Россиядә кызларга 8 Мартка сюрприз ясарга теләгән студентларны кыйнап үтерә язганнар
Екатеринбург шәһәрендә кызларына 8 Мартка сюрприз ясарга теләгән 2 студент егетне кыйнап үтерә язганнар. Бу хакта зыян күргән егетнең берсенең абыйсы «Ura.ru» басмасына сөйләгән, дип яза «Лента.ру» сайты.
Яшь егетләр, сөйгәннәренә бүләк итеп, кичке шәһәр өстеннән вертолетта очу оештырырга теләгән. Алар бу хезмәтне күрсәтүчене белдерүләр сайтыннан эзләгән.
Егетләр арасында низаг килеп чыга: очучыларның берсе студентлар мошенникларга буйсына дип саный һәм мөнәсәбәт ачыкларга үз компаниясен чакыра. Оппоненты үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра.
Ир-ат, сүз урынына, студентларга дробовиктан ут ача. Шуннан соң йодрыклары белән егетләргә ташлана. Егетләрнең берсе ычкынып котыла ала һәм халыктан ярдәм сорый. Ә бу вакытта аның дустын вәхшиләрчә кыйныйлар.
Кыйналган егетне хастаханәгә алып китәләр, аның баш сөяге һәм баш мие яраланган. Ул реанимациядә.
Полиция җәнҗал чыгаручыны тоткарлый, тик аны шул кичтә ук кире җибәрәләр. Студент егетләр үзләренә зыян салган ирнең чыннан да хокук сакчысымы-түгелме икәнен аңлый алмаган.
Полициядә әлеге хәл буенча аңлатма бирмәгәннәр.