Ринат Рахматуллинның пластик операция ясатасы килә: «Минем хатын яшь»
Ринат Рахматуллин «Күңел» радиосында кунакта булган. Ул алып баручы Лилия Гатинаның сорауларына җавап биргән.
- Ринат абый, берәр җирегезгә пластик операция ясату турында уйлаганыгыз бармы?
- Әлбәттә, бар! Заман шуны таләп итә. Минем хатын яшь, аның янында мин дә яшь булырга тиеш. Мин икенче иякне алдырыр идем.
- Ә менә тормыш иптәшегез Динараның берәр җирен үзгәртер идегезме?
- Юк, аның бар әйбере урынында. Булмаса мин аңа шунда ук әйтәм. Ул аны ясата, эшләтә. Шуңа күрә мин аннан канәгать.
- Күрәзәчеләргә ышанасызмы?
- Күрәзәчеләргә ышанам. барысына да түгел. Шарлатаннар да бар. Аллаһтан бирелгән сәләтлеләре дә бар, аларга ышанам.
- Зур акча юаглтканыгыз булдымы?
- Булды.
- Татар эстрадасында дуслык бармы?
- Дуслык бар ул, чын дуслык дип әйтә алмыйм.
- Үзегез турында комментарийлар укып, кәефегезне төшереп елаганыгыз булдымы?
- Юк. Укыйм да, кайберләреннән көләм, кайберләрен укып, анализ ясыйм. Язалар икән, димәк, мин кемгәдер кирәк, кызык.