Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Балалар тренеры Станислав Рябов: «Җиңелүләрдән башланган карьера уңышлырак була»

0

Тормыш шулай корылган - без, ата-аналарга балаларыбыз йөргән яңа сукмаклар буйлап атларга, аларның кызыксынуларын бүлешергә туры килә. Улларым футбол белән шөгыльләнә башлагач, мин дә футбол белән «яши» башладым, турнирларда иң каты кычкыручы җанатарга әверелдем. Шушы берничә ел эчендәге күзәтүләремнән чыгып әйтә алам - футбол замана балалар арасында искиткеч популяр спорт төре. Шул ук вакытта миндә, әни кеше буларак, футбол белән җитди шөгыльләнгән балаларның киләчәге, тренер-бала мөнәсәбәтләре һәм башка темаларга күп кенә сораулар килеп туа. Аларга җавапларны «Төзүче» спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче Станислав Рябов белән бергәләп эзләдек.

Станислав Федорович - бик ачык күңелле кеше. Тамырлары белән Зәй районының данлыклы керәшен авылы Сәвәләйдән. Спорт дөньясында татарча сөйләшүче белгечләр сирәк. Шәһәрдә яшәсә дә, тренерыбыз татарчасын онытып ук бетермәгән әле, шул сөендерде.

«Футбол безне группировкаларга керүдән саклап калды»

Станислав Федорович, үзегезнең футболга килү, тренер булып китү тарихыгызны сөйләсәгез иде.

Ул чордагы бик күп малайларныкы кебек, минем дә футболга мәхәббәтем ишегалдында туп тибүдән башланды. Аңа кадәр футболны телевизор аша гына күреп белә идек. Без башка заманда үстек һәм спорт безнең балачакның аерылыгысыз бер өлеше иде. Әлбәттә инде, беребезнең дә спорт түгәрәкләре, секцияләргә йөрү мөмкинлегебез булмады. Кемгәдер туп сатып алсалар, без инде бәхетле идек. Махсус аяк киемнәре турында әйтеп тә торасы юк. Кырыс 90 нчы еллар…

Футбол Чаллыда элек-электән иң популяр спорт төре булып санала. Без үскәндә үз футбол командасы булмаган бер генә ишегалды да юк иде. Ишегалдына каршы ишегалды, бер комплекска каршы икенче комплекс футбол уйнап үстек. 11 яшьләрдә мин, дустым ярдәме белән, «Чишмә» дип аталучы ишегалды командасына эләктем. Озак та үтмәде, төп составта уйный башладым.

Футбол безне Чаллыда гөрләп торган группировкаларга керү, начар юлга басудан да саклап калгандыр дип саныйм. Спорт безне ул вакыйгалардан читләштерә иде. Шул ук вакытта футбол аша ниндидер проблемаларны да хәл итә ала идек. Мәсәлән, берәр комплекс малайлары белән аңа кадәр дошман булып яшәсәк, футбол безгә дуслашу мөмкинлеге биргән очраклар булды.

Тренер булып эшли башлавыма быел 10 ел була инде. Балачактан профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәгәнгә футболчы булып китә алмадым. Ләкин спорт юнәлешендә эшләү хыялы гел булды. Физкультура институтын тәмамлаганнан соң башка җирләрдә дә эшләп карадым. Әмма кире спортка әйләнеп кайттым. Спорт ул беренче чиратта сәламәтлек, дисциплина, үзенә күрә бер «культура». Миңа күпмедер вакыт заводта да эшләргә туры килгән иде. Анда иртәдән кичкә кадәр ялыктыра торган бертөрлелек. Ә биредә мин һәрвакыт хәрәкәттә. Балаларның үскәнен, уңышларын, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрәсең. Чәчәккә су сибәсең, карыйсың, тәрбиялисең дә, ул, чәчәк ата башлый. Балалар да шул чәчәкләр кебек. Аларны өйрәтәсең, шул ук вакытта алардан нәрсәгәдер өйрәнәсең.

Беренче тренировкагызны хәтерлисезме?

