Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Язучылар берлеге корылтайга әзерләнә: «Безнең язучыларга нинди рәис булса да ошамаячак»

0

«Рәис стратег булмаса, халыкны да үзе артыннан ияртеп китә алмый»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы, күп шигырьләр һәм җыр текстлары авторы Илсөяр Иксанова:

– Читтән карап торганда җиңел эш кебек инде. Гадәттә, үзе эшләп карамаган кешеләр тәнкыйтьләргә ярата. Соңгы вакытта тәнкыйтьләр күп ишетелә башлады. Корылтайның якынлашканы сизелә. Чынлыкта Язучылар берлеге башка иҗтимагый оешмалардан аерылып тора. Ул гомер-гомергә халыкны үзе артыннан иярткән. Халыкны үзе артыннан ияртерлек оешманың җитәкчесе булу – ул бик җаваплы эш.

Нинди булырга тиеш, дигәндә, беренчедән, ул, әлбәттә, күренекле, танылган, дәрәҗәле шәхес булырга тиеш, чөнки рәискә карап, шушы оешманың дәрәҗәсе билгеләнә. Аның дәрәҗәсенә карап, республика җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләр дә корыла. Бу – бик мөһим аспект, чөнки республика җитәкчеләре белән сөйләшә алу, мөнәсәбәтләр кора алу бөтен кешегә дә бирелми. Бу иҗтимагый оешма, дәүләт ярдәме булмаса, зур эшләр майтара алмый, шуңа монда рәиснең шәхесе зур роль уйный.

Икенчедән, Язучылар берлегенең рәисе әдәбиятны тирәнтен белгән, әдәби процесска, язучыларның иҗатына бәя бирә алган, һәр язучының урынын билгеләгән, төпле, белемле кеше булырга тиеш. Әдәбиятны аңлаган кеше булу шарт. Миңа шундый сүзләр ишетергә туры килде: рәис ул – административ эш, язучының талантлы булу-булмавы ул кадәр мөһим түгел, оештыручы булуы мөһим, дигән. Бу фикер белән тулысынча килешә алмыйм, чөнки рәис үзе зур язучы булмаса, ул әдәбиятка бәя бирә алмый, язучыларның кемнең нинди урында икәнен бәяли алмый. Язучылар берлеге рәисенең күренекле язучы, зур шәхес булуы кирәк. Ул бит безнең казанда гына кайнамый, төрле очрашуларга йөреп, Язучылар берлеген, Татарстанны таныта.

Рәиснең оештыру сәләтенә дә ия булуы мөһим. Аның үзенең стратегиясе булырга тиеш. Стратег булмаса, язучыларны да, халыкны да үзе артыннан ияртеп китә алмый.

Әлбәттә, бик белемле булырга тиеш, дип саныйм. Бүгенге рәисебез шушы сыйфатларның барысына да җавап бирә, минем фикеремчә. Мин Ркаил Зәйдулланы 40 ел беләм. Университетта бер чорда укыдык. Ул һәрвакытта да, әдәбиятка килеп кергәненнән бирле шәхес.

Язучылар берлеге эшендә алга китеш бар. Ашаган белми, тураган белә, диләр бит. Хәтта башка бернәрсә эшләмичә, безнең шушы әдәби тәрҗемә үзәге оешып, «Язучы» нәшрияты ачылып, чыккан китапларны гына алсак та… Ул китаплар теләсә ничек чыкмады, алар бөтенесе дә концепциясе эшләнеп, күпме төрки әдәбиятны татар укучысына җиткердек. Хәзер укучылар укып, шаккаталар: карагыз, үзебезнең казанда кайныйбыз, ә азәрбайҗан, казах, төрек әдәбиятын белмәгәнбез, диләр.

Ркаил Зәйдулла – чорыбызның күренекле язучыларның берсе. Шигърият, проза, драматургия, публицистика булсын – әйтер сүзе, каләме бар. Ул – танылган язучы. Чит төбәкләргә, чит илләргә чыгып, теләсә кайсы сәхнәдән чыгыш ясый ала, үз сүзен әйтә, чөнки аның белеме бар. Тарих, әдәбият, төрки әдәбиятлар, гарәп, шәрык әдәбиятымы – ул барысын да белә. Бер тамага кереп китәсең – бәйләп-бәйләп сөйләп китә ала. Бу – бик мөһим, чөнки теләсә кайсы аудиториядә үз сүзен һәркайда әйтә ала, бу – Язучылар берлеген дә, республиканы да күрсәтә торган бер күрсәткеч булып тора. Җитди фикерле, шәхес булуы – минем өчен иң мөһиме. Шуңа бүген мин аннан башка, аңарга конкурент булырлык кандидат күрмим.

