Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Кыш җылысын җылы, ә менә уңыш нинди булыр?

0

Җылы, тагын да җылырак

Быелгы кыш Татарстанда, Россиянең бөтен Европа өлешендәге кебек үк, тарихта иң йомшак кышларның берсе булырга вәгъдә итә. ТР Гидрометеоүзәге инде берничә тапкыр температура рекорды куярга өлгерде. Мәсәлән, 29 гыйнварда Казанда көндезге температура +3,6 градус тәшкил итте (бу көн өчен алдагы максимум – 1,7 градус җылылык 2002 елда теркәлгән иде). Ә 31 гыйнварда республика башкаласында һава +2,9 градуска кадәр җылынды (элеккеге рекорд + 2,6 градус 2016 елда куелган иде). Гыйнвар аенда уртача температура климатик нормадан (– 13,7 градус) 10-11 градуска артып китте.

Февральнең беренче яртысында – 15 градуска кадәр салкыннар килсә дә, айның икенче яртысында тагын җылытачак, дип фаразлый синоптиклар.

Уҗымнар ни хәлдә?

Һава торышы аномалияләре Татарстан аграрийларын ныклыкка сынавын дәвам итә, алар тагын бер кат безнең республиканың чын мәгънәсендә куркыныч игенчелек зонасына керүен раслый.

Басулардагы уҗымнар кар юрганы астында йокларга һәм язга көч туплап уянырга тиеш. Әмма быелгы «язгы» кыш аларны мондый мөмкинлектән мәхрүм итте һәм стресска кертте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлегә тикшерелгән кырларда чәчүлекләрнең һәлак булуы рөхсәт ителгән чикләрдә – 2-3 процент чамасы. Салкыннар белән бәйле рәвештә, кар катламы булмаган кырларга куркыныч яный.

– Татарстанда быел көзге культуралар 485 мең гектарда чәчелде, шуның 85 процентын бодай били. Шул ук вакытта көзге бодай – кышкы шартларга бик таләпчән культура, аңа күп факторлар йогынты ясарга мөмкин, – дип сөйләде Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор Мира Пономарева. – Хәзер республиканың төрле районнарында кар катламының калынлыгы якынча 4тән 23 сантиметрга кадәр. Без кар аз булган кырлар өчен борчылабыз, ә яңгыр яуса, ул бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Кар 20 сантиметр чамасы булган урыннарда үсемлекләр тирән тынлыкта, үсми, алар өчен без әлегә борчылмыйбыз.

Мартка караганда, салкыннарның февральдә булуы яхшырак

Белгеч фикеренчә, якын арада кышның кире кайтуы – уҗымнар өчен иң яхшы һәм куркынычсыз вариант, алар тыныч халәттән чыгарга өлгермәячәк һәм, туфрак туңса, суыткычка эләккәндәй булачак.

Әгәр җылы кыш салмак кына иртә язга күчсә, һәм мартта салкыннар килеп төшсә, чәчүлекләр өчен куркынычрак.

– Әгәр яз иртә килсә һәм мартта кырлардагы кар эреп, үсемлекләрнең вегетациясе башланса, һәм әгәр кинәт – 7 градуска кадәр салкынайтса, чәчүлекләр котылгысыз рәвештә һәлак булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә, көньяк-көнбатыш Буа зонасында калкулыкларда урнашкан кырларга аеруча зур куркыныч яный, – дип кисәтте Мира Пономарева.

Аның сүзләренчә, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре чыгарган уҗым культуралары – бераз җылытып, кояш карый башлауга уянып үсә башлаган көньяк сортларына караганда күпкә чыдамрак.

– Без, махсус рәвештә, басулар кардан арынгач тиз үсеп китми торган сортларны селекциялибез. Безнең сортлар күпмедер вакыт алдагы шартларның ничек булачагын «уйлый», «тикшерә». Без селекцияләгән көзге арыш сортлары – 53 процент, бодай – 35 процент, – дип сөйләде галим.

Алмагачларны ничек сакларга?

Хәзер игенчеләр генә түгел, бакчачылар да киләчәк уңышның язмышы өчен борчыла. Гыйнварда кайбер агачларда бөреләр кабара башлап, туфракта күпьеллык үлән үсентеләре күренә башлады.

Фото: © rt-online.ru

Мира Пономарева, февраль салкыннары бакча үсемлекләренә файдага булачак, чөнки салкыннар башланган уяну процессын туктатачак, дип саный.

– Җылылар дәвам итсә, үсемлекләр тәмам уяначак, аларда сок хәрәкәте башланачак, ә аннары март аенда булырга мөмкин булган салкыннар аларны һәлак итәчәк. Узган ел май аенда алма уңышы шулай һәлак булган иде, – дип искә төшерә Мира Пономарева.

– Җимеш агачларының ял итү вакытын озайту өчен, алмагач яисә чия кәүсәсенең нигезен кар, боз белән капларга, пычкы чүбе сибәргә яисә үсешне акрынайта торган химик препаратлар белән эшкәртергә мөмкин. Ләкин җылыну берничә атна дәвам итсә, бу чаралар нәтиҗәсез булырга мөмкин, – ди Казан аграр университетының үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы доценты Александр Абрамов.

Ул шуны да искәртә, җылыну чорында үсемлекләргә каплап куйган әйберләрне кире җыеп алырга кирәк, чөнки алар астында температура тагын да югарырак күтәрелә, һәм, өстәвенә, дым да җыелачак. Ләкин әгәр фараз буенча салкыннар килә икән, үсемлекләрне кире каплап куярга кирәк.

Белгечләр, җылы һәм йомшак кыштан соң, кагыйдә буларак, үсемлекләрдә төрле авырулар таралуы, шулай ук корткыч бөҗәкләр үрчүе турында кисәтә. Шулай булгач, бакчачыларга уңыш өчен көрәшкә әзер булырга кирәк.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вылетел с турнира ATP в Марселе после поражения от 96-й ракетки мира






Нас все больше: Реестр социальных предпринимателей ...

Программа капитального ремонта охватила обновление систем газоснабжения в 2,3 тысячах жилых домов

Масштабное соревнование для дата-сайентистов стартует в Москве

Ограничения на продажу алкоголя в МО: какие магазины могут затронуть изменения