Бик дулкынландым. Үземне яхшы яктан күрсәтәсе килде. Яшермим, тренер булып урнашкач беренче 3 елым тулысынча өйрәнүгә китте. Үз өстемдә күп эшләргә туры килде. Бу процесс әле хәзер дә дәвам итә. Эшем шушы манеж кысаларындагы күнекмәләр белән генә төгәлләнми. Ул минем белән өйгә дә кайта (көлә). Телеканалларны да, тулысынча диярлек, шушы юнәлештәгеләрне карыйм. Ниндидер яңалыклар эләктереп аласың, эзләнәсең.

«12 яшенә тәмам туеп, футболны бөтенләй ташлап киткән балалар да күп»

Хәзер ничә яшьлек балалар белән эшлисез? Сезгә ничә яшьлекләр белән эшләү уңайлы?

Хәзер мин 2017-2016 елгы балалар белән эшлим. Фундамент салына торган яшь аралыгы. Ничә яшьлекләр белән эшләү уңайлы дигәндә, һәр яшьнең үзенчәлекләре бар дип әйтер идем. Кечкенә вакытта алып, 15 яшькә кадәр җиткергән төркемнәрем дә булды. Кечкенәләр белән эмоциональ яктан көч көч куярга туры килә. Беренче тренер алар өчен авторитет, авызыңа гына карап торалар. Ә 12 яшьтән соң, бәләкәйдән футбол белән шөгыльләнгән бала үзенең уңышларын күрә башлый, үз-үзенә ышанычы арта. Характерын күрсәткән очраклар белән еш очрашырга туры килә. Һәр яшьнең үз уңай якларын эзләргә кирәк.

Футбол белән ничә яшьтә шөгыльләнә башлау кулай?

Бу бик риторик сорау. Әгәр баланың әзер икәнлеге күренә, уйныйсы килә икән, 5 яшьтә дә башларга була. Әмма бу яшьтә аларның күпчелеге футболны хәрәкәтле уен форматында гына кабул итә. Алар өчен туп - бер түгәрәк әйбер һәм алар шуның артыннан чабып йөриләр. 7 яшьтә аңлабрак шөгыльләнә башлыйлар. Шуңа да оптималь вакыт 7 яшь дип әйтергә буладыр.

Ә 12 яшьтә инде бала нәрсә белән һәм ни өчен шөгыльләнүен, үзенең алга таба максатларын төгәл белә. Бу вакытка күбесенең ниндидер күрсәткечләре, нәтиҗәләре була. Командаларны алыштыру, моңа кадәр арттарак барган баланың кинәт күтәреп китүе дә да шушы яшь аралыгында күзәтелә. 12 яшенә футболдан тәмам туеп, бөтенләй ташлап китүчеләре дә күп була. 14-15 яшьтә дә уйнаучылары инде нәрсәгә дә булса ирешергә дип шөгыльләнүче балалар.

Бик күп танышларымның балалары яшь футболчылар. Алар белән аралашкач, һәр тренерның үз тәрбия ысулы булуын аңлыйбыз. Кайберләре: «Безнең тренер балага кимсетә торган сүзләр әйтә, ачуын чыгара, шулай итеп анда спортта кирәк булган усаллык тәрбияли», - диләр. Ә сезнең методика нинди?

Футболчылар тәрбияләүгә һәр тренерның үз карашы, үз ысуллары. Без бик төрле.

Мин төп басымны балаларның психологиясенә ясыйм. Бәлки бу бик үк дөрес тә түгелдер, спорт көчлеләрне ярата. Ләкин мин, футбол күрсәткечләре булмаган очракта да, балага вакыт, шанс бирәм. Уйнау теләге бар икән, беркайчан да канатларын кисмим, мөмкинлек бирәм.

Төркемне команда буларак үстерү максатын куйганым юк. Балаларның һәрберсе шәхес һәм алар индивидуаль үсәргә тиеш. Бала туп белән ничек идарә итә, футбол кырын ничек күрә? Үзен тренировкалар вакытында, команда эчендә ничек тота? Тәнкыйтьне күтәрә аламы?