Альтернатива булыр инде ул, кемнәрдер үзен тәкъдим итәр, кемнәрнедер башкалар тәкъдим итәр, әгәр әйтелгән сыйфатларга туры килгән шәхес булса, әлбәттә, яклаучылары да булыр. Ләкин минем бу турыда уйланганым бар: Язучылар берлегенең дәрәҗәсен күрсәтә торган шәхес булырга тиеш ул.

«Эш ике-өч тапкыр артты»

Халык шагыйре Зиннур Мансуров:

Мин – 40 елга якын идарә әгъзасы. 1990-1995 елларда Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып та эшләдем. Мин бу эшне эчтән, аның кухнясын беләм. Татарстан Язучылар берлеге элек-электән, Советлар Союзы чорында ук дәрәҗәле оешма иде. Минемчә, киләчәктә дә шушы дәрәҗәне саклап калырга кирәк. Язучылар берлеге уставында берлекнең рәисен сайлау мәсьәләсендә әйтелә: бер үк кеше 2 тапкыр рәттән рәис булып сайлана ала. Бу җәһәттән, мин үзем Ркаил Зәйдулланың икенче срокта да рәис булып калуын телим.

Үзем эшләгән чор белән бүгенгесен чагыштырам. Язучылар берлегендә эш кайнап тора. Хәтта безнең чор белән чагыштырганда да, эш 2-3 тапкыр артты. Әдәбият көннәре, очрашулар арту, юбилей кичәләрен оештыру, мәктәпләрдә язучыларның дәресләр үткәрүе, көндәлек эшләр бик артты соңгы елларда. Безнең якындагы чит илләр, ерак чит илләр белән дә элемтәләр елдан-ел ныгый бара. Ркаил Зәйдулланың кайтып кергәне юк. Азәрбайҗан, Казахстан, Төркиядә һәм башка илләрдә элемтәләрне ныгыту җәһәтеннән үзенең өлешен кертә.

Икенче срок дигәндә, артык гауга күтәреп, ыгы-зыгылар ясарга кирәкми. Соңгы 4 елда Язучылар берлегенең эшен әйбәт дип бәяләргә була. Ркаил Зәйдулла икенче тапкыр Дәүләт Советы депутаты булып сайланды. Димәк, ул, берлек рәисе буларак, каләм әһелләренең мәнфәгатен югары оешмаларда да аяк терәп яклый ала. Республика җитәкчелегендә дә һәркайсының ишеге аңа ачык. Язучыларны дәүләти кайгырту җәһәтеннән көн саен төрле мәсьәләләр туып тора, аларны хәл итеп барырга кирәк. Хатлар язарга, уңай җаваплар алырга кирәк. Бу җәһәттән, ул депутат буларак та, 4 ел эшләп күрсәткән рәис буларак та икенче срокка лаек дип саныйм.

«Рәис эшләргә комалауламый»

Шагыйрь, прозаик Марсель Галиев:

Рәис булу – җиңел эш түгел инде ул. Ркаил Зәйдулла бу эшне әйбәт алып бара. Беркемне дә кулыннан тотып яздыра алмый бит инде ул. Һәр кешенең үз башы, үз өстәле, кабинеты бар. Эшләргә комачауламаса…комачауламый инде рәис, комачаулый да алмый әле ул, дөресен әйткәндә.

Аның югары түрәләр белән элемтәдә торуы кирәк инде безгә. Хәзер элекке кебек түгел бит инде. Финанс яклары, катлаулы яклары бардыр инде аның, мин белеп бетермимдер. Миңа шушылай гына барса, бик ярый.

«Җитәкчене сайлау бик гадел оештырылырга тиеш»

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин:

Вакыт ничек тиз уза, тагын корылтай уздырырга әзерләнәбез. Каләмдәшләр белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – рәис сайлау. Чөнки аның кем булуы, тулаем иҗат оешмасы алдында торган бурычларны аңлау дәрәҗәсе, шуларны хәл итүгә каләмдәшләрен туплый алу сыйфатларына ия булуыннан бик күп нәрсә бәйле. Шуңа күрә җитәкчене сайлау бик гадел оештырылырга тиеш. Аерым төркемнәрнең өстенлек алуына юл куелмаска тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гамәлдәге уставыбыз һәр яктан камил эшләнгән. Аның таләпләре буенча эш иткәндә, бернинди ризасызлык булмаячак. Сайлауда берлек әгъзаларының күпчелеге катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Узганында, теге куркыныч авыру таралу сәбәпле, Чаллы, Әлмәт бүлекләре сайлауны үзләрендә аерым оештырып, Казанга нәтиҗәләрен генә хәбәр иттеләр. Быел, шөкер, андый хәл юк, шуңа күрә әлеге бүлекләрдән язучылар Казанга килеп катнашырга тиешләр.

