13 елдан соң кабат сәхнәгә кайтучы Асылъяр: «Мин тамашачыны туйдырырга яратмыйм»
- Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова) – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Казан мәдәният институты доценты, татар эстрадасы җырчысы. Күпләргә ул «Яланаяклы кыз» сериалындагы Дилбәр роле буенча таныш. 2008 елда Алсу «Евровидение-2008» җыр бәйгесенең Россия сайлап алу турына «Карлыгачлар» җыры белән эләгә, ләкин бәйгегә уза алмый.
«Иҗат юлым беркайчан да тукталып тормады»
13 елга сузылган иҗади «пауза»ны Асылъяр игътибарын гаиләсенә һәм балаларына юнәлтүе, шулай ук фәнни хезмәт язуы белән аңлатты.
2012 елда минем соңгы сольный концертым булды. Шул ук елны мин кандидатлык диссертациясен якладым, ул –бик зур күләмле эш. Аннан соң гаилә төзү, балалар туу – хатын-кыз тормышындагы мөһим этаплар. Мин бу әйберләргә үземне тулаем багышладым, ләкин шул ук вакытта минем җырларым да язылды, концертларга да чакыралар иде. Әмма зур гастрольләргә чыгу мөмкинлеге булмагач, мин иҗат юлымда билгеле бер пауза алган идем.
Иҗат юлым беркайчан да тукталып тормады. Соңгы елларны җырлар да күп җыелды, идеяләр дә, иҗади тандемнарыбыз да дәвам итә. Шушы матурлыкны, байлыкны җыеп, туплап тамашачыга күрсәтәсе килә, – дип аңлатты ул концерт оештыру теләген.
Концерт «Йөрәк җыры» дип атала, тамаша вакытында җырчының шундый ук исемле җырының премьерасы да көтелә. «Ул – шундый позитив, күтәренке, күңелле җырларыбызның берсе. Айгөл Галиуллина сүзләре һәм яшь композитор Зөфәр Хәлирахманов музыкасы, аранжировкасы», – дип билгеләде җырчы. Яңа җырлардан тыш, тамашачылар, һичшиксез, яраткан җырларын, «Яланаяклы кыз» сериалында яңгыраган җырларны да ишетә алачаклар, дип ышандырды ул.
Әлеге концертта Асылъярның тормыш юлына күз салып булачак, шулай ук, безнең төп идея буларак, җырчының күңелендә нинди хисләр, дигән сорау алынды. Тамашачыларны кызыктырган бик күп сорауларга җаваплар безнең концертыбызда булачак, – диде концерт программасының креатив продюсеры һәм режиссеры Камилә Фәйзуллина.
«Балаларны чикләмим: бөтен нәрсәне дә белеп, тоемлап карасыннар»
Концертта Асылъярның балалары да чыгыш ясаячаклар. Аның 12 яшьлек Әмир исемле улы һәм 8 яшьлек Нәүбәһәр исемле кызы бар.
Без аларга минем кайнанам белән кайнатам исемнәрен бирдек. Кызганычка, кайнатамны да, кайнанамны да исән чакларында күрүгә ирешә алмадым. Ирем һәм аның туганнары сөйләүләре буенча гына беләм аларны. Балаларга аларның исемнәрен бирү – аларга карата хөрмәт билгесе, – дип аңлатып узды ул балаларын шулай атауларын.
Быел гына «Апуш» балалар театр студиясенә йөри башладылар. Кечкенәдән миңа ияреп йөрепме, әллә үзләренең күңелләре җырлыймы?! Белмим. Өйрәткәнне яратмыйлар, студентларым белән мин күбрәк шөгыльләнәм. Студентларымны, кайчагында, үз балаларыма караганда ешрак та күрәм. Улым: «Әни, мин ничек җырлыйм – шулай җырлыйм, мине төзәтмә», – ди. Аларда шундыйрак девиз. Тавышлары үзләренең моңлы, чиста, – дип сөйләде җырчы.
Журналистлардан яңгыраган: «Балаларыгызның мәдәният институтында укуларын теләр идегезме?» – дигән сорауга Асылъяр аларны бер яктан да чикләмәвен әйтте.