Бер генә укучым булса да югары нәтиҗәләргә ирешеп, профессиональ футбол дөньясына үтеп керә алса, бу минем өчен зур шатлык булачак.

Димәк, сезгә килгән балалар сайлау аша үтми, барысын да аласыз?

Әйе, спорт мәктәпләренә теләге булган барлык балаларны да алалар. Алар арасыннан иң көчлеләре Татарстан чемпионатында катнаша. Сайлап алу шушы чемпионатка команда туплаганда гына була. Коммерцияле турнирлар (акчаң гына булсын) бөтен балага да уйнау мөмкинлеге бирә.

Ә менә шөгыльләнүен спорт академиясендә дәвам итәргә теләгәннәр сайлау аша уза. Безнең кебек спорт мәктәпләренең максаты - баланы академиягә, шулай ук берәр профессиональ командага эләгерлек итеп әзерләү.

Тумыштан ук сәләтле булган балалар килү белән үк күренәме?

Игътибарга алырлык параметрлар бар. Баланың яхшы йөгерүе, җитез, координацияле булуы, мәсәлән. Шул ук вакытта психологик аспект та зур роль уйный. Сәләте, уйнау теләге булу белән беррәттән, ул тәнкыйтьне дә күтәрә белергә тиеш.

Европада балалар футболны ныгытып 12 яшьтә генә уйный башлыйлар. Мәсәлән, Голландиянең «Аякс» футбол клубында футбол да, дзюдо, гимнастика, акробатика, йөзү рәтендә бер спорт төре буларак кына алып барыла. Сайлап алу, барлык нагрузкалар, күнекмәләр төп 12 яшьтән соң башлана. Мин менә бу системаны дөрес дип саныйм. Ә бездә инде 12 яшьтә, арып, футболны ташлаучы балалар күп. Тренерлар тарафыннан басымга, зур нагрузкаларга түзә алмыйлар. Кайвакыт моңа, «начар уйныйсың, безгә футбол белән бәйләнәсе калмаган» дип, гел ачуланып торган әти-әниләр дә сәбәпче була. Безгә аз гына менталитетны үзгәртергә кирәк.

Футболчының уңышы аның интеллектына бәйле булырга мөмкинме?

Һичшиксез. Акыллы бала - спортта да көчле булачак. Футбол бит ул туп артыннан йөгереп йөрү дә, җиңел атлетикадагы кебек көндәшеңне куып тоту да түгел. Иң мөһим мизгелдә алга ыргылырга, тупны тартып алырга, дөрес итеп тибәргә кирәк. Барысын да уйлап эшләнгән хәрәкәтләр хәл итә. Шул ук вакытта синең әлеге хәрәкәтләр өчен санаулы секундларың гына була. Уйлау сәләтенә ия булганнар уңышка ирешә. Футбол, гомумән, спорт, үз чиратында, башка сәләтләрне ачарга, мәктәптә алдынгы булырга ярдәм итәргә мөмкин.

Футбол белән шөгыльләнүче балалар арасында татарча сөйләшүчеләр бармы?

Командаларда татар балалары күп булса да, кызганыч, шул ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдәге кебек, балалар үзара русча аралашалар. Ниндидер аерым сүзләрне генә татарча әйтеп куярга мөмкиннәр.

Күптән түгел генә баланың спортта 14 яшькә кадәр яулап алынган медаль -кубоклары бернинди әһәмияткә дә ия түгел дигән фикер укыдым. Бу чыннан да шулаймы?

Өемдә әле үземнең беренче чыгарылыш егетләре яулаган медаль-кубоклар бик күп. (Кызганыч, аларның күбесе футболны ташлады инде…).

Чынлыкта бу медаль-кубоклар баланың рухын күтәрү, сөендерү өчен генә кирәк. Профессиональ футболда синең ничә турнирда катнашуың, күпме голлар кертүең, балачакта нинди уенчы булуың мөһим түгел. Син бүген нинди футболчы? Үзеңне ничек тәкъдим итәсең, ничек күрсәтәсең? Менә нәрсәгә карыйлар.

