Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Бәхеттә, шатлыкта» җыры тирәсендә гауга чыгарга тора

0

Күптән түгел генә, элек «Ялла»ансамбле репертуарында булган «Бәхеттә, шатлыкта» җырын Ришат Төхвәтуллин белән Марат Яруллин яздырып чыгарган иде. Алар бу җырны «Корпоратив» фильмында да башкардылар.

Ике көдрәш дуэтына хәтле җырны, авторыннан рөхсәт сорап, яшь җырчы Айваз Идиятуллин да башкарган булган икән. Ул хәзер җырның көй авторы Наил Шәймәрдановны гаделсезлектә гаепли. Бу хакта Айваз социаль челтәрләрдә язды.

2024 елның 30 маенда әлеге җырны башкару идеясе килде һәм мин аны яңа аранжировкада Наил Шәймәрдановка җибәрдем. Наил Шәймәрданов башта җыр буенча үзенең фикерен әйтте, хаталарымны күрсәтте. Әлеге җырны Ришат Төхвәтуллин да яздырырга җыенуы турында әйтте. Бу сүзләрдән соң мин: «Ярар, алайса, мин яздырмыйм», - дидем. Ләкин ул барыбер рөхсәт бирде, Ришатка игътибар итмәскә кушты.

Барысы да әйбәт иде. Әмма 2025 елның 9 февралендә миңа менә шундый эчтәлектәге хат килде, - дип сөйли Айваз.

Бу урында җырчы сторисларында Наил Шәймәрданов белән язышкан хатларын күрсәтә. Көй авторы Айвазга җырны тиз арада музыкаль мәйданчыклардан алып куярга куша. Җырны сатып җибәрүен әйтә.

«Ничек шулай булды соң ул? Алдан рөхсәт итәсез, хәзер алып куярга кушасыз? Мин аңа акча түктем бит, анысын ничек кайтарыйм хәзер?» – дип сорый Айваз композитордан.

«Тугыз ай кулландың бит, җитте! Син ул акчаны миңа түктеңмени? Мин бит сине көчләмәдем җырларга. Просто син авторлык хокукларын бозасың. Документ булырга тиеш кулда. Сиңа моның өчен штраф салырга мөмкиннәр, белеп тор», – дип, шактый усал тонда җавап кайтара аңа Наил Шәймәрданов.

Бу урында Айвазның «Бәхеттә, шатлыкта» җыры өчен көй авторына акча түләгәнме, юкмы икәнлеге аңлашылып бетми. Ул үзе «акча түктем», ди. Автор исә «син аны миңа түктеңмени?» дип каршы килә. Айваз җырны кулланган өчен акча түләгәнме, әллә инде композитор аны яшь артистка вакытлыча гына җырлап торырга рөхсәт иткәнме? Айваз студиядә яздыру, аранжировка өчен түләве турында гына әйтәме.

Шундый күңелсез нотада тәмамланган аралашудан соң, Айваз җырның сүз авторы белән дә элемтәгә кергән.

Әле җырны башкарырга рөхсәт сораган вакытта ук Наил Шәймәрданов Айвазга сүз авторына шалтыратып тормаска киңәш иткән булган. «Сүзләр авторы каршы килә. Күп кешеләр сорады бу җырны. Сүз авторы бик зур акчалар сорый, син аны күтәрә алмаячаксың. Мин сиңа рөхсәт бирәм», - дип, Айвазны кире күндерә ул аудиохәбәрләр белән.

Барысын да ачыклый башлагач, Наил Шәймәрдановның җырны артистларга бирү-бирмәү мәсьәләсен сүзләр авторы Нәзирә Яппарова белән бөтенләй килештереп тормаганлыгы ачыкланган.

Наил Әхмәтович, музыканы сата ала. Әмма аның җырның сүзләрен сатарга хакы юк. Ул җырның музыкаль өлеше авторы гына», – дип яза Айвазга Нәзирә Яппарова. – Аудиодагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Минем Наил Әхмәтовичтан да, башка артистлардан да зур күләмдәге акчалар сораганым юк. Бәлки, Наил Әхмәтович «неисключительная лицензия»не күздә тотып әйткәндер. (ред.: әлеге рөхсәт авторга продуктны башка кешеләргә дә сату мөмкинлеген бирә). Анысы инде бөтенләй башка мәсьәлә, - ди җырның сүз авторы.

Җыр бүлешүләр, сүз авторы һәм композитор арасындагы аңалшылмаучанлыклар, татар эстрадасында гел булып тора. Монысы ничегрәк тәмамланыр?

Моңа охшаш ситуация турында биредә язган идек:

  • «Сүзләре бер, көе генә икенче» – Татар эстрадасында тагын җыр гаугасы



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в первом круге турнира WTA-1000 в Дохе






Депутат Леонов предложил обязать частные клиники передавать данные об абортах

«Москва слезам не верит»: фильм, снятый 45 лет назад, актуален и сейчас

Песков: память о Победе и заслуженная кара для нацистов очень важны для России

«Они не соображали, что делают. Прыгали двумя ногам в спину, в голову». Акинфеев — о драке с китайцами