Татарстанда ел дәвамында иң нык кыйммәтләнгән азык-төлек – бәрәңге
Татарстанда ел дәвамында иң нык кыйммәтләнгән ризык – бәрәңге булган. 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 2025 елның гыйнварында бәрәңге 95 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына сылтама белән «Челнинские известия» яза.
Иң нык кыйммәтләнгән биш азык-төлек арасында ак май (+52%), башлы суган ( +9%), кәбестә (+35%) һәм кызыл чөгендер дә (+30%) бар.
Ел дәвамында кишергә (+2,6%), ярмаларга һәм кузаклыларга (+3,5%), шикәр комына (+4,2%) бәя азрак арткан.
Икмәк һәм күмәч ризыклары 12 процентка, сөт һәм сөт ризыклары 23 процентка, җиләк-җимеш һәм исерткеч эчемлекләр 11 процентка кыйммәтләнгән.