Шуңа да мин җиңелүләрдән башланган карьера уңышлырак була дип саныйм. Күпсанлы җиңелүләрдән соң килгән җиңүләр күпкә кадерлерәк була. Бу футболчының эчке, үз-үзен җиңүе дә әле, хезмәте нәтиҗәсен күрә башлавы.

«Әти-әниләр тренерлар белән кычкырышмыйча аңлашсалар иде»

Без, әти-әниләр, балаларның иң тугры җанатарлары. Сезнең ата-аналар белән мөнәсәбәтләрегез нинди?

Әлбәттә инде, һәр ата-ананың баласының үсешен, уңышларын беләсе килә. Даими кызыксынып торалар. Әйтергә кирәк, безгә үзләре спорт белән шөгыльләнгән, футбол темасыннан ерак тормаган ата-аналар белән эшләве җайлырак.

Канәгатьсезлек белдергән очраклар да буладыр.

Аңлашылмаучанлыклар чыккалап тора инде. Гадәттә, баланың начар уйнавын, ниндидер мөһим турнирларга эләкмәвен, эләккәч тә начар уйнавын ошатмыйлар.

Ата-аналарның да максатлары төрле бит. Кемдер бары тик хәрәкәтләнсен, ныгысын , шөгыле булсын дип алып килә баласын безгә. Икенчеләре футбол буенча үстерү максатын куя. Әмма хәзерге көндә, үзегез дә әйттегез, түгәрәкләр, секцияләр санап бетергесез. Нәрсәдер ошамаган очракта сайлау мөмкинлеге шундый зур.

Баласын киләчәктә зур футболчы итеп күрәсе килгән әти-әниләр берәр интернат-академиягә барып карый алалар. Биредә «максимум»га җиттем дип саныйлар икән, рәхим итсеннәр, беркемгә дә каршы килгәнебез юк. Бары тик тренерлар белән кычкырышмыйча, тавыш күтәрмичә, нормаль телдә аңлашсалар иде.

Танышларымның малае футболчы. Әти-әнисе аны һәрвакыт ачуланып тора. «Без сиңа күпме акча түгәбез, ничә ел шөгыльләнәсең, ә беренче составка эләгә алмыйсың», - диләр. Моны психологик басым дип санап буламы?

Дөрес юл сайламаганнар. Бәлки ул бала башка спорт төрендә көчледер. Әгәр аның килеп чыкмый икән, ачуланыр урынга, башка спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итеп карарга кирәк. Ә бәлки аларның балалары бөтенләй иҗат кешеседер, мәсәлән, берәр уен коралында менә дигән итеп уйнар. Мин әти-әниләргә еш кына футбол белән генә чикләнмәскә, баланы башка төрле түгәрәкләргә дә йөртергә киңәш бирәм. Бала үзен төрле яклап сынап карасын. Ата-ананың төп бурычы аңа дөрес юнәлешне табарга ярдәм итү.

Безнең шәһәрдә дәүләт карамагандагы спорт мәктәпләре белән беррәттән түләүле клублар җитәрлек. Шәһәр буенча күпме бала футбол белән шөгыльләнә. Үсеп җиткәч, шуларның ничәсе генә профессиональ футболда кала?

Саннар мактанырлык түгел, әлбәттә. Балалар футболыннан зурлар футболына күчү чоры – 16- 17 яшьләр һәм ул егетләргә бик авыр бирелә. Моңа аларның күбесе әзер булмый һәм күпчелеге түзә дә алмый. 12 яшьтән соң да шөгыльләнүен дәвам иткән талатлы егетләргә дә зур футбол дөньясына үтеп керүе бик кыен. Мәсәлән Камаз клубының максаты ФНЛның Беренче лигасында калу. Моның өчен аларга бер башка көчле уенчылар кирәк. Алар футболчы алдына зур бурычлар куя. Ә яңа гына зурлар футболына кереп килүче яшүсмерләргә футбол кырына чыгу белән үк үзләрен күрсәтү бик кыен.

Кайсыдыр клублар яшүсмергә шанс бирергә мөмкин әле. Шуңа да «просмотр»ларга йөрү кирәк. Элемтәләр дә кирәктер инде.

