Хыяллар марафоны үткәргән Елена Блиновскаяны 5 елга хөкем иткәннәр
Мәскәүнең Савеловский суды блогер Елена Блиновскаяга хөкем карары чыгарды – аны 5 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрделәр һәм 1 миллион сум штраф түләттерәчәкләр. «Марафоннар патшабикәсе» хөкем карарын еламыйча һәм басып тыңлады, дип яза «Лента.ру» сайты.
Блиновская судта соңгы сүз әйтүдән баш тартты һәм сүз әйтү хокукын адвокатына тапшырды. Гаепләү ягы блогерны 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Ә яклау ягы исә – шартлы рәвештә хөкем итү, ә Блиновская үзе балаларына 14 яшь тулганчы – 2030 елга кадәр кичектереп торуны сорады. Ул бу үтенечен үзенең «төп бурычы – үз балалары янында булу һәм аларны тәрбияләүдә турыдан-туры катнашу» булу белән аңлатты.
Прокурор килешмәде һәм «балаларның әтисе, әби-бабалары булуын», ә балалары булу блогерга закон бозарга комачауламавын әйтте. Әмма хөкем карарына Блиновскаяның әнисе үз фикерен әйткән.
«Кешене өзгәләп бетерделәр, аңламаган кебек кыланасыз», – дигән Елена Блиновскаяның әнисе.
Суд Блиновскаядан 587 миллион сум түләттергән
Суд тикшерү барышында Елена Блиновскаяның тартып алынган милкен дәүләт әйләнешенә керткән. Шулай ук Блиновскаяга 4 ел дәвамында коммерцияле эшчәнлек белән дә шөгыльләнергә ярамый.
Конфискацияләнгән милек арасында – Блиновскаяның Мәскәү өлкәсендәге Истра шәһәрендәге особнягы, Ялтадагы йорты, машинасы, моторлы көймәсе, мотоцикл, Марий Элдагы һәм Адыгеядагы милке. Баштарак гаепләү ягы Блиновскаяның һәм аның ире Алексейның милкен: акчаларын, 50дән артык җир кишәрлеген, бина һәм бүлмәләрне, машина урыннарын, «Бентли Континенталь» һәм «Ламборгини Урус» автомобильләрен конфискацияләргә тәкъдим иткән иде.
Башта Блиновскаяның салым буенча бурычлары 918 миллион сумнан артып киткән була, ә пеня һәм штрафлар белән бу сумма якынча 1,4 миллиардны тәшкил итә. Соңрак бурыч суммасы ярты миллиардка төште.
«Shot» мәгълүматлары буенча, блогер СИЗОда 2023 елның 13 февраленнән бирле – 1 ел да 19 көн булган. Закон буенча бу срок җәза буларак исәпкә алына, 1 көн колониядәге 1,5 көнгә тиң. Шулай итеп, Блиновскаяга колониядә 3 ел һәм 5 ай утырасы була. Шулай ук закон хөкем ителгән кешегә тәртибе яхшы булганда һәм зыянны түләгән очракта, шартлы рәвештә вакытыннан алда (УДО) чыгу хокукы да бирә.
Адвокат Наталия Сальникова, суд «марафоннар патшабикәсенә» бик кырыс хөкем чыгарды, дип саный. Юрист сүзләренчә, ул хөкем караны шикаять итү буенча Блиновская белән сөйләшәчәген әйткән.
«Лента.ру»га адвокат Владислав Кочерин аңлатканча, Блиновская карата билгеләнгән җинаятьләр авыр категориягә керә, бу очракта УДО срокның яртысын узганнан соң мөмкин. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Блиновскаяның апелляция мөмкинлеге кала, аның нәтиҗәләре буенча срок үзгәртелергә мөмкин.