«Мине ямьсез итеп күрәселәре килә» – Рак белән көрәшүче модельгә хейтерлар ябырылган
Сөяк мие яман шеше белән авыручы Рязань моделе Олеся Клеблеева язылучыларга үзенең ремиссиягә чыгуы турында сөйләгән. Әмма бу яңалыкны аларның барысы да шатланып кабул итмәгән. Кыз үзенең Телеграм-каналында хейтерлары калдырган комментарийлар белән уртаклашты, дип яза 7info.ru.
Мәсәлән, сәхифәсен карап баручы берәү аңа: «Яман шешнең дәвалап булмый торган формасы белән авырый торып, бик тиз ремиссиягә киттең», – дип язган. Кайбер начар күңеллеләре ни өчен кызның химиотерапиядән соң чәче коелмавы турында сораганнар.
Олеся аларның барысына да җавап итеп, ремиссиягә керсә дә, дәвалануның әле төгәлләнмәве турында әйтә. Аны алда сөяк миен күчереп утырту көтә.
«Аларның мине кайгылы, ямьсез итеп күрәселәре килә. Миннән ниндидер документлар күрсәтүемне сорыйлар. Ни өчен мин аларны күрсәтергә тиеш? Барысын да минем финанслар кызыксындыра. Мин яхшы кешеләрнең күп икәнен беләм. Кешенең авыру аркасында ямьсезләнүен көтәргә, аның үлемен теләр дәрәҗәдә күрә алмаска, көнләшергә кирәк бит, ә!
Тормышымдагы иң катлаулы этап әле башлана гына. Барысы да мине пеләш итеп күрергә тели. Сез мине чәчсез күрерсез, ләкин хәзер түгел. Дүртенче «химия»дән соң, күзәнәкләрне стимуляцияләү башлангач... Әгәр барысы да план буенча барса, сөяк миен күчереп утырту июньдә булачак», – дип сөйләгән модель.