Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Каюм Насыйрига 40 тулгач, ул 14 яшьлек кызга балигъ булгач өйләнү өчен, әтисеннән cорый

0

Каюм Насыйри (1825-1902) — татар мәгърифәтчелегенең даһи символы, галим-энциклопедист һәм тел белгече. Ул беренче рус-татар мәктәбен ача һәм татар телендә беренче дәреслекләр белән фәнне тормышка кертә.

«Фәвакиһел җөләсә» – татар халкының беренче энциклопедиясе, «Мифтах әл-Коръән» – беренче мөселман конкордансын төзи. Анда 46 200 сүз теркәлгән. «Зөбдәте мин тәварихе әр-рус» татар телендә язылган иң беренче рус тарихы. Ул шулай ук «Ысулы җәгърафийәи кәбир» исемле 3 томлык татарча география китабы һәм төрле карталар эшли.

1871 елда «Казан календаре» нәшер итә башлый, татар этнографиясен системалаштырып өйрәнә һәм татарча-русча сүзлекләрне туплый. Балалар һәм тәрбия турында китаплары белән киләчәк буыннарга рухи мирас калдыра.

– Каюм Насыйри – тормыш ачысын күргән кеше, дип сөйлиләр, сездә бу турыда нинди мәгълүмат бар?

– Аның тормышын гел фаҗигале итеп күрсәтү – совет чорында урнашкан традиция. Ул авыр тормышта үсмәгән. Каюмның әтисе Габденнасыйр, өйләнгәч, мулла булырга теләмичә, сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. Кече Шырдан крестьяннары арасында иң бай кешегә әйләнгән. Хәтта олы улы Габделхәйне Казанга сабын кайнатырга укытырга җибәрә, аннары Мәскәүгә юллый. Анда Габделхәй мануфактура ача, һәм гаилә «семейный бизнес» булдырып, зур акчалар эшли. Алар сабынны кибетләрдә ваклап сатмаган, 13 вагонлап җибәргәннәр! Каюм Насыйри мохтаҗлыкта интеккән фәкыйрь галим түгел – ул тормышның муллыгын да, рәхәтен дә күргән кеше.

– Шулай мул яшәгән кеше нигә өйләнмәгән соң?

– Бу сорауга инде нокта куярга кирәк. Дөреслектә, ул өйләнә – 40 яшендә. Хатынының әтисе ямщик була. Каюм Насыйринең Коръәнендә «1865 елда өйләндем» дип язылган. Берникадәр вакыттан соң тагын бер язу пәйда була: «кияү булып кердем». Бер елдан соң ул тагын берничә юл өсти: «Хатыным ахшам вакытында бәбиләде, үле бала туды. Аңа Габделхәй дип исем куштым, шул ук көнне җирләдем». Икенче көнне аның хатыны да вафат була.

Каюм Насыйрига 40 тулгач, ул, якынча 14 яшьлек кызга балигъ булгач өйләнү өчен, аның әтисе белән cөйләшә, ләкин 16 яшь тулгач, кыз яшь егеткә чыгып китә…

Бүтән өйләнмиме?

– Бу хәлдән соң, Каюм Насыйри хатынының әтисе йортына күчә. Мәрхүм хатынының сеңлесе була, ул аның әтисе белән сөйләшә. Балигълык яшенә җиткәч, аны Каюмга тормышка бирергә карар кыла. Каюм кызга 2-3 ел география, тарих һәм математиканы укыта, ләкин теге кыз үзеннән ике тапкыр зуррак булган ир-атка кияүгә чыгарга теләми һәм, бер яшь егеткә чыгып, өйдән китә.

Бу аңа җитди психологик яра салгандыр?

– Чыннан да, Насыри башка өйләнми. Шушы вакыйгадан соң, Каюм Насыйри хатын-кызларга ышанычын югалта, аларга һәрвакыт киная белән карый башлый. Калган тормышын ялгызы, буйдак булып, фән һәм иҗат белән шөгыльләнеп уздыра.

– Моннан соң хатын-кызларга хөрмәте бетәме?

– Ул аларны мактап язмаган инде. Хатын-кызларга тигез хокуклар кирәк, дип тә әйтмәгән. Ул, мөселман кешесе буларак, бу темага аерым басым ясамый. Авыл халкы белән аралашкан, ләкин шәһәрдә хатын-кызлар белән элемтәдә бик аз булган. Аның апасы белән аралашуы билгеле, ләкин шәхси тормышында хатын-кызлар зур роль уйнамаган.

– Бәлки, аның уңышка ирешүе дә шул өйләнмәве аркасындадыр?

– Ул үзе дә, характеры буенча, фән белән өстәл артында утыручы кешегә охшаган. Күзе начар күрә башлагач та язып утыра торган була. Шәкерте аңа: «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфь булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән!» – дигәч, «Аллаһ мине китап язар өчен яралткан, бу көннән язмый утыру Аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дигән ул.

– Шулай язып кына утырганмы?

– Язып кына утырмаган. Ул ашарга бик яхшы пешерә торган булган. Ризыклар пешереп, Бәдиг мулланы малае белән чакыра торган булган. Каюм Насыйри Бәдиг мулланың өендә яши. Аның өй тирәсендә 25 сутый җир була. Анда күп төрле агачлар үскән. Ул шунда чыгып утырып, кошлар сайравын тыңлап, чәй эчкән. Яки Бәдиг мулла белән сөйләшкән дә, елга буена барып, су коена торган булалар. 25 сутый зур бит ул. Анда бернинди терлек юк. Келәт, мунча, беседка, калган җирдә үлән үсә. Әле файдалы дару үләннәре дә үстергәндер, бәлки. Җәй буе шунда рәхәтләнеп йөрисең.

Йомгак ясасак, бәхетле кеше булган, дип әйтеп буламы?

– «Иң зур бәхет – сине мөселманнар яхшы эшең өчен искә алсалар», – дип язган ул. Бәдиг мулланың Әхмәт исемле 5-6 яшьлек малае Каюм Насыйри янына гел кунакка төшә торган булган. Каюм Насыйри аңа рәсемнәр карый торган монокль кебек әйбер бүләк итә, аңа шәмнәр ясап күрсәткән. Якыннан аралашканнар. Шуны укыгач, Каюм Насыйри бәхетле кеше кебек күренә башлый.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Индиан-Уэллс (ATP). 3-й круг. Медведев сыграет с Микельсеном, Хачанов – с Шелтоном, Алькарас – с Шаповаловым, Циципас – с Берреттини






Владимир Спиваков впервые за 20 лет выступит в качестве скрипача

Тепло в Москве и Подмосковье продержится до конца рабочей недели, причина необычной для марта погоды — бесснежье

Орещук ожидает закрытой игры от ЦСКА и «Динамо» в Кубке России

Адвокаты рассказали, как вернуть не понравившиеся подарки на 8 Марта