Дәрестә тынлык... Әгәр бу тынлык белем алуга комачауласа, кирәкме икән ул?!
Хәзерге көндә телләрне өйрәнү күпчелек кешеләр тормышында аерылгысыз һәм бик әһәмиятле урынны алып тора. Телгә өйрәтүнең үсеше, тулаем алганда, аерым күнекмәләр үсешеннән тора. Телне аңлау өчен иң мөһиме – шул телдә укырга һәм язарга өйрәнергә кирәк, әмма бу – бик үк дөрес фикер түгел. Мәсәлән, мәктәп дәресләрендә төп игътибар әлеге күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлтелгән, әмма телне куллана торган ситуациядә күпчелек укучылар югалып кала. Башка сәләтләрне дә үстерү шулкадәр мөһим микән, дигән сорау туа.
Чынлыкта исә, аралашу күнекмәләрен үстерү – телне өйрәнү процессында төп аспектларның берсе. Бу принцип балалардагы эшчәнлек белән охшаш. Алар укырга һәм язарга өйрәнмәгән килеш сөйли башлыйлар, һәм бу сәләт аларга әйләнә-тирә дөнья белән элемтәдә торырга һәм алга таба аны танып белергә ярдәм итә. Укучыларның үз алларына куйган төп максатлары (яшенә карамастан) – дәрестә алган белемнәрен тормышта куллана белү. Телдән сөйләм кешеләр белән аралашу вакытында беренче урынга чыга: көн саен кешедән нәрсәдер сорарга яки нәрсә турындадыр сөйләргә кирәк. Димәк, телне белү дәрәҗәсе әлеге күнекмәгә бәйле.
Чит телдә ничек сөйләшергә өйрәнергә соң? Бу сорауга бер генә төгәл җавап юк, һәм һәркем үзенә туры килгәнне сайлый ала. Әмма башта нинди ысуллар ярдәмендә өйрәнеп булуын белергә кирәк.
Иң кулай юл – тел белүче белән аралашу. Чын сөйләмне ишетү һәм аны мөстәкыйль рәвештә куллана алу мөмкинлеге булса, бу – бик яхшы. Ул гына да түгел, ул тел белемнәрен тулысынча куллануны таләп итә, чөнки әңгәмәдәш синең телеңне белмәскә дә мөмкин, ә син аңа үз фикерләреңне җиткерергә тиеш. Болар барысы да коммуникатив һәм тел сәләтләрен бик яхшы үстерә, шулай ук мәгълүматны тиз эшкәртергә өйрәтә. Кызганычка, чын тел белүчеләр белән аралашырга бөтен кешенең дә дә мөмкинлеге юк.
Икенче ысул – фикердәшләрең белән аралашу. Бертөрле кызыксынулары булган кешеләр төркемен җыярга мөмкин, ә иң мөһиме – шул телдә сөйләшергә өйрәнергә, һәм барысы өчен дә файдалы булырлык итеп аралашырга кирәк. Мондый дәресләр күнекмәләрне яхшыртып кына калмый, әңгәмәдәшләргә рәхәтлек тә китерергә мөмкин. Күз алдына китерегез: дусларыгыз белән сез соңгы яңалыклар турында гына фикер алышып калмыйсыз, бер үк вакытта телгә дә өйрәнәсез. Минемчә, бу – бик шәп.
Аралашудан качып булмый. Әмма, әлегә сөйләшергә уңайсыз дип, курку һәм үз сәләтләреңә ышанмау булса, мөстәкыйль рәвештә, үзлегеңнән шөгыльләнә башларга мөмкин. Моның өчен кычкырып уку, шулай ук фильмнарны һәм төрле программаларны караганда сөйләмне имитацияләү бик яхшы булачак. Мондый тәҗрибәләр телдә сөйләшә башларга һәм соңыннан кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Булачак лингвист буларак, мин телне үзләштерергә теләгән кешеләрнең моны эшләү мөмкинлеге булуын телим. Югары белем алгач һәм бу өлкәдә компетентлы булгач, мин үз белемнәремнән файдалана һәм бик кызыклы проектны тормышка ашыра алыр идем. Аның идеясе үсеш һәм практика өчен мөмкинлек бирә торган төрле яшьтәге кешеләр өчен сөйләшү клублары челтәрен булдырудан гыйбарәт. «Дәресләрнең» нәтиҗәлелеге – кызыксынулар буенча түгәрәкләр оештыруда. Фикер алышу темалары чыннан да актуаль булачак һәм, сөйләшү белән мавыгып, катнашучылар аралашуга күчәчәкләр, димәк, белемнәрен практикада кулланачаклар. Китаплар, кулинария, тарих һәм башка бик күп мавыктыргыч темалар беркемне дә битараф калдырмаячак. Туган телне тулысынча «тере» тел мохитенә күмелеп үзләштерү сөйләшергә, үзеңне тагын да ышанычлырак тотарга ярдәм итәчәк, һәм тел киртәсе югалачак. Даими рәвештә мавыктыргыч әңгәмәләр артында вакыт уздырганда, клуб әгъзалары үзләренең коммуникатив сәләтләренең сизелерлек яхшыруын күрә алачак.
Димәк, сөйләшү күнекмәләрен үстерү теләсә кайсы телне өйрәнгәндә чыннан да мөһим роль уйный. Хәтта грамматиканы идеаль белгәндә дә, зур, ләкин пассив сүз запасы булганда да, кеше башкалар белән аралашуны таләп итә торган вазгыятьтә югалып кала. Нәкъ менә шуңа күрә дә сөйләшү күнекмәләрен башкалар белән беррәттән гамәлгә ашырырга кирәк. Әмма моны рәхәтләнеп һәм кызыксыну белән эшләргә мөмкин, ул вакытта нәтиҗә дә үзен озак көттермәячәк.