12 февральгә һава торышы
12 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -18˚, көндез -3..-8˚ градус. Юлларда бозлавык.