Моннан берничә ай элек уставка үзгәрешләр кертергә җилкенеп карау булды, моны оештырырга омтылучылар рәисне идарә әгъзалары арасыннан гына сайлап куюны күздә тоттылар. Билгеле заманнарда бу шулай да иде. Әмма хәзер – бөтенләй башка вазгыять, бу мәсьәләдә кирегә чигенмик инде. Кемне сайлау мәсьәләсенә килгәндә, анысын да бергәләп хәл итик. Узган корлтайда сайланган коллегаларыбыз әйбәт кенә эшләп килделәр, хисап докладында әйтер сүзләре бар. Һәрхәлдә, барысын да корылтай карамагына калдырыйк. Аның эшендә актив катнашыйк, битараф булмыйк.

«Үзе турында гына кайгыртмыйча, башка язучыларга игътибар бирү сыйфатын хөрмәт итәм»

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева:

Соңгы елларда оешманы Ркаил Зәйдулла җитәкләде. Аңа карата зарлану сүзе әйтә алмыйм, шәхесен, үз фикере булуын, аны курыкмыйча әйтә белүен хөрмәт итәм. Татар әдәбиятын башка халыкларга ирештерүдә хезмәте бик зур, соңгы елларда байтак тәрҗемә китаплары дөнья күрде. Еш булмаса да, иҗатын карап барам, социаль челтәрләр бик җайлы бит хәзер. Бүтәннәрне әйдәп барырдай, тирән фикергә ия шәхесләр санаулы гына буладыр. Башка кандидатуралардан хәбәрдар түгелмен. Моңа хәтле ныклы кул белән җитәкләп барган икән, миңа калса, алга таба да Ркаил Зәйдулла нәкъ шул рухта дәвам итә ала.

«Урынбасарларын яшәртергә кирәктер»

Шагыйрь Булат Ибраһимов:

Безнең язучыларга, нинди рәис булса да, ошамаячак инде ул. Бүгенге көндә язучы халкы – иң үз фикерле...20 кеше булса, 20сендә дә 20 төрле фикер аларның.

Үз фикерен алга бик каты сөрә торган түгел, ә бераз юл куя белә торган кеше кирәктер инде, чөнки Язучылар берлегендә әгъзаларның күбесе – олы яшьтәгеләр. Олы яшьтәге кешенең күңелен дә яраламаска кирәк, беренчедән. Икенчедән, ниндидер бер урталыкка да килә белә торган кеше булырга тиеш. Хәзерге Ркаил абый, миңа калса, әле олы яшьтә түгел, эшен дәвам итә ала торган, үз фикерен белдерә ала торган кеше. Депутат булган кешенең язучылар мәнфәгатен дә югары даирәдәге җитәкчеләргә ирештерү өчен мөмкинчелеге зуррак, дип уйлыйм. Әгәр җитәкче килсә, миңа калса, урынбасарларын яшәртергә кирәктер. Берәр яшь урынбасар булса, яшьләр белән дә, урта буын белән дә бер дулкында була ала торган кеше булса яхшыдыр.

«Рәис кеше язучыларга тел-теш тидертмәскә, язучылар мәнфәгатен кайгыртырга, алга карап эш итәргә тиеш»

Шагыйрь Рифат Сәлах:

Язучылар берлеге рәисе көчле шәхес, талантлы язучы яки шагыйрь булырга тиеш. Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный. Ә талантлы кеше һәрвакыт фикерен әйтә, эшне төгәл алып бара. Аның беркемгә дә үзенең яхшырак икәнен исбатлыйсы юк. Рәис кеше язучыларга тел-теш тидертмәскә, язучылар мәнфәгатен кайгыртырга, алга карап эш итәргә тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Янчук: Рублев хочет все выиграть, но он немного перегорает, перенапрягает себя изнутри






Подмосковье и ОАЭ обменялись бизнес-стратегиями на встрече в Сергиево-Посадской ТПП

Потоки метана в атмосферу и потепление климата обсудили ученые Якутска, Москвы и Томска

В Томской области стартовал региональный этап Всероссийского конкурса «Земский почтальон»

Снег исчезнет за мгновенье, и накроет нестерпимая жара: Вильфанд назвал дату резкого потепления в марте