Махсус агентлар белән эшләү тәҗрибәсе киң таралган. Футболчы агентка акча түли, ә ул аны төрле клублар буйлап күрсәтеп йөри. Бу футболчы акча түләргә әзер булса, әлбәттә, чөнки мондый «просмотр»лар спортчының үз хисабына алып барыла. Россия Чемпионатының югары, беренче яки икенче лигасына булса да эләгә алуны инде уңыш дип санарга мөмкин. «Спартак», «Локоматив» кебек командаларда уйнау өчен футболчыга барыбер карьерасын ниндидер кечкенәрәк командадан башларга кирәк.

Клубка эләккән очракта да, хезмәт хакының түбән булачагына әзер торырга кирәк. Футболчы башка җирдә ике тапкыр күбрәк акча алып эшли ала. Шуңа да күбесе мәктәптән соң берәр вузга керү ягын да кайгырта. Футбол белән генә шөгыльләнеп ярык тагарак янында утырып кала алмыйлар бит. Алдагы тормышларын кайгыртырга, белем алырга да кирәк.

«Академия төзелсә, футболда калучылар саны бермә-бер артыр иде»

Татарстанда футбол ни хәлдә? Нигә, мәсәлән, безнең «Камаз» футбол клубы, үзебездә яшь футболчылар үсүгә карамастан, уенчыларны читтән эзли?

Чаллы һәрвакыт футбол шәһәре булып саналды һәм саналачак та. Бездә бик яхшы футболчылар үсеп чыкты. Бездә футболчыларны тәрбияли беләләр, тик алга таба үстерү ягы гына аксый.

Төп проблема булып бүгенге көндә безнең шәһәргә бик тә футбол академиясе җитмәү тора. Якын шәһәрләрдән Тольяттида Коноплев исемендәге футбол академиясе бар. Чаллы белән Тольятти бер-берсенә нык охшаш автокалалар. Бездә дә шундый академия төзелсә, футболда калучылар саны бермә-бер артыр, командаларга уенчыларны читтән эзләргә туры килмәс иде.

Ә тулаем алганда, шәһәрдә футбол яши. Үз футбол командалары булмаган (мәсәлән, Йошкар-Ола, Ижау) зур шәһәрләр дә җитәрлек. Бездә Камаз командасы үз брендын саклап калды. Элек безнең Төзүче стадионында «Турбина» дигән команда да бар иде. Ялгышмасам, әлеге команданы торгызырга җыеналар. Төзүче стадионында футбол кырларын да яңарттылар, ремонт булды. Бәлки, тиздән «Турбина» командасы да яңадан оешып, Россия чемпионатына кире кайтыр. Шәһәрдә ике команда булса, бу инде үзе зур күрсәткеч булыр иде.

  • «Турбина» — Чаллыда 1973 елда оешкан футбол клубы. 1977 елдан 1987 елга кадәр команда СССР чемпионатының икенче лигасы зональ турнирында катнашып килә. Иң яхшы күрсәткечләре - 1983 елда икенче зонада 8 урынны алулары.

Кайбер өлкәләр белән чагыштырганда, бездә футбол бар һәм ул алай ук аянычлы хәлдә түгел әле. Районнарда да манежлар төзиләр, балалар актив рәвештә футбол белән шөгыльләнәләр. Бу юнәлешне авылларда да җәелдерү бик яхшы күренеш булыр иде. Үземнең туган авылым Сәвәләйдә дә манеж булдыру, малайларны футболга тарту хыялым бар. Ләкин хәзер авылга еш кайтып йөреп булмый. Финанс ягын да уйлыйсы бар.

Берәр меценатны, иганәчеләрне җәлеп итеп булмыймы?

Ныгытып тотынсаң, ярдәм итүчеләр табылыр да иде. Дәрәҗәле авылдашларыбыз авылны гел карап торалар. Татарстанның халык җырчысы, авылдашыбыз Виталий Агапов, мәсәлән, моннан берничә ел элек Сәвәләйдә бик матур чиркәү төзетте.

Балалар арасында футбол турнирлары бик еш булып тора. Турнир вакытында тренерлар тарафыннан сәләтле футболчыларны үз командаларына чакыру, ниндидер вәгъдәләр биреп җәлеп итү очраклары буламы?

