«Тынычлык һәм җылылык бөркелеп тора» - Фирдүс Тямаев туган нигезендә ифтарда
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның әнисе барлык балаларын һәм якыннарын ифтар мәҗлесенә җыйган. Җырчы Телеграм-каналында туган йортындагы җылы, рәхәт атмосфераны күрсәтә.
«Дуслар, без бүген туган нигездә. Әни авыз ачтыра. Менә монда хатын-кызлар батальоны», – ди Тямаев. Ул арада: «Бөтен якыннарыбыз җыелды. Менә монысы – бертуган апам», – дип, апасын кочаклап ала. Җимеш бәлеше кисеп торган әнисе янына да килеп җитә.
«Ураза бәйрәмнәре белән барчагызны да. Иң мөһиме – исән булыгыз. Исәнлектән кадерле бер әйбер дә юк. Озын гомерле, исән-сау булыгыз», – дип, улының язылучыларына үзенең матур теләкләрен дә җиткерә Галия апа.
«Син дә исән бул, әни. Син безгә бик кирәк. Рәхмәт ифтарга чакырганың өчен», – ди җырчы әнисенә.
Җырчының сәхифәсен карап баручыларның да, бу кадрларны карап, күңелләре булган.
«Туган өй атмосферасын берни дә алыштыра алмый. Тынычлык һәм җылылык бөркелеп тора бит»;
«Туганым, матур йолаларыбыз, горур традицияләребезне саклаганыгыз өчен рәхмәт», – дип язалар алар.