Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Аерылышканнан соң Ләйлә Галиева нинди фамилия белән чыгыш ясачак?

0

Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Ләйлә Галиева тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән аерылышты. Галиевлар – халыкка күбрәк гаилә дуэты буларак таныш. Хәзер исә Ләйләнең ялгыз гына иҗат дөньясына кереп чумганлыгын күзәтәбез. Артист шушы арада гына да берничә яңа җыр чыгарды.

Тормышында яңа этап башлану белән, Ләйлә алга таба нинди фамилия белән чыгыш ясар, дигән уй да туа. Элекке ире фамилиясендә калырмы, әллә инде кыз вакытындагы фамилиясенә кире кайтырмы? Ләйлә әлеге сорауга алып баручы Ильмир Ямалов белән аралашканда җавап биргән.

Артистлар Казанда Ләйләнең «Каенкаем» җырына клип төшерәләр. Ильмир видео төшерүчегә: «Бүген бездә тарихи вакыйга. «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килеп кофе эчтек. Ә кем белән дисезме?» – дип сорый һәм кыска вакытлы пауза ясап ала.

«Ләйлә Галиева белән, диген», – дип ярдәмгә килә аңа җырчы.

«Галиева каламы соң инде?» – дип сорый аннан Илмир Ямалов һәм уңай җавап ишетә.

Илмир сүзләренчә, искиткеч матур тавышлы Ләйлә алга таба Казанны һәм бөтен республиканы яуларга җыена. Ләйлә дә үзенең яңа сулыш белән иҗат итә башлавын, тамашачының сәхнәләрдә яңа Ләйлә Галиеваны күрәчәген ассызыклаган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Теннисист Рублев поднялся в рейтинге ATP на восьмое место






Псков занял 79-е место в рейтинге городов по масштабам строительства

Блиновская спокойно отреагировала на приговор к пяти годам колонии

Кавказца задержали в Подмосковье по делу о финансировании терроризма

Депутат Мособлдумы: государство надежно защищает интересы военнослужащих