Элегрәк андый хәлләр була иде. Мәсәлән, Камазда эшләүче тренерларның безнең уенчыларны җәлеп итү очраклары булды. Бала нәрсәгә дә булса өмет итеп китә, ә чынлыкта нәкъ шундый ук шартларда шөгыльләнүен дәвам итә. Алга таба үсү кайда шөгыльләнүеңә карамастан авыр. Соңгы елларда андый ямьсез күренешләр сирәгәйде. Без башка клубларның тренерлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Камазда эшләүче тренерлар белән дә күпкә якынрак аралашабыз. Бала яшерен генә көндәш командага күчкән очракларда да бу бик тиз ишетелә.

Тагын да бердәмрәк булу да комачау итмәс иде. Мәсәлән, берничә үзара көндәш клубта шөгыльләнүче иң көчле уенчыларны уртак бер командага туплап, Россия чемпионатына чыгару бик яхшы идея. Үзебез тәрбияләнгән балаларны футбол структурасында күрү һәр тренерның хыялы.

Безгә Германия һәм Испаниянең яшь футболчылар тәрбияләү системасы туры килер идеме? Нигә футбол йолдызлары нәкъ менә шул илләрдә үсә?

Без бу мәсьәләдә Европадан бик нык артта калганбыз. Шуның өстенә менталитетыбыз да башка. Бездә алардагы футболга мәхәббәт һәм тырышлык җитеп бетми. Футболист үзенең көчле икәнлеген тренерга түгел, үз-үзенә дәлилләргә тиеш. Европадагы менталитет шуның белән аерыла да инде. Аз гына йомшаклык күрсәтәсең, иркенләп йөри башлыйсың икән, карьераң артка тәгәрәячәк. Европада футболчыларга карата таләпләр бөтенләй башка төрле. Анда сиңа үзеңне күрсәтү һәм шул дәрәҗәдә тоту өчен кара тир түгәргә кирәк булачак. Моны Англия чемпионатында уйнаган Аршавин («Арсенал»), Павлюченко («Тоттенхем»), Погребняк («Фулхем»), Биләлетдинов( «Эвертон») кебек уенчылар мисалында да күрәбез. Аршавин, мәсәлән, 4 гол кертте дә, йомшарды, «расслабился». Ә үз өстендә эшләүне алга таба да дәвам итәргә кирәк иде.

Европада футбол ул мавыгу гына түгел, хезмәт. Эш хакы күпме булуга карамастан, анда футболчы җигелеп эшләргә тиеш. Андагы яшь футболчылар да шушы кагыйдәләрне белеп үсә.

Сезнең балаларга: «Хыялланыгыз, хыяллар һәрвакыт чынга аша» дип әйткәнегезне ишеткәнем бар. Бу сүзләрне балаларның рухын күтәрү өчен генә әйтәсезме? Кечкенә генә шәһәрдә үскән гап-гади бер малайның дөньякүләм танылган футбол йолдызы була алачагына ышанасызмы?

Хыял чынга аша ала. Аның белән көн саен яшәргә генә кирәк. Шул ук вакытта Роналду кебек булу хыялы көч куймыйча гына чынга ашмаячак.

«Тренерның сүгенүен ата-аналар кабул итә икән, уйланырга җирлек бар…»

Турнирлар вакытында кайбер тренерларның балаларга карата бик тә тупас мөнәсәбәтен күзәтәтергә туры килә. Кайберләре коточкыч начар сүзләр белән сүгенәләр.

Футболда кырыс, таләпчән булу рөхсәт ителә, тик сүгенү... бер дә нормаль күренеш түгел инде. Әйе, әгәр дә бала аңламый икән, тавышны күтәребрәк тә эндәшәбез. Командадагы балалар бик төрле. Аларның һәрберсе үзенә игътибар сорый. Кемгәдер, хәтта, болай тавыш күтәрү ошый да, ул аны игътибар итеп кабул итә. Ә кем беләндер йомшаграк булырга кирәк. Тик сүгенү бернинди кысаларга сыя торган күренеш тә түгел.