Белмим, мин аларны бер яктан да чикләмим. Бөтен нәрсәне дә белеп, тоемлап карасыннар, үз юлларын үзләре сайласыннар. Безгә дә әти белән әни беркайчан да бернинди киртәләр куймадылар. «Җырчы буласың да, булмыйсың да», – дип әйтмәделәр. Мин шәхсән үзем сайлаган юлдан барам, балалар да шулай булсын дип телим, – дип аңлатты ул.
«Үземне тимер читлеккә ябып куйган кебек хис иттем»
«Евровидениедә» катнашып, бәйгегә үтә алмагач, сез югалдыгыз. Халык сезне: «Үпкәләп китте», – диде», – дигән фикергә ул алдагыча аңлатма бирде.
«Евровидение» 2008 елда булды, ә минем 2012 елда да концертларым булды әле. Аннан соң, ул очракта җиңелү – җиңү иде, чөнки ул вакытларда Мәскәү сәхнәләрендә безнең татар җырчыларының, Ренат Ибраһимов, Ренат Асадуллин кебек олпат шәхесләрне исәпкә алмаганда, яшьләр, башлап кына килүче эстрада артистларының чыгыш ясаганы юк иде.
Минем анда беренче тапкыр сукмак салуым – җиңү иде. Минем өчен генә түгел, безнең бөтен татар эстрадасы, татар җыры өчен. Шуннан соң ул «сукмакны» суытмыйлар һәм зур җиңүләр белән кайталар. Бу – бик зур тәҗрибә булды, безнең яшьләрдә, җырчыларда кыюлык барлыкка илде.
Без аларга иярергә тиеш түгел, ә үзебезнең уникаль юлыбыздан барырга тиеш. Миңа да анда әйтүчеләр булды: «Ә сез нинди телдә җырлыйсыз? Кытайчамы?» – дип. «Юк, татарча», – дип җавап кайтардым мин аларга, башымны югары тотып, – диде Асылъяр.
Җырчы, эстраданы калдырып, фәнни эш язарга утыру үзе өчен бик авыр булуын, үзен читлеккә бикләп куйган кебек хис итүе белән дә бүлеште.
Фәнни хезмәт язуга алыну ярты картайтты мине. Миңа аңа алынгач, сәхнәне дә һәм башка теләкләремне дә калдырып торырга туры килде, бу җиңел генә ясалган карар булмады. Институтны тәмамлагач, миңа аспирантурадан тәкъдим ясадылар. Минем фәнни хезмәтем сәхнәдәге практикама нигезләнеп эшләнелгән. Анда бөтен концертларымның «эчке кухнясына», җырларыма анализ да һәм студентлар белән эшләү нәтиҗәләре дә бар.
Җырлап йөрергә җиңелрәктер дә, ә менә утырып язып карагыз әле. Сәхнә кешесенә фәнни хезмәт язу бик авыр, син үзеңне тимер читлеккә ябып куйган кебек хис итә башлыйсың. Мондый хезмәт сәнгать кешесен башка агым буенча алып китә. Бу эш миңа бик авыр бирелде, – дип сөйләде үзенең кичерешләре турында җырчы.
«Тамашачыны туйдырып бетергәнче, тәмле генә итеп, «ах» дип калдырсаң яхшырак»
«Сез эстраданы иң хайплы, күтәрелеп килгән чорында калдырып киттегез. Ә менә хәзер килеп керүне ничек кабул иттегез?» – дигән сорауга Асылъяр алдагыча аңлатма бирде.
Минем шундый девиз – мин кешене туйдырырга яратмыйм. Хәзер шундый артистлар да бар, һаман күз алдында. «Арымыймы икән тамашачы?» – дигән уйлар да туа минем. Җырчыларның исемнәрен әйтмим инде: мин берсен дә «начар» да, «яхшы» да дип әйтмим. Ләкин тамашачыны туйдырып бетергәнче, тәмле генә итеп, «ах» дип калдырсаң яхшырак.
Минем ул шулай килеп чыкты да: тамашачының мине күрәсе килеп торды, ә мин сәхнәдән читләштем. Ләкин мин тамашачыдан тулаем аерылып беттем дип әйтә алмыйм, – ди ул.
Хәзерге вакытта җырчының тотрыклы командасы юк, әмма «һәрдаим эшләүче хезмәттәш дусларым бар» ди ул.