«Синең ирең белән йокладым!»: Ике дус хатын мәрхүм ир аркасында бер-берсен үтерә язган
Ростов өлкәсендәге бер шәһәрдә 2 дус хатын кухняда ачыктан-ачык сөйләшкәннән соң бер-берсен үтерер хәлгә җитә. Ирина – 2 бала әнисе, берничә ел элек тол калган, бу сөйләшү вакытында ул иренең аңа дус кызы белән хыянәт итүен белгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Ире үлгәннән соң, Ирина мәктәптә укучы балалары белән әнисе янында яши, шәхси тормышын яңадан төзергә ашыкмый.
41 яшьлек Иринаның тормышы җиңел булмый, балаларын үстерүдә аңа пенсионер әнисе ярдәм итә. Тол хатын иптәш кызлары белән ихлас сөйләшүләрдә юаныч таба. Бер көнне Ирина күптәнге дусты 39 яшьлек Алинәне кунакка чакыра.
– Әни ул апа белән кухняда «салып» утыралар иде. Мин мәктәптән кайттым, ашарга алдым да үз бүлмәмә киттем, – дип сөйли судта Иринаның 13 яшьлек улы.
Алинә ачылып сөйләшә башлый. Ул күңелен бушатырга теләгәнме, әллә инде дустының ачуын чыгарырга теләгәнме, монысы билгесез. Ләкин бер мизгелдә ул Иринага: «Мин синең ирең белән йокладым!» – ди.
Ирина кызып китә, теленә килгән бар нәрсәне әйтә башлый.
– Мин тавышланганнарын ишеттем, ләкин «бу – олылар эше» дип, бүлмәмнән чыкмадым, – ди суд залында малай.
Талашу сугышуга әверелә. Ирина – урындык, Алинә пычак ала. Фатир хуҗабикәсе җитди җәрәхәтләнә. Кычкырган тавышка балалары һәм Иринаның әнисе үз бүлмәләреннән йөгереп чыга. Алар полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырта.
Бәхеткә, табиблар пациентны коткара. Алинәгә карата «Үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Судта хатын-кызны гаепле дип таныйлар. Ул гомуми режимлы колониядә 6 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителә. Хөкем карары законлы көченә кергән, диелә хәбәрдә.