Кайвакыт бала күнекмәләр вакытында җыела алмый. Аны шулай ук кычкырыбрак үз урынына куярга туры килә. Олы кешеләрнең дә кайбер көнне эшкә килгәндә кәефләре булмый, икенче көнне менә дигән кәеф белән уянырга мөмкиннәр. Балалар да шулай. Футбол - команда белән уйный торган спорт төре. Командада балалар күп һәм аларның барысының да бер баланста булуы кирәк. Тренер моны яхшы тоемларга тиеш.

Ә инде сүгенү - тренерларның һәм ата-аналарның үз җаваплылыгында. Әгәр дә ата-аналар үзләре моны кабул итә икән, уйланырга җирлек бар…

Мин ничек кенә ачуым килгән очракта да, үземне тыеп кала беләм. Балага әйтәсе килгән фикеремне башка сүзләр белән аңлатырга тырышам.

Тренер булып футболда уңышка ирешә алмаганнар гына эшли дигән фикер бар. Килешәсезме?

Мин бу сүзләр белән килешмим дип әйтмим. Иллегә илледер. Тренер булып төрле сәбәпләр аркасында эшли башлыйлар. Кемдер, чыннан да, футболчы карьерасында нәтиҗәләргә ирешә алмый, аны иртә төгәлли һәм үзен тренерлыкта таба. Кемдер акча эшләү максатын алга куеп килә. Минем очракта да бу, куллана алмаган потенциалымны балаларда күрәсем килү теләге булгандыр. Үзләрен зур футболда күрсәтә алмасалар да, аларда кешелеклелек сыйфатлары, ир-атларга хас ныклык тәрбияләү бурычын куям.

Тренер булып эшләү өчен таләпләр нинди? Карьера буенча үсеш бармы?

Тренер булып эшләү өчен балаларны ярату һәм спорт юнәлешендә белемең булу кирәк. Бәлки, шәхси мәктәпләр өчен бу пункт актуаль түгелдер. Ләкин дәүләт спорт мәктәпләренә махсус спорт белеме булмаган тренерларны кабул итмиләр. Аннан соң инде квалификацияләр, лицензия алу өчен өстәмә рәвештә укып, әкренләп үсәргә мөмкин. Балалар белән эшләү өчен Д лицензиясе җитә. Россия чемпионатларында катнашу өчен С квалификациясе кирәк. В квалификацияле тренерлар инде аерым командалар белән эшли алалар. Квалификация махсус курслар, семинарлар үткәч бирелә. Дөрес, болар берсе дә бушка түгел. Лицензия югарырак булган саен бәясе дә кыйммәтрәк.

Укырга кирәк, чөнки футбол дөньясында күп нәрсә үзгәреп тора.

Тренер һөнәренә ихтияҗ зурмы?

Футбол юнәлешендә коммерцияле эшчәнлек бик популярлашты. Шөгыльләнергә теләүче балалар күп, клублар гел ачылып тора. Шуңа да, тренер һөнәренә ихтияҗ бардыр дип уйлыйм. Дөрес, бу структурага эләгү җиңел түгел.

Трнерларга бик аз түлиләр диләр.

Бу шулай. Әмма барысы да ничә төркем алып баруың, нинди яшьтәге балалар белән эшләвеңнән тора. Кайбер тренерлар мәктәпләрдә физкультура дәресләре дә укыталар.

Үзегезнең башка клубка күчәсегез килгәне булмадымы?

Андый теләгем булмады. Алай да, берәр кайчан «Спартак»ка эләгү турында хыялланам. Мин «Спартак» клубы җанатары.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Станислав Федорович!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Хэмилтон одним словом отреагировал на выступление Серены Уильямс с Кендриком Ламаром






Угадайте, где самая дорогая аренда квартир на Дальнем Востоке

Елена Перминова проводит время с Викторией Лопырёвой и Ульяной Сергеенко

Три подряд. Хирург Плешков рассказал об уникальной операции женщине-бабочке

Компания Дэвида Бекхэма зарегистрировала в России товарный знак