Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мошенниклар алган кредиттан котылып булачак - яңа закон

0

Дәүләт Думасы халыкны мошенниклардан саклауга юнәлтелгән законны кабул итте. Ул кулланучылар кредитын алу тәртибе белән бәйле. Кредитны рәсмиләштерү һәм акчаларны алу арасында вакыт - «катыру чоры» (период охлаждения) барлыкка килә. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Яңа закон буенча, 50дән 200 мең сумга кадәр кредит акчаларын банк заемщикка дүрт сәгатьтән соң гына бирә алачак. 200 мең сумнан да зуррак суммага кредитлар рәсмиләштергәннән соң ике көн узгач (минимум 48 сәгать) бирелә. «Катыру чоры»нда кредит һәм микрокредит бирүче оешмалар мошенниклар схемасы кулланылмыймы дип, тикшерү үткәрергә тиеш була.

Думаның финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков сүзләренчә, мошенниклар көтмәгәндә килеп чыга һәм корбаннарын ашыктыралар, ягъни кеше ни булганын аңлап өлгерми. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешегә вәзгыятьне аңлау һәм мошенникларның психологик басымыннан арыну өчен берничә сәгать тә җитә.

Әгәр кредит бирүче тарафыннан билгеләнгән тикшерү чаралары үткәрелмәсә, һәм нәтиҗәдә акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылса, заемщик кредит килешүе буенча түләүләрне түләүдән азат ителә. Кредит бирүче кредитны кире кайтаруны таләп итә алмый, шулай ук процентлар исәпләргә, бурычны коллекторларга тапшырырга хокуклы булмаячак, дип аңлата Аксаков.

Кайбер кредитлар өчен «катыру чоры» каралмаган. Бу – автокредитлар һәм ипотека, «созаемщик» һәм «поручитель»ләр белән алына торган кредитлар, элеккеге бурычларны рефинанслау өчен займнар, юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга кредитлар (интернет аша рәсмиләштерелмәгән).

Рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 90 көн узгач закон үз көченә керергә тиеш. «Катыру чоры» кагыйдәләре 1 сентябрьдән эшли башлаячак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даллас (ATP). 1/2 финала. Рууд встретится с Муньяром, Пол – с Шаповаловым






Apple, Samsung и Xiaomi стали самыми популярными смартфонами в Москве

В мэрии Кирова назвали улицы, которые планируют отремонтировать уже в феврале

«Счастлива жить во благо людей»: как Катя Лель стала популярной во всем мире

DeepSeek стал самой популярной нейросетью у жителей Карелии