булмаса, тугызга кадәр көчкә түздерәбез. Күкрәк сөте, боткалар, гомуми өстәлдән ризыклар ашый. Чәйнәргә тырышса да, әлегә зур кисәкле ризыклар бирмим. Болай бөтен ризыкларны да яратып ашый. 3 айлык вакытында, мин кура җиләге ашагач, Алимга аллегрия булган иде. Шуңа кура җиләге бирергә куркам.
Дүрт тешебез бар, тагын икесе чыгарга җыена. «Ку-ку» уйнарга ярата, йокы бүлмәсенә үрмәләп кереп кача да, үзен эзләп кереп, «ку-ку» дигәннәрен көтә.
Утырган җиреннән торып, 20-30 секунд тирәсе басып тора ала. Кулыннан тотсак, йөри. Тәпи китәр өчен әтисенең гастрольләрдән кайтуын көтә, күрәсең.
Машиналар белән уйный, аларны идәндә, җиһазлар буйлап йөртә. Туп уйнарга ярата. Пульт – иң яраткан уенчыгы. Кайсы пультның нәрсәдән икәнлеген, кайсы якка юнәлтергә икәнлеген яхшы белә.
Һәр уңышына сөенә һәм кулын чәбәкли. Бөтен таныган кешеләре белән кулын күтәреп исәнләшә. Ә без бу вакытта «сәлам» дип кычкырабыз, – дип, баланың һөнәрләре турында бик яратып язган яшь әни.