Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Апрель
2025

Берничә ай элек югалган 17 яшьлек егетне үле килеш тапканнар

0

Башкортстанда берничә ай элек югалган үсмер үле килеш табылган. Бу хакта «ВКонтакте» челтәрендә «БашРегионСпас» эзләү отряды волонтерлары хәбәр итте, дип яза «Башинформ» сайты.

Уфада яшәүче 17 яшьлек егет 2024 елның ноябрь аенда өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны эзләүдә полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар катнашкан.

Волонтерлар: «Табылды, үлгән. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», – дигән язу урнаштырган.

Үсмерне кайда һәм нинди шартларда табулары турында хәбәр ителми.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса