Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Коронавирустан вафат булучыларга һәйкәл куелачак

0

Санкт-Петербургта Боткин исемендәге йогышлы авырулар хастаханәсе каршында коронавирус пандемиясе вакытында вафат булган табиблар һәм пациентларга һәйкәл урнаштырылачак. Бу хакта Петербург губернаторы Александр Беглов Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Без бу авыру гомерен өзгән табиблар һәм пациентлар турында хәтерне саклыйбыз. Быел Мәрхәмәт бакчасында COVID-19 пандемиясе вакытында вафат булганнарга һәйкәл куярга планлаштырабыз. Бу – табибларның кеше гомере өчен көрәшен чагылдыручы скульптур композиция-аллегория булачак. Ул бакчаның теләсә кайсы ноктасыннан күренеп торыр. Һәйкәлнең эскиз проекты турында медицина бергәлеге, архитекторлар һәм скульпторлар, җәмәгатьчелек белән фикер алышачакбыз», – дип язган губернатор.

Мәрхәмәт бакчасы 2023 елда Пискарев проспектында элеккеге исемсез сквер урынында, С.П. Боткин исемендәге йогышлы авырулар хастаханәсе янында ачылган. Бакча шәһәрнең коронавируска каршы көрәштә батырлык күрсәткән һәм һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган медицина хезмәткәрләре истәлегенә шулай аталган. Элегрәк Петербургта COVID-19 пандемиясе вакытында һәлак булган медицина хезмәткәрләренә һәйкәл ачылган иде. Ул 2нче номерлы изге Мария Магдалина балалар шәһәр хастаханәсе территориясендә урнашты.

Беглов искәрткәнчә, Санкт-Петербургта нәкъ 5 ел элек COVID-19 вирусын йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. Берничә атнадан авыручы пациентлар саны инде берничә дистә кешегә җиткән. Вирус таралуның иң югары ноктасында хастаханәләрдә көненә 1 меңнән артык пациентны кабул иткәннәр.

«Шәһәр бу сынауны лаеклы узды. Смена тәүлек буе яки 36 сәгать дәвам итә иде», – дип искә ала табиблар. Юлга вакыт әрәм итмәс өчен, өйгә кайтып тормый торган булганнар. Иң яхшы очракта 4 сәгать йоклаганнар. Меңләгән волонтер азык-төлек продуктлары ташыды, участок терапевтларын үз машиналарында йөртте, табиблар белән беррәттән «кызыл зона»га кереп йөрде. Пандемия шәһәрнең сәламәтлек саклау системасын үзгәртте. Без рекордлы срокларда 6 трансформер-стационар төзедек. Оператив рәвештә гамәлдәге стационарларның профилен үзгәрттек», – дип билгеләде губернатор.

Пандемия чорында Петербургта йөзләгән вакцинация пунктлары, лабораторияләр ачылды, транспорт һәм социаль учреждениеләрнең эш тәртибе үзгәртелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Определилась первая соперница Елены Рыбакиной на «тысячнике» в Индиан-Уэллсе






Жену бывшего мэра Сочи Янину Копайгородскую отправили в СИЗО за давление на свидетеля

В Москве наблюдаются очереди в посольство Японии из-за цветения сакуры

билайн провел собственный турнир на Чемпионате РТ по интеллектуальным играм «Интрометида»

«Оставь это ветру»: Экологичная любовь на турецком побережье